События

Җитәкчең кем, авыл? 06.07.2017

Җитәкчең кем, авыл?

1990 еллар башында Арча районының Камил Якуб исемендәге колхозын икегә бүлделәр. Кайчандыр нәселле таналар үрчетү, бәрәңге игү буенча танылган хуҗалык элекке нәтиҗәлелеген югалткан, тик әле аны таркалу, җимерелү стадиясендә дип әйтеп булмый иде. Әмма ул чактагы район җитәкчеләре дөрес адымга барды. Икегә бүленгән хуҗалыкның берсендә гадәттә нык кына үсеш күзәтелә. Үсеш элек үзәктән читтәрәк булган авылларны сайлый. Моңарчы булган читкә кагылуларның, дискриминациянең үчен ала тегеләр: төзи башлыйлар, иген уңышын кисәк өскә күтәрәләр, сыерлары күбрәк сөт бирә башлый. Дөрес, уңышлар үзеннән-үзе килми. Боларның башында инициативалы, иҗади фикерли торган һәм амбицияле җитәкче тора. Никтер андый җитәкче нәкъ менә шул башка чыккан авыллардан корылган хуҗалыкта пәйда була. 

“Ашытабаш” колхозын җитәкли башлаган Инсур Вәлиев – Камил Якуб колхозының элекке баш инженеры – нәкъ менә шул көтелгән һәм таләп ителгән лидер булып чыкты. Ул гади генә берничә үзгәреш кертте: а) таләпчәнлек, б) хуҗалыкта булган малны анда эшләгән кешегә сатып бирү. Иң гади һәм кара эштә эшләгән кеше дә төшенде: эшне ике тапкыр эшләсәң эшлисең, әмма җиренә җиткерәсең! Икенче пункт: авыл җирендә таралган караклыкка киртә куярга кирәк иде, чөнки сатмыйсың икән, авыл кешесе ике уйлап тормый, бушка гына ала. Шул чакта беренче тапкыр мотоциклда җил куучы малайларга кадәр шундый мөмкинлек бирелде: бензинны хуҗалык кассасына акча түләп сатып аласың! 

“Ашытбаш” колхозы ул чакта иген уңышы буенча бөтен республикага танылды. Рекордларга шик белдерүчеләр булды, әмма ындыр табагында тау булып өелгән көшелләр факт иде. Шуннан уңышлы эшләүче рәисне күрделәр һәм… аны район җитәкчелегенә тартып алдылар. Ул хакимият башлыгы урынбасары булды. 

Менә монысы инде хата иде. Берәүгә дә баш бирергә күнекмәгән лидерлар икенче рольдә тоныклана, гадәти кешегә әйләнәләр. Әгәр район лидеры итеп күтәрсәләр, ул үзенең район күләмендә масштаблы үзгәрешләргә сәләтле икәнен раслар иде. Болай уртакул бер чиновник булды да куйды. 

Бу юлларны язу кемгәдер мәдхия уку өчен түгел, тәнкыйтьләү өчен дә түгел. Бу бары тик тормыш тәҗрибәсеннән чыккан уйланулар. Тормыш булгач, күп җитәкчеләр кулы астында эшләргә туры килә. Мин эшләгән тармакта безнең районда, әйтик, алты-җиде мәгариф бүлеге җитәкчесе алышынды, берничә министрны каршылап озаттык. Миңа, авыл укытучысына, министр кабинетында киңәшмәләрдә утырырга, күзгә-күз карап, министрларны кабул итәргә җыенган карарлары өчен тәнкыйтьләргә, башлаган эшләренең зыянлы булачагын әйтергә туры килде. Ахырдан ул шулай булып чыкты да: министрны озак тотмый эшеннән алдылар, инициативасы мәгариф өчен зыянлы булу сәбәпле онытылды, тәртәләрне 180 градуска борырга туры килде. 

Лидер уңышлы икән, ул җитәкләгән тармак үргә күтәрелә, шуңа күрә уңай нәтиҗәләр күрсәтә алмаган җитәкчене алыштырудан курыкмаска, ә инде эш күрсәткән ирләрне күз карасы кебек саклый белергә кирәк. Арча районының “Акчишмә” хуҗалыгы да бервакыт телекадрлар түренә менде, уңышлы эшләве белән республика күләмендә дан казанды. Җитәкче алышыну белән хуҗалык акрынлап күтәрәмгә калды. “Ашытбаш” хуҗалыгы да үзенең “йолдызлы” чорына бүтән әйләнеп кайта алмады инде. Хуҗалык рәисе итеп район җитәкчеләренең туганы булган кешеләрне китереп утырта башладылар бервакыт. Рәис үзе начар кеше түгел, әмма үз урындыгында да түгел. Шул сәбәпле эшләр артка тәгәри, җитәкчене икенче берәүнең туганы белән алыштырырга туры килә. Яңа туган исә хуҗалыкны бөтенләй таратып ташлый.

1998 елда Камил Якуб колхозының бөтенләй хәлләре мөшкелләнде. Басудан салам алып кайту өчен тракторларга ягулык юк иде. Шунда җыелышка килгән халык мәсьәләне үзе күтәрде: “Безгә каты куллы җитәкче китерегез!” – диделәр. Тупаслыгы йодрык белән уйнауга кадәр барып җитә торган андый шәхес табылды. Хәтерлим: чәчүне кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Әҗәткә батканнар иде, әҗәтләр түләнде. Җитәкче идеаль түгел иде, эш ысуллары да “кәнфит” булмады. Ләкин хуҗалык элекке төшенкелек халәтеннән котылды, табышлыга әйләнде, эленке-салынкы йөрүләр бетте.

Әмма көтмәгәндә үзәге Ташкичүдә булган яңа монстр-хуҗалык – ярты районны диярлек биләгән “Вамин-Мәрҗани” предприятиесе барлыкка килде. Элек ике авыл белән җитәкчелек иткән рәис дистәләгән авылга генераль директор булды! “Вамин”ның без белмәгән әллә нинди серләре бар иде. Генераль директорларга арендага җир биреп, крестьян-фермер хуҗалыклары оештырганнар, халык кына озак вакыт андый хуҗалыкның барлыгын белмәде. Фермер хуҗалыгы белән “Вамин” икесе бергә тоташкан – “Вамин”да эшәүчеләр аның сиам игезәгенә дә бил бөгәләр иде. Исәп-хисап кәгазьләре дә буталып беткәндер, кесәләр дә саташкандыр дип уйлыйм. Кыскасы, мондый тәҗрибәләрнең берсе дә уңышлы булып чыкмады, “арба ватылса – утын” була башлады, гаҗәп зур штатка ия сак хезмәте тотуга карамастан, “Вамин”да караклык киң тамыр җәйде. Сөт тә, фуражлык ашлык та, терлек азыгының башка төрләре дә шәхси хуҗалыкларга бер дә тартынмыйча ташыла башлады. Билгеле инде, бөлгенлек тә үзен озак көттермәде. 

Хәзер “Вамин” төенен ревизорлар сүтә. Хуҗалыклар элекке хәлләренә кайтарылды: ике-өч авылдан торган инвестор хуҗалыклары оешты. Быел чәчеп тормыйбыз дип бер дә пошмыйча сөйләүгә күчелгән иде, чәчү өмете барлыкка килде: ашлама кайта башлады, ремонт күрмәгән техниканы көйләргә керештеләр. 

Әлегә уңышлар турында сөйләргә иртәрәк, чөнки чебешләрне көз көне саныйлар. Тик шулай да мин көзгә элекке “Вамин”га кергән хуҗалыкларда башланган текә борылыш турында язып булыр дип өметләнәм. Яңа җитәкчеләрнең эш ысулы бирә мондый өметне. Халык психологиясендә үзгәреш барлыкка килде: хуҗалыкның эш нәтиҗәләре өчен борчылу кире әйләнеп кайтты, нәтиҗәле эшләү теләге уянды, төнлә фермага йөрүләр дә... тукталыр шикелле. 

Лидерның алышынуы бөек таркаулык та, бөек оешканлык та тудыра ала, язманың максаты шул идеяне раслау иде. 

Район җитәкчеләренең эш ысулларына шаккатасың кайвакыт. Бервакыт Ташкичү мәктәбенә директор итеп югары белеме дә, тәҗрибәсе дә булмаган кыз баланы алып килделәр. Мәгариф бүлеге җитәкчесе коллектив белән таныштырды да кайтып китте, бала исә аптыраган-каушаган, кайсы якка карарга, нәрсәгә тотынырга белми гасабилана иде. Мәктәпнең ни икәнен аңлатып кабинеттан кабинетка йөртеп чыктык директорны. Һушына килә алмыйча, үз авылына кайтып китте, машина белән озатып куйдылар. Атнаның соңгы эш көне иде. Мин хезмәтәшләргә әйттем: “Бу бала, акылы булса, дүшәмбе эшкә килмәс”, – дидем. Чынлап та, дүшәмбе көнне мәктәп эш атнасын директорсыз каршылады. Моны район җитәкчеләре коллективның явызлыгы, астыртынлыгы дип аңладылар. Хәзер районда ул җитәкчеләр дә юк инде, тәҗрибәсез кыз урынына килгән яңа директор да мәрхүмә. Ташкичү мәктәбе исә район күләмендә уңышлар казанды, республикада да танылды ул чактагы яңа директор белән. 

Кайсы гына тармакка карама, иң беренче чиратта үз урындыгына туры килә торган җитәкче кирәк. Ил белән идарә итүчеләр өчен дә шулай.


Автор: Булат Хаков

http://akcharlak.com/article/it-kche-kem-avyl/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение