События

Арчада Хәтер һәм кайгы көне узды 22.06.2017

Арчада Хәтер һәм кайгы көне узды

Бүгенге белән ул көн арасында 76 еллык тарих ята. Ләкин аның кайтавазы, ачы әрнүе йөрәкләрдә уелып калган. Әтиләре фронтка киткәндә туып кына калган балалар да әти дип бер әйтергә тилмереп үсеп шул яшькә җитте инде.

Кичә яу кырында башын салган райондашларыбызның рухы шатлангандыр — Арчаның Җәмигъ мәчетендә Раил хәзрәт Гыйләҗев, чиркәүдә Сергий атакай тарафыннан алар рухына дога кылынды, алар истәлегенә Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салынды. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов тәкъдиме белән икенче ел рәттән бу эшләрне төрле сугышларда катнашучылар башкара.

Җирдә иге-чиге булмаган хәтер бар. Бу көн сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшерә. 1996 елда 22 июнь рәсми рәвештә Хәтер һәм кайгы көне булып игълан ителде. Бу көн ел саен Арчада стелла каршындагы Мәңгелек ут үз янына райондашларны җыя. Өлкәннәрне сугыштан кайтмый калган якыннарының рухы китерсә, яшьләр тарихны искә төшереп, райондашларыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлар, тылда хезмәт куйган хатын-кызлар, ул елларда балалар булып, кечкенәдән ил өчен бил бөгә башлаган, бүген инде өлкән буын саналучы райондашларыбыз алдында баш ия.

Кичә Хәтер көне чарасын ачып җибәргәндә район башлыгы Илшат Нуриев та өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп: “Сугыш сүзенә күпме кайгы-хәсрәт сыйган. Без сугышта күрсәткән батырлыклар алдында баш иябез. Сугыштан кайта алмый калганнарның урыны оҗмахта булсын. Ә бүген биредә утырган тыл ветераннары каршында түбәнчелек белән баш иям”, — диде.

Арча районыннан фронтка киткән 25 мең райондашыбызның 14 меңе кире әйләнеп кайта алмаган. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен якташларыбыз Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә, башка төрле дәүләт бүләгенә лаек була. Чарада әнә шул бүләкләнүчеләрнең туганнары, балалары да катнашты.

Сугыш чоры баласы, әтисен фронтта югалткан Илдус Сәгъдиевның күңеленә һаман бер уй тынгы бирми. Ул аны еш кабатлый һәм Хәтер, кайгы көнендә дә әйтмичә кала алмады: “Эзтабарлар ел саен билгесез солдатларны ачыкласа да, хәбәрсез югалганнарның саны һаман кимеми. Онытсак иде без ул сүзне, алар һәммәсе сугышта башын салган бит. Бу турыда мин РФ Президентына да хат юлладым һәм Җиңүнең 75 еллыгына ул сүзне онытырбыз дип өметләнәм”.

Хәтер көнендә “21 гасыр яшьләре”, “Бердәм Россиянең яшь гвардиячеләре” сугыш хатирәсе кайтавазын шигырь, җырлар аша ишеттерсә, “Шатлык” лагереның “Яшь армиячеләре” дә катнашып, патриотлыкка, тарихка таба тагын бер адым ясады.

Фронтта һәлак булганнар истәлегенә бүген һәркем чәчәк салырга ашыкты. Райондашларыбызның рухы шат булсын. Шуннан ерак булмаган “Тынычлык агачы”на теләкләре язылган тасма бәйләүчеләр дә күп иде. Мөгаен һәр тасмачыктагы теләкләр бер рухта булгандыр: “Илләр тыныч булсын, сугышлар башка кабатланмасын!”





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение