События

Көтек авылы тарихы 15.06.2017

Көтек авылы тарихы

Олы тарихны авыллар һәм калаларның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге формалаштыра. Алар арасында авыл тарихлары, анда теркәлгән кызыклы фактлар, халыкның яшәеше билгеле бер урын алып тора. Авылыбызны саклап калу өчен, аны алга таба үстерү, авыл кешесенең яшәешендә кызыксыну уятыр өчен, аның үткән тарихын, авылның килеп чыгышын белү дә мәслихәттер.

Рәсми теркәүләргә килгәндә, Көтек авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Казансу янына урнашкан Көтек авылының 24 хуҗалыгында 84 ир-ат һәм 109 хатын-кыз көн иткән, анда бер мәчет эшләгән. 18 нче йөздә -19 нчы йөзнең беренче ярты еллыгында авыл халкы дәүләт крестьяннары катлавына кергән, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. 20 нче йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 597,8 дистәне тәшкил итә. 1920 нче елга кадәр Көтек авылы казан губернасының Казан өязе Кармыш волостенә керә. 1944 нче елның 19 нчы февраленнән — Чүриле, ә 1956 нчы елның 14 нче маеннан Арча районы составында санала. Анда нибары ике дистәләп хуҗалык беркетелә.

Көтек авылы халкы Иске Төрнәле, Кече Төрнәле, Остыял, Көек, Казанбаш, Казиле, Күпербаш, Казанка авыллары белән бергә Казан тавы җыены үткәргән.

Көтек авылының географик урынына килгәндә, ул — Арча районыннан 10 км ераклыкта төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Авылның сул ягыннан, аны басу-кырлардан аерып, Казансу елгасы ага. Җирле үзидарә советы үзәге Казанбаш авылыннан – 6, Казаннан 75 чакрым ераклыкта урнашкан.

Авыл яныннан ага торган елга – Казансу елгасы. Күрәсең, бу елга элек урман арасыннан аккан. Бу урыннарда да урман булганлыгын аерым топонимнар хәбәр итәләр. Каенлык елгасының тирә-юне элек каен агачлары белән әйләндереп алынган булган. Лесхоз суы да Казансуга килеп кушыла. Лесхоз, ягъни урман эшләре башкару өчен төзелә. Казансуга тагын Аракы, Ташлы, Өчиле, Олы Төрнәле, Кече Төрнәле яки Чүк суы, Өстеял суы, Мәктәп, Тармаклы һәм башка елга-инешләр ялгана.

Авыл янында Изге чишмә дип йөртелә торган чишмә-кизләү бар. Халык бу чишмәне олылап, тирә-юнен рәшәткә белән корып, карап тора, суын шифалы дип саный.

Авыл тирәсендә Түгәрәк күлләр бар. Алар берничә һәм нигәдер халык аларның икенче исемнәрен Чабата күлләре дип тә кушкан. Көтекнең югары ягында торфлы болыннар китә, аннан җиргә ашлама-торф чыгарганнар.

Хәзергесе көндә халык үзәкләштерелгән газ яга, юлларга асфальт түшәлгән.Көтек авылында кибет, балалар бакчасы бар. Кызганычка каршы авылда башлангыч мәктәп юк,соңгы елларда гына клубэшләүдән туктады һәм аның бинасы күңел әрнеткеч һәм тетрәндергеч хәрабәгә әйләнеп бара. Хуҗасыз әйбер берәүгә дә кирәкми бит ул.

Ә менә зиратны халык тәртиптә тота. Ир-атлар өмә оештырып аны чистарталар, рәшәткәләрен буяп торалар. Бүгенге көндә бабайларының изге гамәлләрен оныклары дәвам итә. Шуңа күрә дә зыялылык һәм тырыш хезмәт чыганагының саекмавына янәдән инанабыз, киләчәккә өмет белән карыйбыз.

Язылмаган авыл тарихлары, халыкның өйрәнелмәгән, танылмаган, данлыклы шәхесләрен юкка чыгара. Аларны өйрәнергә иде, татар халкының бөеклеген, аның мәгърифәтле булуын тагын бер кат раслыйсы иде. “Үткәне барның, киләчәге бар” ди безнең халык. Әгәр без бүгенге көндә өлкәннәр хәтерендә сакланган бай тарихыбызны җыеп кала алмасак, тарихыбызның бер өлешен югалтырбыз.

Рәйдә Нигъмәтҗанова.

http://arskmedia.ru/2017/06/14/k-tek-avyilyi-tarihyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение