События

Иске Чүриле мәктәбе лагереның күңелле мизгелләре 23.06.2017

Иске Чүриле мәктәбе лагереның күңелле мизгелләре

Балаларга ныклы белем бирү белән беррәттән, аларның сәламәтлекләрен саклау район мәгарифенең алгарышлы бурычы булып тора. Бу җәһәттән, балаларның җәйге ялын оештыруга һәр елдагыча зур игътибар бирелә.

Иске Чүриле урта мәктәбендә бу мәсьәләгә зур игътибар бирәләр. 1нче июньнән 21 июньгә кадәр мәктәбебез базасында оештырылган “Кояшкай” лагере – шуның ачык мисалы. Монда аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән 20 бала ял итте.

Балалар “Крош” һәм “Нюша” отрядларына бүленделәр. Беренче көннән кызыклы лагерь тормышы башланды. Кызыклы булмыйча, вожатыйлары талантлы, кабатланмас, үз эшләренә бирелгән башлангыч сыйныф укытучылары бит!

Әзерлек эшләре алдан башланды: эш планын төзү, чараларны, залны әзерләү. Лагерь дәвамында 20 дән артык чара уздырылды. Балалар экскурсияләргә йөрделәр, күпсанлы спорт чараларында катнаштылар, яңа матур җырлар һәм биюләр өйрәнделәр, районыбызның һәм авылның йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Саф һавада уеннар, төрле бәйгеләр балаларга бик-бик ошады. Сәламәтлек көне уңаеннан уздырылган эстафеталар, А.С.Пушкинга багышланган викториналар да балаларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә җавап бирә. Балаларны яклау көненә, Рәсәй көненә багышланган рәсемнәр бәйгесе аша балалар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Иске Чүриле авыл китапханәчесе Исаева Марина балаларны яклау коненә багышланган бик зур һәм күңелле итеп бәйрәм үткәрде. Штерә авылы китапханәчесе Зәйнетдинова Мөршидә уздырган “Могҗизалар кыры” уены – иң мавыктыргычы булгандыр, мөгаен.

Авыл һәм район китапхпнәсенә, Арча музейларына, Җиңү паркына экскурсияләр аша китап укуга теләк, туган ягыбызга, аның халкына хөрмәт хисләре тәрбияләргә тырыштык.

— Балалар, чыннан да, бик теләп, ошатып йөриләр. Араларында бер көн дә калдырмаучылар бар, — ди лагерь начальнигы Халидә Гибаева. Иске Чүриле авыл җирлеге медицина хезмәткәре Ләйсән Хәсәнова да берөзлексез балалар янында. Ул смена башында һәм ахырында балаларны күзәтеп, сәламәтлек мониторингын төзеде. Мониторинг күрсәткечләре буенча, балаларның буйга үсүләре һәм авырлыклары артулары күзәтелде.

Балалар юктан гына тәмле итеп ашау турында сөйләмәгәннәр икән. Лагерьда ике тапкыр туклану каралган. Иртәнге якта боткалар, төшкесенә исә беренче-икенче ашлар, камыр ризыклары бирелә. Өйләренә кайтыр алдыннан көн саен җиләк-җимеш таратыла.

-Ашханәдә ике кеше эшли. Кызлар барысы да тырыш, ризыкларны күңел биреп әзерлиләр. — ди завхоз Ләйсән Зыятдинова. – Яшелчә, җиләк-җимеш, натураль соклардан өзелгән юк. Рационда сөт продуктлары, балык, тавык ите дә бар. Балаларның лагерьда ял итеп кенә калмыйча, организм өчен файдалы ризыклар белән дә туклануына үзебез дә сөенеп бетә алмыйбыз.

Лагерь тормышы тәмам… Гомумән, коллектив алдына куелган максат-бурычлар үтәлде: балалар, белемнәрен арттыру белән бергә күзаллауларын да үстерделәр, тәрбия алдылар. Балалар да, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә канәгать.

Имин һәм файдалы җәйләр сезгә, балалар! Сентябрь аенда барыгыз да исән-сау булып, яңа көчләр белән укуларны башларга язсын!

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение