События

Арча районына археографик экспедиция оештырыла 03.07.2017

Арча районына археографик экспедиция оештырыла

Татарстан Милли китапханәсе июль аенда Мамадыш һәм Арча районнарына археографик экспедиция оештыра. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә экспедициянең җитәкчесе, Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин хәбәр итте.


«Мамадыш һәм Арча районына бу безнең өченче сәфәребез, – ди Айрат Заһидуллин. – Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре менә инде өченче ел рәттән әлеге район авылларында халыктагы борынгы мирасны барлый. Һәр татар гаиләсендә ата-бабаларыннан ук калган язма ядкарьләрләр саклана. Татар милләте китаплы халык бит. 3-9 июль көннәрендә Мамадышның көнбатыш ягына урнашкан авылларында булырга исәп тотабыз. Ә 10 июльдән бер атна дәвамында Арча авылларына юл алачакбыз. Гомумән, максатыбыз — Татарстанның һәр авылын йөреп чыгу. Максатыбыз – халыкта әүвәлдән сакланып калган борынгы кулъязмалар һәм басма китапларны эзләү, барлау. Авыл халкы безне аңлар, безгә теләктәшлек белдерер, дигән өметтә калабыз. Узган елгы сәфәр шактый уңышлы узды, быелгысы да шулай булыр дигән ышаныч бар».


Татар галимнәренә мондый сәфәрләрне оештырырга «2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» мөмкинлек бирә.
Мөршидә Кыямова

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение