События

Кзыл-Яр авылы кешеләре белән күркәм 12.06.2017

Кзыл-Яр авылы кешеләре белән күркәм

Менә инде 6 ел Кзыл-Яр башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирәм һәм авыл халкына китапханә хезмәтен күрсәтәм. Әгәр дә бу авылда хезмәт юлым дәвам итмәсә, Кзыл-Яр авылы халкының бердәм, тату,ярдәмчел икәнен белеп тә бетермәгән булыр идем. Кзыл-Яр авылында тырыш халык яши. Һәркем мәктәпкә үзенчә ярдәм кулын суза.

Кайсы гына кеше янына барып ярдәм сорама, алар бик теләп ярдәмгә ашыга. Мәктәпне приемкага әзерләгәндә күрше-тирә үз бакчаларындагы чәчәкләренә кадәр күтәреп кереләр. Агач үсентәләре дә күтәреп киләләр. Күрше- тирә мәктәп алдындагы яшел үләнне дә вакытында чабып ала, шуңа күрә мәктәп алды гел ялт итеп тора. Ата-аналар белән дә бик килешеп эшлибез. Алар минем иң зур таянычым.
Ел саен балалар сабан туена бүләк җыябыз. Авыл халкы капка төбендә көтеп каршы ала. Балаларны сөендерү өчен нинди генә бүләкләр әзерләмиләр. Ел саен Шәрипова Рәсимә апа таба печенье пешереп каршы ала безне.Һәр кеше үзенчәлекле бүләк бирә.2-3 сабантуй үткәрерлек бүләк җыела. Ә менә быел Муртазин Равил абый хәтта көрәш батырына бәти дә бүләк итте. Җәләлев Наил абый белән Фәридә апа мәктәп бакчасында иң тырышып эшләүчегә приз да әзерләгәннәр.
Нинди генә бәйрәм үтмәсен, яше дә, карты да балалар көче белән әзерләнгән концертка яисә мероприятиегә бик теләп килә, хәтта бинага кайвакыт сыешмыйбыз да .
Кзыл-Яр авылында күркәм халык яши. Халкы күркәм булганга, авыл да күркәм, ямьле. Күр әле, үз көчләре мәчет бинасын ремонтлап, менә дигән итеп калай белән тышлап куйдылар. Берәүдән дә ярдәм көтмиләр. Ә быел яңа һәйкәл ясатканнар. Шушы арада урынын әзерләү белән мәшгульләр. Ә узган ел су буендагы тау битендә чүп үсмәсен дип урам кешеләре бергәләп кабак чәчтеләр. Ә көзен кабакны тачка-тачка ташыдылар.
Бу авыл кешеләре белән якыннан танышуыма мин язмышыма рәхмәтлемен. Халкын бик хөрмәт итәм. Тырыш кешеләре булганда, авылның киләчәге булыр дигән теләктә каламын.
Бакиева Ә.Т.
Башлангыч мәктәп укытучысы һәм авыл китапханәчесе

    

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение