События

Арчада лагерьда булачак укытучылар ял итә 01.07.2017

Арчада лагерьда булачак укытучылар ял итә

27 июньдә Арча педагогика көллиятендә булачак укытучылар өчен җәйге мәктәп ачылды.

Этномәдәни компонентлар кергән бу лагерьда Казан федераль университетында һәм Алабуга педагогика институтында белем алучы 3–4 курс студентлары  ял итәчәк. Араларында якташыбыз, Яңа Кенәрдән Миләүшә Сагедиева да бар. Ул федераль университетта 3 курста белем ала. Тәмамлагач, математика–информатиканы татар телендә укытырга районга кайтачак.

Ял итү дигән сүз, бәлки, җисеменә туры килеп тә бетмидер, чөнки биредә ял эш, уку белән аралаштырып алып барылачак. Тагын шунысы бар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Арча педагогика көллиятендә эшләп килүче милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге тарафыннан оештырылган әлеге проектта милли кадрлар әзерләүче төркемнәрдә белем алучы, киләчәктә татар мәктәпләрендә төрле фәннәрне татар телендә укытачак егетләр һәм кызлар катнаша.

– Бу проект көллият базасында беренче тапкыр уза. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Дүрт көн дәвамында сез яңа белемнәр алачаксыз. Шул ук вакытта сезне төрле күңелле очрашулар, сәяхәтләр, күңел ачу чаралары көтә, – диде җәйге ял аланын ачу тантанасында Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова.

– Милли мәгарифне үстерү юнәлешендә республикада зур, максатчан эш алып барыла. Сез – безнең киләчәгебез. Шуңа киләчәктә сезнең белән берлектә телебезне  саклап калу өчен фәннәрне туган телдә укыту кирәк. Ул сездән тора. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Арча педагогика көллиятендә үткәргән һәр мизгелдән файдаланып калырга тырышыгыз. Үзегез өчен күп байлык тупларсыз дип өметләнәбез. Биредә милләткә хезмәт итә торган, тәҗрибәле кадрлар эшли, – диде студентларга мөрәҗәгать итеп Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева.

– Киләчәктә сез безнең институтның иң якын кешеләренә әвереләчәксез. Мин сезгә зур өметләр белән карыйм. Сез балаларга үз туган телендә фәннәрне укый алу, сынаулар үтү бәхете бирәсез, – диде Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының милли лаборатория мөдире Рәсимә Шәмсетдинова.

Җәйге аланда ял итү белән бергә белемнәрен тулыландырырга, үзләренә рухи байлык тупларга килгән студентларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге әйдәп баручы белгече Җәүһәр Мөбарәкшина, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты кафедра доценты Роза Исмәгыйлева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов сәламләделәр һәм теләкләрен җиткерделәр.

Чын укытучыны без тирән белемле, үз эшен яратучы, һәр балага кабатланмас шәхес итеп караучы, педагогик белемен даими камилләштерүче һәркемгә үрнәк кеше буларак кабул итәбез. Ул бөтен эшне башкарырга, җырлый, бии, матур итеп шигырьләр дә сөйли белергә тиеш. Педагогика көллиятендә эшләп килүче “Талисман” бию, “Мирэль”, “Язгөл” җыр төркемнәре моны чыгыш-   лары белән исбатлап та күрсәттеләр. Милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге җитәкчесе Рузия Гарапшина программа белән таныштыр- ды.

Беренче булып студентлар Арча педагогика көллияте белән таныштылар, “Әлифба” музеенда булдылар, тренер Лилия Мөхәммәтшина үз практикасында беренче тапкыр Сингапур методикасы буенча дәресләрне татар телендә үткәрде. Кич тә төрледән–төрле чараларга бай булып чыкты. Арчаның тарихи урыннарында булдылар, “Казан арты” тарих–этнография музеен карадылар, шунда ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов үзләре белән “Акыл–батл” интеллектуль уены оештырды. Ул “Әйдәгез, танышыйк” уены белән дәвам итте.

Алдагы көннәр дә җәйге аланда ял итүче яшьләр өчен төрле кызыклы очрашулар, спорт ярышлары, Яңа Кырлайга Тукай музеена сәяхәт, кичке Сабантуй, осталык дәресләре, Казансу елгасы яр буенда квест–уен, музыкаль кичәләр һәм башка чаралар белән баетылды.

Гөлсинә Зәкиева 





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение