События

Арчаның үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның хыялы тормышка ашты 03.07.2017

Арчаның үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның хыялы тормышка ашты

Арча үзәк китапханәсе 23 июньдә шигърият сөючеләрне җыйды. Ул көнне әдәби кунакханәдә үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның “Йөрәк ритмында” дигән исем астында яңа дөнья күргән шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү булды.

Казаннан махсус кунак- лар (Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Расих Сабирҗанов, берлекнең пресс–секретаре Нәгыйм Шаһиев, шагыйрь, сатирик, композитор, җырчы, юмор остасы Алмаз Хәмзин, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова, журналистлар Фәния Арсланова (“Ватаным Татарстан”), Расиха Фаизова (“Шәһри Казан”) кайткан иде.

Кем соң ул Альберт Әбелханов? Рус телендә газетабызны алдыручыларга бу исем яхшы таныш, чөнки аның төрле темаларга иҗат ителгән мәгънәле, шул ук вакытта гаҗәеп матур шигырьләре газета битләрендә еш басыла. Аннан тагын бер ягы бар, күп еллардан бирле өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәп тә, авырлыклар алдында сыгылмаган, күңелен төшермәгән, чын кеше булып кала белгән, шигырьләр язып, күңеленә, йөрәгенә рәхәтлек алган, тормыштан ямь тапкан, шул мохиттә иҗат итүче кеше ул.

Альберт Кыям улы 1934 елда (23 июнь көнне аңа 83 яшь тулды) Сталинградта туа. Әтисе хәрби булу сәбәпле, гаилә төрле шәһәрләрдә яши. Сугыш башлангач (әтисе сугышта һәлак була) эвакуацияләнеп Арчага кайта. Альберт беренче сыйныфны беренче мәктәптә укый, икенче сыйныфтан Суворов училищесына китә. Хәрби уку йортын көмеш медальгә тәмамлап, Сталинградта хәрби училищеда белем ала. Гомерен хәрби хезмәткә багышлый. Отставкага чыккач, Арчага кайта, читтән торып педагогика институтын тәмамлый, Иске Чүриледә, Төбәк–Чокырчада укыта.

– Безгә ул 1994 елда килде. Гамәлләре белән укытучылар арасында да, укучылар арасында да ихтирам яулады, – диде Төбәк–Чокырча мәктәбенең ветеран укытучысы Руфина Гәрәева. –  Ул талант иясе. Шигырьләр генә язып калмады, бик матур җырлый, бии дә иде әле.

– Ул һәрвакыт безнең белән. Ул – офицер. Аралашып торабыз, – диде ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов.

– Беренче шигыремне Алабугада институтта укыганда яздым. Анда безне ритмик сөйләмгә өйрәттеләр. Шигырь язу – утын кисү түгеллеген, күп укырга, күп белергә кирәклеген шунда аңладым. Тора–бара шигырь язу шөгыльгә әверелде, – диде Альберт Әбелханов. –  Шигырьләрем сезгә ошаган, дулкынлану хисләре кичергәнсез икән, мин бик шатмын. Ә мондый кичә үткәргән өчен китап- ханә хезмәткәрләренә рәхмәтем чиксез зур.

– Дөньяга әйтер сүзе булган, битараф түгел кеше генә кулына каләм ала. Альберт Кыямовичның бөтен хыялы китап чыгару булган. Һәм ул тормышка ашкан. Бүген ул бик бәхетле кеше, – диде Йолдыз Шәрәпова.

Альберт Әбелхановның шигырьләрен туплап китап бастыру турында өлкәннәр һәм инвалидлар йорты директоры Гөлназ Төхвәтуллина бирегә килгән көннән бирле хыяллана.

– Җитәкче итеп куйгач, бүлмәләр саен кереп, өлкәннәр белән танышып йөрдем. Шунда Альберт Кыямович өстәлендә язылган күп кәгазь битләре күрдем. “Шигырьләрем бу. Китап итеп туплау хыялым”, – диде. Китап бас- тырырга вәгъдә бирдем, – диде Гөлназ Төхвәтуллина. – Кеше язмышына битараф түгелләр күп икән.  Ветеран укытучы Наҗия Саттарова, аның кызы, педагогика көллияте укытучысы Роза Мөхетдинова шигырьләренә тирән анализ ясады, шулай ук педагогика көллияте укытучысы Алинә Гыйлаҗева компьютерда җыйды. Район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов ярдәм кулы сузды. Бертуган Төхвәтуллиннар иганәче буларак булышты. Китапханәчеләр нинди матур кичә оештырган. Ураза аенда кылган изгелекләре һәрберсенә игелек булып кайтсын.

– Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына махсус Альберт Кыямович белән очрашырга бардык. Андагы уңай мохиткә, хезмәткәрләрнең өлкәннәргә карата мөнәсәбәтенә, Гөлназ Төхвәтуллинаның бөтен барлыгын шуларга бирергә тырышуына, кешелеклелегенә, кече күңеллелегенә чын күңелдән сокландык. Китабы турындагы хыялын безгә дә әйтте ул. Күп уйлап тормыйча бу эшне башлап та җибәрдек, – ди Наҗия Саттарова.

– Аның шигырьләре шундый якты, кешелекле, изге. Шул ук вакытта аларда никадәр сагыш. Аңлашыла да, бу бит үзенекен генә түгел, бөтен ил сагышын сыйдыра алырлык шагыйрь күңеле, – дип яза китапка кереш өлешендә Роза Мөхетдинова.

Альберт Әбелханов шигырьләре төрле теманы ача. Анага мәхәббәт, дуслык, кеше язмышы, кешелеклелек, хәрби тормыш һәм башкалар. Аларның һәрберсе үзе бер язмыш, үзе бер вакыйга дип исәп- ләгәндә, кечкенә кенә бу китап тулы бер тормышны үз эченә ала.

Китап укучылар исеменнән чыгыш ясаган Резеда Солтанова рус телендә иҗат итүче үзешчән шагыйрь иҗатына соклануын белдерде, “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова, “Казан арты” тарих–этнография музее җитәкчесе Ришат Камалов та үз фикерләрен җиткерделәр.

Гөлсинә Зәкиева     





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение