События

Арча агросәнәгать көллияте студентлары диплом алды 30.06.2017

Арча агросәнәгать көллияте студентлары диплом алды

28 июньдә Арча агросәнәгать көллияте 90 укучысын мөстәкыйль тормыш юлына озатты. Егет-кызлар техник-механик, техник-технолог, техник программачы, техник, өлкән техник-механик белгечлекләренә ия булып көллият белән саубуллашты бу көнне.

Урта Пошалым мәдәният йортында узган чыгарылыш кичәсенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та килгән иде. Ул студентларның шатлыклы мизгелләрен уртаклашып, аларга хәерле юл теләде.

Кулына диплом алган кичәге студентларның бүген сайлар юллары төрле: кемнәргәдер практика узганда ук эш урыны тәгаенләнгән булса, кемдер эш эзләячәк. Ә егетләрнең күбесен армия көтә. Алар арасында да белемен югары уку йортында дәвам итәргә теләүчеләр күп. Кичәгә килгән Казан Дәүләт аграр университет вәкиле бу көнне шактый студентның гаризасын кабул итте. Шунысы яхшы — көллият берничә уку йорты белән хезмәттәшлек итә. Тырыш, булдыклы укучыларны бүген үк кабул итәргә әзер алар.

Диплом алучылар арасында WorldSkills җиңүчесе Рәсимә Закирҗанова да бар иде. Балтач районы кызы Рәсимә Арчада белем алуы белән бәхетле булуын яшерми: “Мин биредә укып дөньяны танырга, мөстәкыйльлеккә өйрәндем. Сайлаган һөнәремнең дәрәҗәсен республика күләмендә исбатладым, — ди ул. — Бу – минем укытучы-остазларым белән яулаган уңышым”. Рәсимәнең киләчәгенә көллият директоры урынбасары Эльмира Гаянова зур өметләр баглый. Биредә белем алып, бүгенге көндә республикага намус белән хезмәт итүче үз укучылары белән горурлана укытучы. Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов та укытучының беренче чыгарылыш укучысы. Бүгенге чыгарылыш студентлары да тормышта үз урыннарын табар, чөнки монда алган белемнәре генә түгел, укытучыларының үрнәге, киңәшләре дә аларны гомер буе озатып барачак. “Мин сезнең киләчәгегезнең яхшы булачагына ышанам. Нәкъ менә сезнең җилкәгә районыбыз, республикабыз өчен җаваплылык ята”, — дип уңышлар тели Эльмира Нариман кызы.

Көллият коллективына, балалары белән уртак тел табып, тәрбия бирүләренә әти-әниләр дә рәхмәтле. “Улым Данирны укытучылары гел мактый. Укыганда гел сәнгатьтә, конкурсларда, олимпиадаларда катнашып килде. Төркемнәре белән дә, укытучылары белән дә бик тату булдылар, һәммәсенә рәхмәт”, — ди Альмира Фатыйхова. Ә Алмаз Әхмәтовның әнисе улында җырга сәләте ачылуын укытучылар тырышлыгы белән булды, ди, чөнки мәктәптә укыганда җырлау сәләте барлыгын да белмәгәннәр үзендә. Алмаз Яңа Кенәр мәктәбен тәмамлаган егет, көллиятнең “йөзек кашы”ның берсе. “Безгә төрле бала килә. Аларның сәләтен ачуда, үзләренә ышаныч тудыруда осталар тырышлык куя”, — ди директор урынбасары Лилия Вәлиева. Әйтик, шул ук Алмаз белән Динара Әүхәдиева төрле чаралар алып баруда чарланган, бүгенге кичәне дә матур итеп алып баруда тырышлык куйдылар. Бүгенге чыгарылышта көллиятнең күп таланты дипломлы булды. “Сездән башка нишләрбез”, — ди директор Илнур Котдусов шаяру катыш уфтанып. Кичәдә дипломны үз куллары белән алмаучы егетләр дә булды —имтиханнарын тапшыруга, Ватан алдындагы бурычларын үтәргә армиягә киткәннәр. Тагын бер күңелле күренеш — кызыл дипломга ия булучылар да аз булмады. Казанбаштан Гөлара Шәрипова армиягә киткән улы Айзатның кызыл дипломын сәхнәгә чыгып алганда йөрәк парәсе өчен нинди горурлык хисләре кичергәндер!

…Аерылышу авыр. Күзгә тулган яшьләр хәзер ташырга тора. Укытучыларга өч-дүрт ел эчендә якын булып беткән укучылары белән хушлашу авыр булса, студентларны көллият бусагасын, гамьсез чакларын калдырып үз юлларына чыгып китү җиңел булмаячагы шүрләтә. Ә көллият бусагалары  тиздән яңа укучыларны кабул итә башлар. Ләкин үзендә белем алган. Һөнәр үзләштергән һәр укучысы белән горурланып, аны һәрвакыт көтеп яши ул.







Розалия Зиннәтова

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение