События

Арча ветеринарлары белемнәрен арттырды 19.06.2017

Арча ветеринарлары белемнәрен арттырды

Казан ветеринария медицинасы академиясе укытучылары, профессорлар Арчада “Тиз ветеринария ярдәме күрсәтүгә өйрәтү” курслары оештырдылар.

– 5 июньнән 9 июньгә кадәр укуларның теория, 13 июньнән 16 июньгә кадәр практик өлеше булды, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. – Практик өлешен “Лотфуллин Р.З.” һәм Тукай ширкәтләрендә уздылар.

16 июньдә әлеге курсларда укыган 14 кешегә квалификацияләрен күтәрү турында таныклыклар  тапшыру тантанасы булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов районның  ветеринария белгечләренең белемнәрен арттыруга керткән өлешләре өчен укытучыларга рәхмәт әйтте, академия ректоры Рөстәм Равиловка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение