Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Пөшәңгәрдә балалар Сабантуе узды
Сабантуй – чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу.
Булсын, әйдә, булсын, әйдә,
Шаулап-гөрләп торсын, әйдә,
Һаман бәйрәм, һаман туй,
Күңелле туй, шаян туй –
Ул бит безнең сабантуй!
11 – июнь Пөшәңгәр авыл клубы каршында “Матур, гүзәл безнең туган җиребез” Россия көненә багышланган балалар сабантуе булып узды. Күңелле уеннар, балаларга сикереп уйнау өчен батутлар, коктейль, ярминкә, тәмле ризыклар сату һәм чәй эчүләр, плау пешерүләр оештырылды. Күз бәйләп кисү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү,зур галош киеп йөгерү,чүлмәк вату, кул көрәше , күз бәйләп кыңгырау эзләү, балалар йөгереше, таяк тартышу, аркан тартышу, каз адымы белән әйбер барып алу, конфет ташу уеннары һәм башка күңелле уеннар уйнатылды. Уеннар концерт номерлары белән чиратлашып алып барылды. Тамашачылар белән күмәк биюләр оештырылды. Җиңүчеләргәдә, җиңелүчеләргә дә бүләкләр булды.Уеннарда бик актив катнаштылар. Бу уеннарны уйнату өчен авыл халкы бүләкләтә ярдәм итте.
Бу бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре, китапханә һәм башлангыч мәктәп укытучылары бердәм булып оештырдылар. Шушы бәйрәмне оештыручыларга авыл халкы зур рәхмәтләрен җиткерделәр, саулык-сәламәтлек теләделәр. Балалар рәхәтләнеп күңелле ял иттеләр.