События

Арча сорт сынау участогында семинар-киңәшмә булды 10.06.2017

Арча сорт сынау участогында семинар-киңәшмә булды

10 июньдә Арча сорт сынау участогында үсемлекләрне саклауга багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге белгечләре катнашты.

Белгечләр әйтүенчә, хәзер үсемлекләрдә төрле авырулар үрчү өчен уңай шартлар туды. Шулай ук чүп үләннәр, корткычлар күп үрчи. Семинарда аларга каршы көрәш чаралары тәкъдим ителде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов терлек азыгы әзерләүгә керешергә кирәклеген искәртте. Кукмара районында кайбер хуҗалыклар арышны урып сенаж сала. Бу турыда да уйларга кирәк.

“Северный” хуҗалыгы күпьеллык үләннәрне уруга кереште.

      

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение