События

Арча егетләре армиягә китте 05.07.2017

Арча егетләре армиягә китте

Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә җәйләр… 30 июньдә хәрби комиссариатта үткән быелгы язгы чакырылышта иң ахыргылардан булып киткән 15 егетне армия сафларына тантаналы озату кичәсендә шушы җыр сүзләре искә төште.

Әле көзен генә озаткан идек үзләрен, ни арада язгысы килеп җитеп, үтеп тә китте. Бер ел гына хезмәт итәләр, дибез. Әмма әле җылы кочакларыннан чыгарга да өлгермәгән йөрәк парәләреннән шул вакытка гына аерылышу да әти–әниләр өчен җиңел әйбер түгел шул.

– Китәләр, исән–сау әйләнеп кайталар, Аллага шөкер. Күпме мактасалар да, белеп торыгыз, сез ялга түгел, хезмәт итәргә китәсез. Ә Ватанны саклау ул – һәр ир–егетнең изге бурычы. Әти–әниләрегезне кочагыгызга алып, рәхмәтегезне белдерсәгез, аларның хәер–фатыйхасын алсагыз иде, – диде Раил хәзрәт Гыйлаҗев, булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп.

– Хезмәт итү җиңелрәк булсын өчен без кулдан килгәнне эшләргә тырыштык. Мәктәптән үк әзерлек эшләре алып барыла, хәрби җыеннар оештырыла. Егетләрнең барысының да үзләре теләп армиягә барабыз дип торулары үзе мактауга лаек. Әти–әниләр, сау–сәламәт, илебез сагына басарга әзер егетләр үстерүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Егетләрнең кая китәселәре Казанда җыелу пунктында гына билгеле була. Кая гына булсагыз да, чын егет икәнлегегезне күрсәтегез, әти–әниегез, район горурланырлык итеп хезмәт итегез, туган ягыгызны, йортыгызны онытмыйча, исән–сау әйләнеп кайтыгыз. Ә без, үз чиратыбызда, сезне ел дәвамында игътибар үзәгендә тотачакбыз, – диде ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов.

– “Ир кеше буларак, мин армиядә хезмәт иәргә тиеш. Бабай да, әти дә хәрби хезмәттә булган бит”, – диде Раушан. Алдан ук әзерләнде. Герләр, штангалар алып куйды. Аграр университетта дипломны яклады гына әле. Кайткач инженер–технолог булып эшлим, магистратурага укырга керәм, дип хыяллана, – диделәр Арчадан Гөлсинә һәм Хәбир Абдуллиннар.

– Безнең Адель дә әле генә бишлегә диплом яклады. Булачак юрист. “Бөтен дусларым китте, мин генә калмам”, – ди. Дөньялар тыныч бит, куркыныч түгел. Бурычын үтәсен. Исән–сау йөреп кайтсыннар, – диде шулай ук Арчадан Әлфия Сабирова.

Егетләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, изге теләкләрен җиткерде, хакимият тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырды. Әфган сугышында  катнашкан  отставкадагы офицер, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов 2–3 ел хезмәт иткән чорлар белән бүгенге армия хезмәтен чагыштырып күрсәтте, киңәшләрен әйтте. Раил хәзрәт хәерле юл теләп дога кылды.

Хәрби комиссариат бинасыннан чыгып барганда солдат киеменнән бер егет белән капма–каршы очраштык. Күкчә Бирәзәдән Азат Исламов булып чыкты ул. Әле армия сафларында хезмәт итеп кайтып кына килеше икән, беренче эш итеп туп–туры хәрби комиссариатка кергән. Әтисе Илдус һәм абыйсы Алмаз каршы алган үзен.

– Башта Свердловск өлкәсендә булдым. Аннан Кавказга, Көньяк Осетиягә җибәрделәр. 13 тонналы танк кебек “БМП–2” дигән хәрби техникада механик–йөртүче булдым, – диде ул. – Армиядә бернинди курка торган әйбер юк. Командирларны тыңларга, әйткәнне үтәргә генә кирәк. Егетләргә киңәшем шул. Теләгем – исән–сау хезмәт итеп кайтсыннар.

Гөлсинә Зәкиева 

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение