События

Якташыбыз Марат Әхмәтов: “Көрәш — безнең милләтнең яшәү рәвеше” 04.07.2017

Якташыбыз Марат Әхмәтов: “Көрәш — безнең милләтнең яшәү рәвеше”

Татар дөньясын берләштереп, бәйрәм мохитенә төреп, дөньяның төрле почмакларында Сабан туйлары үтә. Әлеге бәйрәм элек-электән авылларда үткәрелгән, авыл хезмәтчәннәрен зурлаган, данлагаган, аларның күңеленә бәйрәм алып килгән. Хәзер исә аны чит илләрдә дә, калаларда да зурлап үткәрәләр. Сабан туе һәм аның күрке булган көрәш хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Татарстан  Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фикерләрен белде.


"Сабан туйларын үткәрү турында тискәре фикерләрне күңеле тар кешеләр сөйлидер"

- Марат әфәнде, Сабан туе — гореф-гадәт буенча, авыл хуҗалыгы бәйрәме. Әмма аны шәһәрләрдә дә оештыралар. Гомумән, әлеге милли бәйрәм киң колач җәя. Быел ул хәтта Парижда да үткәрелде. Шуңа бәйле рәвештә, матбугатта ризасызлык белдереп язылган мәкаләләр күренде — янәсе, авыл хезмәтчәннәре бәйрәмен Парижда уздыру нәрсәгә кирәк? Моңа карата сезнең фикерегез ничегрәк?


- Мондый тискәре фикерләрне күңеле тар кешеләр сөйлидер. Үзенең милләтен, үз халкын бик ихлас күңелдән яратып бетерми торган кешеләр. Парижда гына түгел, башка шәһәрләрдә, ул гына да түгел, Россиянең һәр төбәгендә диярлек Сабан туйлары үткәрелә. Ул бит безнең милләтнең, татар халкының традициясен күрсәтү, аны дәвамлы итү, үстерү, үзебезнең кем икәнебезне таныту дигән сүз. Моңа шатланырга кирәк. Чыгымнары да бардыр, әлбәттә. Тик мин андый чараларның елдан-ел колач алуына бары шатланам гына. Ул безнең милләтебезнең йөзе, аның хезмәт бәйрәме. Шуңа да моңа сөенергә кирәк.

"Татар көрәше хәзер үзешчән бер спорт төре генә түгел, ул зур һөнәри кәсепкә әйләнде"

- Сабан туеның күрке — әлбәттә, милли көрәш. Сез Татарстанда Көрәш федерациясе рәисе вазыйфасын да башкарасыз. Соңгы арада көрәшчеләр һәм көрәшне күзәтеп баручылар арасында татарча көрәш ярышларын берсеннән-берсе аерылып торган төрле кагыйдәләр буенча бәяләүгә карата дәгъвалар барлыкка килде, бәхәс купты. Ул бәхәс матбугатта да даими бара. Бу мәсьәләне берәр ничек хәл итеп буламы, аның юлы бармы?


- Бу федерациядә мин җитәкчелек иткән чор дәвамында милли татар көрәш кагыйдәләренә без хәйран үзгәрешләр кертергә тырыштык. Аның өстенә, көрәшнең зәвыклыгы дигән төшенчә дә бар бит. Татар көрәше ул берникадәр гадиерәк тә, шул ук вакытта катлаулы да көрәш. Әмма соңгы елларда безнең көрәшнең техникасы бик нык  үсте. Ул хәзер ниндидер үзешчән бер спорт төре генә түгел,  зур һөнәри кәсепкә әйләнде. Келәмгә дә, Сабан туй мәйданнарына да гади генә кешеләр чыкмый. Яшьләр бик зур әзерлек белән  һәм һөнәри яктан осталар чыга. Шуңа да кагыйдәләр моңа тиңдәш булырга тиеш. Андый очракта җиңүчене ачыклау кыенлаша. Без колачлап уза торган Сабан туйларына федерациянең вәкилләрен дә җибәрергә тырышабыз.


Кагыйдә исә бөтен җирдә бер булырга тиеш. Бер Сабан туенда бер төрле, икенчесендә икенче төрле кагыйдә белән хөкемдарлык итәргә ярамый.


Сабан туйлары үткәннән соң, җыелып, федерациядә анализ ясыйбыз. Кайда ничек узуы, кайда нинди бәхәсләр тууын карыйбыз. Бу бер  көн эчендә генә хәл ителә торган әйбер дә түгел. Даими рәвештә, гел өйрәнеп, анализ ясарга кирәк.


Безнең федерациянең ел дәвамында 12 титуллы ярышы уздырыла. Аларның һәркайсында 350-400ләп көрәшче катнаша. Гомумән, безнең  республикада татар көрәше белән 30 меңнән артык балалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнә. Финанслау бик “сыек” булса да, ул безнең бик колачлы спорт төре.


Титул ярышларында да бәхәсләр чыккалый. Анда таләпләр бигрәк тә кырыс. Шулай булуга карамастан, кагыйдәләрне камилләштерү буенча эш хәзер дә алып барыла, киләчәктә дә дәвам итәчәк дип саныйм.


Мин Билбау көрәше федерациясе җитәкчесе дә. Бу ике федерацияне бергә кушарга кирәк, дигән тәкъдимнәр дә булды. Мин моңа катгый каршы, чөнки билбау көрәше ул  безнең милли татар көрәше түгел. Безгә үзебезнең милләтнең традициясен күбрәк сакларга һәм үстерергә тырышырга кирәк.


Билбау көрәшенең какыйдәсе дә үзенчәлеклерәк. Шуңа аларны икесен бергә һич тә кушарга ярамый. Кагыйдә дә икесенеке берсеннән-берсе аерыла һәм алар параллель барырга тиеш.


- Татар көрәше Олимпия уеннары дәрәҗәсенә җитә аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә?


- Андый теләк белән йөрүчеләр юк түгел. Әмма мин аны максатка ирешеп була торган хыял дип санамыйм һәм үз алдыма, федерация җитәкчесе буларак, көрәшне шунда чыгарыйк әле, дигән максат куйганым да юк. Көрәш — безнең милләтнең яшәү рәвеше. Без — көрәшле халык, без көрәшче халык. Ул безгә яшәргә, тормышта җиңүләр яуларга булыша. Әгәр кемне дә булса җиңә алмасаң, үз-үзеңне булса да җиңеп яшәргә булыша. Шуңа да минем максатым — республикабызның бөтен районнарында, бөтен татар авылларында урын алдыру, яшьләрне аның белән мавыктырып, кызыксындырып шөгыльләндерү.


Милли көрәш “Россия Федерациясе” дәрәҗәсен алды, бәлки, ул да  аз түгелдер. Билбау көрәшенең классик стиле дигән төре бар. Ул безнең татар көрәшенә охшаш. Олимпия уеннарына керер, дип әйтә алмыйм. Әмма дөнья чемпионатларында “алтын медаль”гә лаек булган дистәгә якын егетләребез бар. Күбесе аларның татар көрәшендә чыныгып үскән егетләр. Димәк, биредә үсәргә һәм камилләшергә мөмкинлек бар.


- Сабан туйларында хәзер хатын-кызлар да көрәшә. Сезнең моңа карата мөнәсәбәтегез нинди?


- Мин моны күңелем белән кабул итмим. Хатын-кызга башка шөгыль кирәк. Кызык өчен, әзрәк үзенең “кызуын” басарга гына келәмгә чыккан икән, мөмкиндер инде тамаша ясарга. Әмма спорт буларак, татар хатын-кызларының татар көрәше белән шөгыльләнүен өнәмим.


Әңгәмәдәш — Лилия ЛОКМАНОВА

http://intertat.ru/tt/angama-tt/item/66513-marat-%D3%99hm%D3%99tov-%E2%80%9Ctatar-hatyin-kyizlaryiny...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение