События

Ярыштылар да, ял да иттеләр 29.06.2017

Ярыштылар да, ял да иттеләр

28 июньдә “Казанка” хуҗалыгы җәйләвендә сыер савучылар һәм технологларның район конкурсы узды.

Сыер савучылар теория буенча имтихан тотканнан соң саву аппаратларын сүтеп җыю, сыер саву буенча ярыштылар. Алар арасында “Ак барс” агрокомплексы” сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдинова җиңде. “Игенче” ширкәтеннән Наилә Фәсәхетдинова – икенче, “Казанка” хуҗалыгыннан Лилия Мәрдәнова өченче урында.

Технологлар арасында “Северный” шитркәтеннән Равил Хаҗиев беренчелекне яулады. “Игенче” ширкәтеннән Булат Гарәпшин – икенче, Зөфәр Халиков өченче булды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды. Ул район терлекчеләренә уңышлар теләде, конкурс үткәрүдәге хезмәте өчен “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабировка рәхмәт әйтте.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Арча районының терлекчелектә соңгы вакытта уңай  нәтиҗәләргә ирешүен билгеләп үтте, алдынгыларга бүләкләр тапшырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов конкурсны оештыруда ярдәм иткән җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.




Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение