События

Арча район балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган чара узды 11.06.2017

Арча район балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган чара узды

9 нчы июнь көнне район балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган “Россия турында беләсем килә” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чарада тернәкләндерү үзәгенә йөрүче күрше районнардан килгән балалар да катнашты.

Балалар слайд презентация ярдәмендә бәйрәм тарихы белән таныштылар, Россиянең дәүләт символлары турында мәгълүмат алдылар, кроссворд сорауларына җавап эзләделәр. Ә Россия гимнын һәркем горурланып тыңлады.

Кунакларыбыз Ватаныбызның тарихын өйрәнеп, анда яшәүче халыкларны һәм аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, дус булып яшәргә кирәк дигән теләктә, күтәренке кәеф белән таралыштылар.





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение