События

Артист булмас өчен 10 сәбәп 17.06.2017

Артист булмас өчен 10 сәбәп

Җырчылар күп… Саный башласаң санап, тыңлый башласаң тыңлап бетерә торган түгел. Ә иң начары —  бик күп җырчыларның җырлаганын тыңлау бер газапка тиң  була:  ни тавыш, ни моң…

Нишләп кенә җырчы исемен күтәреп йөри икән бу кеше дип уйлап куясың. Сәхнә ялтыравыгына кызыгып кына танылган артист булырга теләүчеләр бик күп. Тик һәрбер ялтыраган нәрсә алтын булмый шул…

Мин танылган җырчыларның фикерләрен исәпкә алып төзелгән, артист хезмәтенең уңайсызлыклары исемлеген «Интертат» электрон газетасын укучыларына тәкъдим итәм. Бәлки нәкъ менә шушы исемлек кайбер яшьләргә киләчәк тормышында дөрес һөнәри юнәлеш сайларга ярдәм итәр.

1. Танылган артист булсаң, хәтта тынычлап урамда да йөри алмыйсың

Әлбәттә, күп яшьләр нәкъ менә шунысына кызыга да инде: сине бөтен җирдә таныйлар, елмаялар, автограф  сорыйлар… Әмма сораштыруда катнашкан һәрбер артист диярлек, танылган булуның иң уңайсыз ягы нәрсә дигәч, иң беренче пункт итеп нәкъ менә шушы уңайсызлык турында әйтте:

Дилә Нигъмәтуллина: “Популяр җырчы булуның иң уңайсыз ягы – ул бөтен җирдә дә сине танулары. Мәсәлән, Мәскәүдә яки чит илдә мин үземне бик тыныч, иркен хис итәм”.

Зөлфәт Зиннуров: “Кафеда ашап утырганда килеп фотога төшерү, читтән бармак төртеп сөйләшеп утыруларын күрү – боларга әзер булып торырга кирәк. Артыкка китсә, бик уңайсыз”.

Нурзадә: Супермаркетларда гел таныйлар. Бервакыт помидор сайлап маташа идем, бер абзый мине куреп, шаккатып тора. Мин карадым да: “Әйе, мин дә помидор ашыйм шул!» — дидем.”

Кыскасы, киләчәктә туган җирегезне ташлап Мәскәүгә, яисә чит илгә китәргә планлаштырмасагыз, кафеларда тынычлап ашыйсыгыз, теләсә кайсы җирдә, теләсә кайчан тынычлап помидор сатып аласыгыз килсә, җырчы булу хыялларын читкәрәк куыгыз.

2.  Гел үз-үзеңне карап, тәрбияләп торырга мәҗбүрсең

Чамалагансыздыр инде, монысын күпчелек очракта хатын-кыз җырчылар әйтте. “Хи, нәрсәсе бар? Матурланып, көязләнеп йөрү хатын-кыз өчен рәхәт кенә бит инде”, — диярсез. Артыкка китсә, анысы да авыр шул. Көн дә бизәнү, төрле химикатлар кулланып прическалар ясау чәчкә, тирегә шактый зыян сала. Гәүдәңне формада тоту өчен фитнесс, тренажер залларыннан чыкмыйча ятарга кирәк. Болар бер яктан бик күп физик көч таләп итсә, икенче яктан бик күп акча сорый! Акча мәсьәләсе безне җайлап кына киләсе пунктка алып кереп китә.

Танылган җырчы булу өчен тагын…

3. Акча күп кирәк

“Сезгә телевизорда җырлаган өчен күпме акча түлиләр?” дип бөтен җырчылардан да сораганнары бардыр инде ул. Түләмиләр шул. Мондый сорауны, гадәттә, авылдашлар бирә. Аларга, телевизорда җырлар өчен акчаны үзең түлисе икәнлеген аңлатып биргәч, шаккаталар. Ә инде түләнергә тиешле сумманы да әйтсәң – күзләре бөтенләй маңгайга менә! Моның өстенә тагын авторлардан җыр сатып алу, аранжировкасын яздыру, тере инструментлар, бэк-вокал өстәү, тавыш яздыру… Җырны тиешле дәрәҗәсенә җиткереп, халыкка ишеттергәнче аңа меңәрләгән акча һәм әллә ничә сәгатьлек хезмәт сарыф итәсе бар әле. Һәм ул җыр халык арасында популяр буламы, юкмы – монысы бөтенләй лоторея уенына тиң.

Әле тагын концерт саен алмашып торырга тиешле сәхнә костюмнары бар… Безнең халык, гадәттә, бер концерт эчендә, җырчы, кимендә 4 төрле сәхнә костюмы алмаштырмаса, концертны уңышсызга санап кайтып китә.

Кыскасы, карьераң башында ук кесәң калын булмаса, популяр җырчы булуларың “едвали”…

4. Һәрвакыт үсештә, хәрәкәттә булырга кирәк.

Алсу Фазлыева: “Иҗат мәсьәләсендә гел бер урында таптансаң — беттең дигән сүз. Син артка да калмаска тиеш, артык алга да узмаска… Бу һәрвакыт ярыш, һәрвакыт үзеңне тонуста тотарга тиешсең. Артта калмас өчен һәрвакыт хәрәкәттә һәрвакыт үсештә булырга кирәк…”

Әйе, җырчы гел репертуарын яңартып торырга, образын камилләштерергә, концерт сезоны саен гел яңа программа әзерләргә тиеш. Радио, телевидениедә бара торган тапшырулар, ток-шоуларда катнашып, гел күренеп торырга кирәк. Безнең халык үзенчәлекле — бик тиз генә: “Телевизордан күренми башлады әле бу, җырчылыктан чыгарганнар ахры”, — дип нәтиҗә чыгарып куярга мөмкин… Гомумән, тамашачы шактый ук чуар йөрәкле – бүген бер җырчыга мөкиббән китсә, иртәгә икенче җырчыны кумирына әйләндерә. Популярлыкны казану гына түгел, аны тиешле дәрәҗәдә тота белү дә мөһим.  Шундый тынгысыз күңелле, актив, хәрәкәтчән кеше түгел икәнсең – танылган җырчы булу бик авыр булачак.

5. Шәхси тормышны көйләп булмый

Бу сәбәп шулай ук күп артистларның баш авыртуы. Тормышларын сәхнәгә багышлап, гомерләрен ялгыз уздырган җырчылар бик күп. Алар өчен сәхнә — беренче һәм соңгы мәхәббәт, яшәү мәгънәсе, кыйбла. Булачак хәләлең эстрада кухнясының бөтен нечкәлекләрен белә, яисә үзе шул өлкәдә кайный торган кеше булса бер хәл — ниндидер аңлашу, юл куюларга өмет итәргә була. Тик әле бу шарт та бәхетле гаилә тормышына гарантия түгел.

Мөнир Рахмаев: “Танылган булу, шәхсән миңа, җитди  мөнәсәбәтләр корырга комачаулый. Берәр кыз белән танышам дисең, ә ул инде мине күргән, я минем турында ишеткән була. Аның алдан ук, минем турыда оешкан бер фикере бар инде. Ә бит сәхнәдәге образ чынбарлыктан шактый аерылырга да мөмкин”.

6. Җырлыйсың килмәгәндә дә җырларга кирәк

Профессионал саналган җырчы белән һәвәскәр җырчының аермасы — башкару осталыгында дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Күп очракта һәвәскәр җырчылар көне-төне телевизорда балкыган йолдыз-җырчыларга караганда яхшырак та җырлый. Төп аерма — җырчылыкны үзенең төп кәсебе итеп сайлаган артист телиме-теләмиме, җырларга тиеш – чөнки акчасы түләнгән, ә һәвәскәрләр, гадәттә, үзләренең кәефенә карап кына җырлыйлар. Күңелләре җырласа гына. Акчага җырлап караган кеше буларак, ышандырып әйтәм – үзеңнең җырлыйсың килеп торганда гына җырлыйсы рәхәт. Шуңа күрә “җырларга яратам!” дип кенә җырчы булырга кызыкмагыз!

7. Гайбәтләр бик күп

Танылган артист тормышы тоташ гайбәттән тора дисәң дә була. Популяр кешеләрнең тормышы, көнкүреше, үз-үзен тотышы, кәефе, керем-чыгымнары, гаилә хәле, һ.б. – кайбер газет, журналларның төп “азыгы” булып тора. Укучылар да артистлар турындагы язмаларны аеруча яратып укыйлар. Ә журналистлар инде җимне бирә белә – булган хәлләр янына булмаганы өстәлеп китү очраклары да, җырчы бер төрле итеп әйткән фикерне бөтенләй икенче төрле мәгънәдә тәкъдим итү дә – барысы да очрый. Шуннан ялган мәгълүмат барлыкка килә, ул ватык телефон механизмы ярдәмендә чып-чын гайбәткә әйләнә. Менә аннан соң ышандыр син тамашачыңны “Алай түгел, болай иде ул!” дип…

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Танылган булу гаиләле кешегә дә бик әйбәт түгел, гаиләсезгә дә… Чөнки гайбәт күп йөри, булмаган әйбер сөйлиләр, көнләшәләр! Ул гайбәтләргә түзәр өчен бик көчле булырга кирәк.”

Кыскасы, теләсә нинди гайбәткә, көнчелеккә каршы торырлык ныклы рухи әзерлегең, иммунитетың юк икән, бик тиз сыначаксың.

8. Режим юк

Кич Башкортстанда булачак концертына җырчы иртәнге 5ләр тирәсендә чыгып китә. Юл буе машинада, я автобуста йоклап барырга була анысы, тик андый йокыны өйдәге җылы түшәгеңә ятып йоклау белән чагыштырып булмый инде! Концерттан соң янәдән, машинага утырып, төне буена сузылачак юлга чыгып китәргә кирәк… Артист халкының тормышы юлда үтә, шуңа күрә режимыңны да юл шартларына карап яраклаштырасың. Үзебез гастрольләр белән йөргән чакта бер биюче егетебезнең сүзе канатлы гыйбарәгә әйләнеп калган иде: “Егетләр, кызлар, ашарга тырышыгыз!” Чыннан да, мөмкинлек булганда ашап калырга кирәк, әле кайчан туктыйсың да, кайчан ашыйсың?

Җырчылар, гадәттә, концерт алдыннан бер-ике сәгать ашамаска тырышалар, чөнки тулы карын белән җырлау шактый уңайсыз. Концерт үзе 2-2,5 сәгать тирәсе дәвам итә – нәтиҗәдә төнгә, концерт беткән вакытка, син бер сарык ашап бетерердәй булып ачыгасың. Татар халкы, шөкер, кунакчыл халык – мәдәният йорты хезмәткәрләре, килгән артистларга өстәл әзерләп, ашатып җибәрмичә калмыйлар: артист кеше төнгә каршы сыйлана инде рәхәтләнеп! Диета, фәлән дигәннәре арткы планга күчеп тора бу вакытта.

Булачак артистларны сагайтырга тиешле тагын бер факт:

9. Гастрольләрдә шартлар начар булырга мөмкин

Әлбәттә, булачак җырчының күзаллавы буенча, ул бары тик зур, матур, барлык уңайлыклары булган, халык белән тулы заларда гына чыгыш ясарга тиеш кебек. Тик гадәттәгечә, хыяллар чынбарлыктан шактый аерыла – табигатьтә әле, карап чәчеңне тарарга рәтле көзгесе дә булмаган, бәдрәфсез авыл клублары да бар. Юк, бәдрәф бар ул, тик урамда, ә-ә-әнә теге сарай артына борылгач, мәктәп, балалар бакчасы һәм идарә бинасы белән уртак бәдрәф…

Һәм җырчының, бигрәк тә җырчылык кәсебенә яңа гына керешеп килә торган яшь җырчының иҗат юлында, хыялдагы искиткеч концерт залларына караганда, мондый авыл клублары күбрәк булачак! Тузанга баткан сәхнә артларында киенеп чишенүләр, ватык урындыклар, салкын грим бүлмәләре, ярымкараңгы, тар сәхнәләр, шпилька үкчәң төшеп кысыла торган идән ярыклары, концерт уртасында, сәхнә костюмыңның итәкләрен җыя-җыя, ялтыравыклы туфлиләреңне пычратмаска тырышып барып килә торган, ишексез, агач бәдрәфләр, һ.б. уңайсызлыклар куркытмаса рәхәтләнеп, җырчылык эшен башлап җибәрергә була!

10. Сөйкемле сөягең булырга тиеш

Бу пунктны бәлки уңайсызлыклар рәтенә кертеп тә булмый торгандыр, тик нәкъ менә шушы таләпнең үтәлмәве күп җырчыларның карьерасына нокта куя да инде. Синең профессиональ дәрәҗәдәге матур гына тавышың, килешеле төс кыяфәтең булырга мөмкин. Акчаң булып, радио телевидениедә озак вакытлы ротация ясарга, халык арасында танылып та китәргә мөмкинсең. Тик әгәр синең ниндидер үзенчәлегең, сөйкемле сөягең, тамашачының башын әйләндерерлек харизмаң юк икән – син уңышлы җырчы булып китә алмыйсың. Танылган булды дип кенә әле халык синең концертыңа агылмаячак. Бер күптән халык арасында танылган җырчы яшьрәк җырчыга концертына халык йөрмәвеннән зарлана икән: “Ярый инде, синең концертыңа килмәүләрен аңлап була – сине белмиләр. Менә мине белеп тә килмиләр әле…”

Тамашачының хәзер сәнгать өлкәсендә сайлау мөмкинлеге бик зур, артистлар, җырчылар бихисап, шуңа күрә ниндидер аерым үзенчәлегең юк икән, син меңләгән җыручыларның берсе булып, масса белән кушылып юкка чыгуың бик ихтимал.

Менә шундый каршылыклар, уңайсызлыклар көтә сезне, “йолдыз” булу хыялы белән янып йөрүче дуслар! Башка бик күп һөнәрләрдәге кебек үк артист һөнәренең дә үз уңайсызлыклары бар. Киләчәкне планлаштырганда бар яктан да уйлап, үлчәп эш итсәгез иде.
чыганак: http://intertat.ru/tt



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение