События

Полиция Кыш бабае бүләкләр өләште 14.01.2023 Полиция Кыш бабае бүләкләр өләште

Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үз көчләре белән аз керемле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен ел да бүләкләр әзерли.

Быел да полиция хезмәткәрләре бу традицияне дәвам итте. Полиция Кыш бабае шундый гаиләләрдә булып, бүләкләрне балаларга үз кулы белән тапшырды. Моннан тыш балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре Питрәч һәм Саба районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен приютларга да барганнар.

Ул хәзер берәүдән дә курыкмый 13.01.2023 Ул хәзер берәүдән дә курыкмый
Яңа гына Укучылар сараенда шашка ярышлары булып узды. Кәче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы, районда балаларны шашка уйнарга өйрәтүче тренер Хәйдәр Зәйнуллин үзенең оста шашка уйнаучылары белән таныштыра. Шуларның берсе - кышкы каникул вакытында булып үткән шашка ярышларынын ин кечкенэ чемпионы - Хәбибуллина Адилэ, Арчанын 6 нчы мэктэбеннэн, 1 нче сыйныфта укый. 7 яшь. 

Төбәк-Чокырча авылында төнлә бер йорт янды. Ярдәм кирәк... 12.01.2023 Төбәк-Чокырча авылында төнлә бер йорт янды. Ярдәм кирәк...
11 гыйнвар төнендә 23 сәгать 32 минутта район янгын частена "Төбәк Чокырчада янгын!" дигән хәбәр керә. Янгынчылар чыгып чаба. Сараендагы янгынны хуҗа Илназ Миннәшәев үзе күреп ала. Әмма соң була инде. Янгын җәелергә өлгергән була. Нәтиҗәдә сарай, мунча, йорт яна. Электрдан чыккан дигән фараз бар. Сак булыйк!
Якташлар, кем ничек булдыра ала, ярдәм итәргә чакырабыз. 

Вәлиәхмәтовлар: «Авылыбыз егетләре йортны бушлай күтәреп бирделәр» 11.01.2023 Вәлиәхмәтовлар: «Авылыбыз егетләре йортны бушлай күтәреп бирделәр»
Узган ел ахырында Арча районының Кәче авылында яшәүче 6 балалы гаиләнең йортлары янып урамда калулары хакында язган идек. Ул чакта Фәридә һәм Динар Вәлиәхмәтовлар бер йортта 9 кеше яшәгән. Алар үз яннарына Фәридәнең әнисен дә сыендырган була. (Ватаным Татарстан, Гөлгенә ШИҺАПОВА)

Якташыбыз Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улының туган көне! 11.01.2023 Якташыбыз Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улының туган көне!
Бүген, 11 гыйнвар көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улының туган көне!

Хакимзянов Ленар Саетзянович родился в пос. Арск Арского района. Окончил Казанский государственный университет им. В.И. Ульянова-Ленина (1998 г.), прошел профессиональную переподготовку в Российской академии народного хозяйства и государственной службы при президенте Российской Федерации по программе “специалист по государственному и муниципальному управлению” по специальности “государственная и общественная политика” (2014 г.).

Якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне! 10.01.2023 Якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне!
Бүген, 10 гыйнвар көнне, якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Гаптрәүф Салих улы Нуриев 1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа

Яңа Кенәрдә бүген Ирек Исмәгыйлев белән хушлаштылар 10.01.2023 Яңа Кенәрдә бүген Ирек Исмәгыйлев белән хушлаштылар
Бүген Яңа Кенәрдә заманында теш табибы, Яңа Кенәр участок хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән Ирек Исмәгыйлев белән хушлаштылар.  Кинәт вафат була. "Ай, башым дигән дә, китеп тә барган", - диләр. Кичә була бу хәл. 2022 елның декабрендә 71 яшь тулган. Мәрхүмне бүген Яңа Кенәргә җирләделәр. Авыр туфрагы җиңел булсын. Әйбәт кеше иде, бөтен Яңа Кенәр елады, диделәр.  Матур итеп шигырьләр язар иде. Аның җырлары да бар. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Районыбыздагы иң матур бизәлгән ишегалды билгеле булды 09.01.2023 Районыбыздагы иң матур бизәлгән ишегалды билгеле булды
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан уздырылучы “Ә безнең ишегалдында...” («А у нас во дворе…») дип исемләнгән йорт яны территориясен иң яхшы Яңа ел бизәлешенә багышланган бәйгенең район этабы тәмам

Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйге 2022 елның 23 декабреннән башланды. 5-8 гыйнвар көннәрендә сайтта урнаштырылган фотоларга тавыш бирү этабы барды. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең барлык филиалларында барган әлеге бәйгедә һәм шәхси йортлар, һәм оешмалар катнашты. 

Яңакенәрләр волейболга оста! 08.01.2023 Яңакенәрләр волейболга оста!
Яңа Кенәрнең үз командалары арасында ярыш булды. Төрле елдагы ветераннар, мәктәп укучылары, укытучылар - барысы 6 команда ярышты. Бик күңелле булды. Командалар берсеннән берсе оста. Молодцы! Иганзчесе - "Кедр" оешмасы шәхси эшмәкәре Дамир Каюмов. Оештыручысы - Булат Сабиров. Кайнар аш та оештырганнар. Бик канәгать калганнар. Мондый очрашу узган ел да оештырылган булган. 

Район башлыгы терлекчеләр янында 07.01.2023 Район башлыгы терлекчеләр янында

Район  башлыгы Илшат Нуриев 6 гыйнварда “Ташкичү” һәм “Кырлай” ширкәтләрендә булды. Ул терлекчеләр, җитәкчеләр, белгечләр белән очрашты, фермаларда кышлатуның барышы белән танышты.

“Кырлай” ширкәтендә сөтчелек комплексының икенче чиратын төзү дәвам итә, аны быел беренче яртыеллыкта тапшырырга исәплиләр. Терлекләрнең баш саны арта, декабрьдә 532 тана кайтты.

Арча стадионында чаңгы ярышы булды 06.01.2023 Арча стадионында чаңгы ярышы булды
5 нче январь көнне Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышларда Иске Кырлай, Урта Курса, Тубэн Аты, Арчаның 1 нче, 5 нче, 6 нчы мәктәпләре укучылары катнашты. Эстафета аерым-аерым егетләр һәм кызлар командалары (командада 4 кеше) арасында узды.

Егетләр арасында 1 нче урынга Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе командасы чыкты. 2 нче урында җыелма команда (5, 6 нчы мәктәпләр, Тубэн Аты мәктәбе), 3 нче урында Иске Кырлай мәктәбе командасы.

Субаш Аты традицияне бозмый 05.01.2023 Субаш Аты традицияне бозмый

Алар быел да аны бозмады. Бүген  дүрт команда Субаш Аты кубогы өчен уйнады. Хуҗалардан тыш турнирда Кукмара районыннан Аш- Бужи,  Әтнәдән Күәм һәм Яңа Иябаш командалары катнашты. 

Турнир оештыру, уенчыларны ашату һәм бүләкләр алу мәшәкатьле дә,чыгымлы да эш. Зур булмаган авыл өчен бигрәк тә. 

Итекле хоккей нәтиҗәләре 04.01.2023 Итекле хоккей нәтиҗәләре

Быелгысын юбилей турнир дип атасак та була,чөнки бу үзенчәлекле уен бишенче тапкыр уткәрелә. Яңа ел ялларында дуслар белән саф һавада күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек. 

Ярышларда район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә катнаша. Турнирны ачу тантанасында ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан "Арча-Арена" боз сарае директоры Илһам Шакировка район башлыгының һәм Татарстан Республикасы спорт министрының Мактау грамоталарын тапшырды.

Арчада карлы волейбол ярышлары үтте 03.01.2023 Арчада карлы волейбол ярышлары үтте

Бүген Арча стадионында карлы волейбол ярышлары үтте. 

Беренче урында "Арча" спорт мәктәбе, икенче - мәгариф идарәсе, өченче - район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге командалары. 

Кәчедән өйләре янган 6 балалы Вәлиәхмәтовларга яңа өй күтәрә башладылар. Булышырга кеше кирәк. 02.01.2023 Кәчедән өйләре янган 6 балалы Вәлиәхмәтовларга яңа өй күтәрә башладылар. Булышырга кеше кирәк.

Безгә бу турыда Кәчедән Фәнисә Галәвиева хәбәр итте.

- Төзүчеләр йортны күтәрә башладылар, - диде Фәнисә. - Әмма эшкә кеше җитми. Бәлки булышырга кеше табылыр.

Без йортның төзелә башлавын ишетеп сөендек. Күмәк көч тау күчерә, диләр. Район хакимияте, Кәче авыл җирлеге, күршеләре Фәнисә Галәвиева, туганнары һ.б. ярдәме белән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе урамда калмады. Алар бүген Арча станциясендә күп фатирлы йортта вакытлыча яшиләр. Балалар Кәче мәктәбендә укыйлар. Йортны тиз тотсалар әйбәт булыр иде. Ә аның өчен йорт төзелешенә кеше кирәк. Кәче авылыннан Мөхәммәтшин Раиф, Назаров Альберт, Закиров Фәнис, Вәлиәхмәтов Айнур һәм Алмаз - әлегә йортны шушы егетләр күтәрә.

 «Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелә 01.01.2023 «Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелә
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы март аенда төшерелә башлады. Гомумкешелек кыйммәтләрен пропаганадалаган тулы метражлы нәфис фильмның режиссеры – Александр Далматов.

Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе, «Татнефть» компаниясе гранты хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

Кырык дүртнең май аенда 01.01.2023 Кырык дүртнең май аенда

Яңа елга яңа өметләр, яхшы кәеф белән 01.01.2023 Яңа елга яңа өметләр, яхшы кәеф белән
Тубэн Пошалым авыл клубында 30 декабрь конне,"Хуш килэсен-Яна ел!  дип исемлэнгэн Концерт- тамаша уткэрелде. Авыл узшчэннэребез белэн берлектә купкырлы конкурс ияләре Сомбел, Илмира, Альберт Заһидуллиннар, Илһам Вэлишин бэйрэмебезгэ ямь өстенэ ямь өстэделэр. Кунелле уеннар, лотерея уйнатылды. Спонсорыбыз Рамил Закировның призына (телевизор тумбочкасы) Нэкыйп абый ия булды. Бэйрэмне оештыруда ярдэм итуче спонсорларга:Рамил Закировка, Илназ Фатыйховка, артисларыбызга  олы рэхмэтен белдереп, иллэребезгэ иминлек, Яна 2023 ел белэн котлап, узенен ин матур телэклэрен телэде клуб модире Гөлсинэ Саттарова.

"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы! 31.12.2022 "Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы!

Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2023 ел белән котлыйм!

Яңа ел – якты өметләр бәйрәме ул. Киләчәккә өмете зур булган кеше барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле. 2023 ел безнең барыбыз өчен дә матур эшләр, яңа казанышлар һәм рухи күтәрелеш, кыенлыкларны җиңү елы булсын! Яңа елда барыбызга да бердәмлек, татулык, сәламәтлек, зирәк акыл һәм хәерле эшләр телим! Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын!

Алдынгы терлекчеләргә – бүләкләр 30.12.2022 Алдынгы терлекчеләргә – бүләкләр
29 декабрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин районның алдынгы терлекчеләренә район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.

Сайлап алынган энҗе бөртекләре 29.12.2022 Сайлап алынган энҗе бөртекләре

Арча Мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде.

Анда сәләтле, олимпиада, бәйгеләрдә җиңү яулаган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, укуда алдынгылыкны бирмәгән балалар катнашты. Традиция буенча бу көнне югары сыйныф укучыларының иң-иңнәре белән район башлыгы Илшат Нуриев очрашты, укучыларның сорауларына җаваплар бирде.

Оешма 21 мич ясап биргән 29.12.2022 Оешма 21 мич ясап биргән

“Союз-Строй” ширкәте дә бу эштән читтә калмаган. Җитәкчесе Динар Төхфәтуллин әйтүенчә, оешма 21 мич ясап биргән.

– Иске газ баллоннарын җыйганнар. Шуларны китерделәр дә, безнең эретеп ябыштыручылар алардан мичләр ясады, – диде ул. – Үзебездә эшләгән ике егет мобилизацияләнгән иде. Аларга акчалата ярдәм күрсәттек. Аккумуляторлар сорадылар, аларны бирдек. Кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз.

Бездән ярдәм булсын, егетләребезгә файдасы тисен 29.12.2022 Бездән ярдәм булсын, егетләребезгә файдасы тисен
Бу гуманитар йөк белән тимер мичләр китте. Аларны ясаучылардан Наласа авылы егетләре Раил Мөхетдинов һәм Рөстәм Сабиров белән элемтәгә кердек. Алар белән таныш идем инде. Тамада, гармунчы, җырчы, матур итеп мәҗлесләр алып баручы егетләр бу. Әмма Раил белән Рөстәмнең төп эшләре, шөгыльләре бөтенләй икенче.

Елый-елый рәхмәт белдерәләр 29.12.2022 Елый-елый рәхмәт белдерәләр

Гуманитар йөк белән киткәннәр кайтып та җитте.

– Барлыгы 3100 километр юл уздык. Барганда йокламадык та. Исән-имин проблемаларсыз барып җиттек. Егетләр белән очрашып аралаштык. Арча районыннан булганнарның да кайберләрен күрдек. Сагыналар, – диде Дамир Шакирҗанов. – Адреслы посылкаларны шунда булганнарга тапшырдык. Башкалары үз җайлары, шундагы тәртип буенча алачак. Минем фикерем – ничәне булса да, посылкаларны адреслы итеп җибәрергә кирәк.

Көрәш һәм тхэквандо батырлары Яңа ел чыршысын кабызу кичәсендә чыгыш ясадылар. Молодцы! 28.12.2022 Көрәш һәм тхэквандо батырлары Яңа ел чыршысын кабызу кичәсендә чыгыш ясадылар. Молодцы!
Арча стадионында Яңа ел чыршысын кабызу кичендә төрле кызыклар булды. Сәхнәгә спорт батырлары чыкты. Көрәшче чемпионнар, "2022 ел спортчысы" Динияр Моратов, Рамил Хәкимҗанов, Ашытбаштан Райнур Фәйзрахманов, Иске Иябаштан Салават Әхмәтгалиев, тхэквандочылар Ислам Габдрахманов, Инсаф Габдрахманов, Илдар Гыймадиев, Альмир Шакирҗанов сәхнәдә бик матур чыгыш ясадылар. Афәрин, егетләр! Рәхмәт.

Кунакларны Кыш бабай, Кар кызы каршылый 27.12.2022 Кунакларны Кыш бабай, Кар кызы каршылый

Иске Чүриледән Раушания һәм Марат Вильдановлар ел да капка төпләренә кардан фигуралар ясап куя. Килгән кунакларны Кыш бабай, Кар кызы һәм ел символы каршы ала. Быел уртада ап-ак куян елмаеп утыра.

Раушания үзе Иске Чүриле мәктәбендә укыту эшләре буенча завуч, ире Марат тимер юлда эшли. Өч уллары бар. Олысы өйләнгән. Оныгыбыз бар инде, ди Раушания. Икенчесе югары уку йортында икенче курста белем ала. Кечкенәсе мәктәптә җиденче сыйныфта.

“Казан арты“ музеенда якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды 26.12.2022 “Казан арты“ музеенда якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды

“Казан арты“ музеенда якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды.

Стелла Габдрахманова, Илсур Шәйхетдинов, Дания Галимова, Мирбат Хәстиев, Галимулла Әсхәдуллин, Шәрифулла Сәгъдуллин – районыбыз үсешенә зур өлеш кертүчеләр.

Музейда районыбызның тарихи үткәненә битараф булмаучылар җыелды. Тырыш хезмәтләре белән дан тоткан, кырыс шартларда сазлыкларда, кар-бураннарда, урман эчләрендә бүгенге уңай тормыш шартларын булдыру өчен үзенең зур өлешен керткән якташыбыз Илсур Шәйхетдиновның тормыш юлы искә алынды.  

Барлык пычрак фикерләрдән саклану ысулы 25.12.2022 Барлык пычрак фикерләрдән саклану ысулы

Имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин декабрьдә Арча районындагы урта һөнәри белем бирү уку йортларында булды.

Ул студентлар белән очрашты, алар алдында бүгенге көн кадагына туры килгән темага чыгыш ясады, яшьләргә киңәшләрен җиткерде, кызыксындырган сорауларга җавапларын бирде.

Гомумән, Әмир хәзрәт Миңнемуллин яшьләр белән эшләүгә зур игътибар итә. Төрле очрашуларда   катнаша. Армия сафларына хезмәт итәргә китүче егетләрне Коръән укып дога белән озатуны күркәм традициягә әверелдерде. Моннан тыш ул районда үткән бер генә чарадан да – төрле дини бәйгеләр, спорт ярышлары оештыру дисеңме, мохтаҗларга, социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балаларга, өлкәннәргә ярдәм итүме – мөхтәсиб берсеннән дә читтә калмый.

Даниял Фәсәхиев – “2022 ел кешесе” 25.12.2022 Даниял Фәсәхиев – “2022 ел кешесе”

Арчаның “Ремонт-механика заводы” ширкәте җитәкчесе, эшмәкәр Даниял Фәсәхиев “2022 ел кешесе” дигән исем алды.

Бу хәбәр безгә үткән шимбәдә килеп иреште. Шунда ук Даниял Шакирович белән элемтәгә чыктык. Даниял Шакирович: “Мин Мәскәүдә әле. Кайткач, дүшәмбе көн очрашырбыз”, – диде.

Дүшәмбе көн, алдан сөйләшеп, Арчаның ремонт-механика заводына бардык. Ишекләр ачык, завод эшли. “Эш бар”, – дип каршы алды безне хуҗа.

Мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр 24.12.2022 Мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр
Бүген Арча ЗАГС бүлегендә Сеҗе авыл җирлегеннән Фәнисә һәм Илшат Котдусовларның мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр. Тантаналы кичәлә әлеге матур парның балалары, оныклары катнашты. Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды. Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин да Котдусовларны юбилейлары белән котлады. Фәнисә һәм Илшат ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, гаилә вальсын биеделәр.

Киләсе елга планнар билгеләнде 23.12.2022 Киләсе елга планнар билгеләнде

Мәчеттә елны йомгаклау җыелышы

Арчаның “Үзәк” мәчетендә 2022 ел й‌омгаклары буенча имамнар hәм мөгаллимәләр җыелышы узды. Ул Коръән аятләрен укып башланып китте. Көн тәртибендә күп кенә сораулар күтәрелде. 2022 елга нәтиҗә ясап, киләсе елга планнар билгеләнде.

«Әле генә Җаектан кайттык» 22.12.2022 «Әле генә Җаектан кайттык»

Бүген берничә тапкыр "Әлифба" музее директоры Дамир Таҗиевка шалтыраттым. Тик телефонны алмады. Әле генә үзе элемтәгә чыкты. 

- Без педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова һәм завучы Лилия Мусина белән Казахстанның Җаек шәһәрендә идек. Менә әле генә кайтып төштек, - диде ул

Яшь белгечләр бәйгесендә җиңүчеләр 22.12.2022 Яшь белгечләр бәйгесендә җиңүчеләр

Бу күңелле хәбәрне безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин җиткерде.

20-21 декабрь көннәрендә Республика күләмендә яшь белгечләр конкурсы узды. Сыер савучылар арасында өченче урында "Возрождение" агрофирмасыннан Ания Таһирова. Агрономнар арасында "Ак Барс Агрокомплексы"ннан Илүсә Корбангалиева икенче урынны алды. Беренче урында безнең район егете, үзебезнең район кырларында тәҗрибә туплаган агроном - Айрат Сафиуллин. Шулай ук "Игенче" агрофирмасыннан икътисадчы Миләүшә Иванова белән район Ветеринария берләшмәсе мал табибы Фаил Гафаров та уңышлы чыгыш ясадылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Кешене кеше иткән – акыл... 21.12.2022 Кешене кеше иткән – акыл...

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Орнашбаш авылында булды.

Ул биредә үзенең хикмәтле вәгазьләрен сөйләде. Әйе, хикмәтле. Чөнки аның вәгазьләре гади, бер-берсенә ошамаган, тормыштан алынган мисаллар белән тулыландырылган, үтемле. Кайберәүләр шул мисалларда үзләрен күреп уңайсызланып, я булмаса, сөенеп тә утыргандыр әле.

Орнашбашта үткән вәгазь кичәсе үзенчәлекле булды. Аны Мөнир хәзрәт Касыймов Коръән аятьләре белән башлап җибәрде. Һәм шул ук Мөнир хәзрәтне озату кичәсе дә булды ул.

Яшь патриотлар әзерлибез! 20.12.2022 Яшь патриотлар әзерлибез!
Күптә түгел мәктәбебездә истә калырлык класстан тыш чара – “Татар җыры һәм биюе” фестивале узды. Без аны ел да үткәрәбез, тематикасы гына үзгәреп тора. Быелгысын патриотизмга багышларга булдык, чөнки ватанпәрвалык хисләрен укучыларда яшьтән тәрбияли башларга кирәк, бу – заман таләбе, ә без аннан читтә кала алмыйбыз.

Материалны әллә кайдан эзләп тормадык, ә үзебездә эшләп, лаеклы ялга киткән ветеран укытучыбыз Миңнемуллина Наилә Динулловнаның иҗатыны багышларга булдык. Серебезне башта аңарга чишмәдек, сценарийны үзебез төзеп, балалар өйрәнеп җиткәч кенә белгерттек, Наилә Динулловнаның үзен дә шунда катнашырга күндердек. Театраль  күренеш тә керткәч, ул бигрәк матур килеп чыкты.


2022 елның иң яхшы тренерлары 20.12.2022 2022 елның иң яхшы тренерлары
Бүген 20 декабрьдә Казанның Спорт сараенда "2022 елның спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры" дигән республика конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Бу бүләкне безнең район тренерлары да алу бәхетенә иреште. Алар: көрәш тренеры Илүс Әскәров, тхэквандо тренеры Газинур Борханов һәм баскетбол тренеры Илсур Фәсхетдинов. Молодцы! Котлыйбыз! Сез бу исемгә лаек!

Фидакарь хезмәт күрсәткәннәре өчен Президент бүләкләде 20.12.2022 Фидакарь хезмәт күрсәткәннәре өчен Президент бүләкләде
Бүген, 20 декабрьдә, Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күренекле кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында арчалар да бар. Ветеран педагог һәм дзүләт эшләрендә эшләгән Шәфигулла Гарипов һәм "Игенче" хуҗалыгының баш агрономы Марат Вахитов "Фидакарь хезмәт  өчен" медале белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

Кәчедә йортлары янган Вәлиәхмәтова Фәридәнең әнисенә ярдәм кирәк 20.12.2022 Кәчедә йортлары янган Вәлиәхмәтова Фәридәнең әнисенә ярдәм кирәк
Кәчедә ике тапкыр янган Вәлиәхмәтовларның хәлен белдек. Көрзшче малайлары көрәш ярышларында урын алалар. Гаилә Арча станциясенә район хакимияте биргән йортка күчкән. Тик менә Фәридәнең әнисе район хастаханәсендә. Авыр хәлдә. Аларга ярдәм итүчеләрнең берсе Фәнисә Галәвиева шалтыратты. "Фәридәнең әнисен больницада карарга кеше таптык. Әмма ул түләүле бит. Ярдәм итүчеләр булса, яхшы булыр иде. Менә шул караучыны алырга барыш", - диде ул.

Арчалар Казанда «Пирамида»да Әдәби марафонда 19.12.2022 Арчалар Казанда «Пирамида»да Әдәби марафонда
Арча районыннан Казанга Пирамидага китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, иҗат итүчеләр, китап сөючеләр барды. Алар "Әдәби марафон"да. Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. Проектның төп максаты -  татар шәхесен камилләштерү. Ничек?  Кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап, журналлар уку гадәтен тудыру аша! Бу бәйге-очрашуга язучылар, фән эшлеклеләре, җырчылар да килде. Арчадан - Казанбаштан шагыйрә Гөлара Шәрипова да бар. Әле менә яңа гына сөйләштем үзләре белән (сәгать 3 тулып киткәч). "Без Арчадан 50ләп кеше китап уку бәйгесендә катнаштык. Кем күпме китап укый. Һәм менә иң күп китап уку буенча районнар арасында 2 нче урынны алып кайтып барабыз. 1 урын - Сабада, 3 урын - Апас районында", -диделәр безгә. Котлыйбыз!

Рамил Курамшин турында Арча истәлекләре 18.12.2022 Рамил Курамшин турында Арча истәлекләре
"Арчада танылган баянчы, композитор һәм җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Бу бәйге бездә җиденче тапкыр үткәрелә. Башта Арча педагогика көллиятендә үтте, быел гармунчылар киңрәк масштабта Мәдәният йортына җыелды. Рамил Курамшин безнең төбәк кешесе дә түгел, ни өчен ул бәйге Арчада оештырыла? Аның да үз тарихы бар.

Арчалар дан яулый! 17.12.2022 Арчалар дан яулый!
"РМЗ" ширкәте җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Даниял Шакир улы Фәсәхиев шәхси эшмәкәрләр арасында 'Ел кешесе" исеме алды. Котлыйбыз! Иркенләп сөйләшеп булмады. Әле ул Мәскәүдә.

Батырлыкны еллар тузаны каплый алмый 16.12.2022 Батырлыкны еллар тузаны каплый алмый

9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте.

Арча балалар сәнгать мәктәбендә дә шушы уңайдан кичә оештырылды. Район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында райондашларыбызның сугышта да, хезмәттә дә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтүләрен билгеләп үтте.

Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 24 меңнән артык кеше китә, соңрак аныкланган мәгълүматлар буенча алар 30 меңнән арта. Шуларның яртысыннан артыгы яу кырларында ятып кала, хәбәрсез югала. Без аларның барысын да геройлар дип саныйбыз, ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән чын каһарманнар алар.

Җиңүчеләрнең күбесе безнекеләр 15.12.2022 Җиңүчеләрнең күбесе безнекеләр
“Сибгать чишмәсе” республикакүләм шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Шунысы сөендерә – җиңүчеләрнең күбесе безнең районнан. Шулар арасыннан Иске Төрнәледән Фәнис Тимашев өченче, Шушмабаштан Айгөл Фәттахова һәм Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Адилә Әхмәтҗанова икенче урыннарны яуладылар. Ә Арча Мәдәният йорты хезмәткәре Фәрдия һәм аның ире Гюлтекин Дерин Гран-при иясе булдылар.

Арчаның икенче мәктәбенә - 90 яшь 14.12.2022 Арчаның икенче мәктәбенә - 90 яшь

Арча станциясендә урнашкан Арчаның икенче номерлы мәктәбе быелның декабрендә үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Бер гасырга якын вакыт эчендә күпме укучыларга төпле белем һәм яхшы тәрбия биргән әлеге бай тарихлы мәктәп. Тәҗрибәле, үз эшләренең остасы булган укытучылар белән бергә мәктәптә үз эшләренә тугрылыклы булган яшь буын укытучылар кулга-кул тотынып эшли. Бүгенге көндә мәктәптә белем алучы 600дән артык укучыга 53 укытучы белем бирә.

Арчалар Сабадан уңышлар белән кайтты 13.12.2022 Арчалар Сабадан уңышлар белән кайтты
Полковник, көрәшче, күп спорт төрләрен яраткан Саба районының Алан Елга авылында туып үскән Наил Хәмидуллинның бакыйлыкка күчүенә 12 ел.Сабада аның исемен мәңгеләштереп, татарча көрәш турнирын үткәрүне традициягә керткәннәр. 10 декабрьдә Сабада көрәш ярышлары үткәрелде. Ярышта арчалар да катнашты. Сабага 4 көрәшче барды. Һәм уңышлар белән сөенеп кайттылар.

“Гәүһәр” – авылның йөзек кашы 12.12.2022 “Гәүһәр” – авылның йөзек кашы

Байкал клубында эшләп килүче “Гәүһәр” фольклор коллективының биш еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

Кайберәүләрнең моны юбилейга да санамаулары бар. Әмма 92 хуҗалыклы, 115 кешесе булган (шуларның 65е пенсия яшендә) районның чигендә үк урнашкан авыл өчен бу бик зур вакыйга. “Авыл яши, аның мактарлык кешеләре, күрсәтерлек эшләре бар икәнне белдерәсе килә”, – диде клуб җитәкчесе Гүзәл Сәмигуллина.

Бүген якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне! 11.12.2022 Бүген якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне!
Бүген, 11 нче декабрь көнне, якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне! Арча якташлыгы җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр,яңадан-яңа уңышлар тели!  

Минхаҗев Вагиз Васил улы 1955 елның 11 декаберендә Татарстан республикасы Арча районы Хәсәншәех авылында туган.

Бүген якташыбыз Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне - 60 яшьлек юбилее! 10.12.2022 Бүген якташыбыз Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!
Бүген, 10 нчы декабрь көнне, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!

Илшат Әхәт улы Галимуллин 1962 елның 10 декабрендә ТАССРның Арча районы Яңа Кенәр авылында туа.

Поздравляем Осину Любовь Михайловну с днем рождения! 10.12.2022 Поздравляем Осину Любовь Михайловну с днем рождения!
Бүген, 10 нчы декабрь көнне, озак еллар Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары булып эшләгән Осина Любовь Михайловнаның туган көнен!

Осина Любовь Михайловна родилась 10 декабря 1958 г. в д.Тюбяк-Чекурча Арского района Татарской АССР.

Экс-заместитель главы Арского муниципального района, экс-заместитель Председателя Арского районного Совета

Арча районыннан Шәймуллиннар һәм Ибраһимовлар гаиләсе “Килен һәм кайнана” республика бәйгесе җиңүчеләре булды 10.12.2022 Арча районыннан Шәймуллиннар һәм Ибраһимовлар гаиләсе “Килен һәм кайнана” республика бәйгесе җиңүчеләре булды
Казан шәһәренең «Халыклар дуслыгы» йортында Сөембикә журналы «Сөембикә» журналының Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырган «Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Биналарда – тарих эзләре 10.12.2022 Биналарда – тарих эзләре
Ә тарихны безгә иләк аша иләп, сөзгеч аша сөзеп кенә җиткерәләр. Менә без узган гасырның алтмышынчы елларында Югары Курса сигезьеллык мәктәбендә дүрт ел укыдык. Ике катлы кирпеч бина, подвал өлеше дә бар, анда да берничә класс укый иде әле. Соңрак куркыныч хәлдә дип, ул өлешен бикләп куйдылар.

Ике тапкыр йортың янсын әле! Ике йорт бит ул! 10.12.2022 Ике тапкыр йортың янсын әле! Ике йорт бит ул!

Янып, Кәчедән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр йортсыз калды.

Бу хәбәрне ишетүгә, күз алдына көрәшче, Россия һәм Татарстан чемпионы  Дияз Вәлиәхмәтов килде. Шулар гаиләсеме икәнни?!

Тиз арада без бу сорауны ачыкладык. Дөрестән дә, икенче тапкыр янып йортсыз калучы Вәлиәхмәтовлар – көрәшчеләр гаиләсе булып чыкты. Баш мөхәррир белән хәлләрен белергә юлга чыгып киттек.

Ильяс Фәттаховны котларга Яңа Кенәрдән килгәннәр 09.12.2022 Ильяс Фәттаховны котларга Яңа Кенәрдән килгәннәр

Бүген "Арча хәбәрләре" редакциясенең иң өлкән һәм иң тәҗрибәле журналисты Ильяс Фәттаховның туган көне.

"Арча хәбәрләре"ндә генә түгел, районыбызда олы хөрмәткә лаек Ильяс абыйны котлаучылар күп. Яңа Кенәр авылыннан ветераннар советы рәисе Габделбәр Сабиров аны котлар өчен махсус килгән. Ничек итеп котлаганын түбәндәге видеодан күрә аласыз

Күңел җылысын биргәндә генә 08.12.2022 Күңел җылысын биргәндә генә

Арчаның 10нчы балалар бакчасында “Милли мирасыбыз балаларга бүләккә” дигән милли традицияләр фестивале – республикакүләм семинары узды.

Ул “Минем илемнең бай мирасы” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган. Әби-бабайларның бурычы – милли мирасны саклап, киләчәк буынга тапшыру. Семинар ахырында түгәрәк өстәл артында  шушы бурычны тормышка ашыру юллары турында фикер дә алыштылар.

Арчада ярминкә була 08.12.2022 Арчада ярминкә була

10 декабрь, шимбә көнне ярминкә булачак

Арчаның Җиңү паркы каршындагы мәйданда иртәнге 7дә башлана. Ярминкәгә рәхим итегез

Кәче фермасында эшләүче Фәния Гыйльмиева: «Үкенмим, эшемне, сыерларымны яратам» 07.12.2022 Кәче фермасында эшләүче Фәния Гыйльмиева: «Үкенмим, эшемне, сыерларымны яратам»

Без Фәния Гыйльмиева  белән Кәче фермасында очраштык. 30 ел фермада сыерлар сава.

Үзем белән таныштыргач, “Сез минем улым Илнур турында яздыгыз, шуннан беләм мин сезне”, – диде ул якын итеп. Алдынгы савымчы Фәния Гыйльмиева белән шулай танышып киттек.

Гөберчәк авылы бүген ничек яши? 06.12.2022 Гөберчәк авылы бүген ничек яши?
Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан җиде юл кайтып керә. Һәр җиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым «Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан җиде юл кайтып керә. Һәр җиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым җиде төрле булып күренә», – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә. Арча районының Гөберчәк авылы бүген ничек яши? «ВТ» хәбәрчесе бөек әдип атлаган сукмакларны урап, авылның яшәеше белән танышып кайтты. (Ватаным Татарстан, Сәрия Мифтахова)

Пошалымнар гөрләтә! 05.12.2022 Пошалымнар гөрләтә!

Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова: «Алдынгылар слетын Пошалымнар гөрләтте! Молодцы, Пошалымнар!», - дип сөенеп хәбәр итте.

Үз авылы өчен генә түгел, өч авыл өчен дә сөенә. Югары Пошалым, Урта Пошалым, Түбән Пошалым өчен җаната. Районда яңа гына алдынгылар слеты булып узды. Шунда бер Югары Пошалымнан гына 7, Урта Пошалымнан 1 хезмәт алдынгысын сәхнәгә чакырып котлаганнар. Ул котлауларга без дә кушылабыз. Исән-сау булсыннар. Эшләп торырга язсын

Көрәш чемпионнары әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды 05.12.2022 Көрәш чемпионнары әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды
Арчаның 6 нчы мәктәбендә узган көрәш ярышларына, 26 ноябрьдә булды ул, яшүсмерләр һәм кечерәкләр ярышты, Рәсәй hәм дөнья чемпионнарын, аларның әти-әниләрен кунак итеп дәштеләр. Әти-әниләргә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Котлау тантанасында район башкарма комитеты рәисе Ренат Гатиятов, район көрәш федерациясе рәисе Илнар Гайнетдинов, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров катнашы.

Апаз урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды 04.12.2022 Апаз урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды
2 декабрьдә Апаз урта мәктәбендә заманында биредә укыган Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Әлеге мемориаль тактаны Россия хәрби-тарихи оешмасы әзерләгән. Бу игелекле проектны 2014 елдан бирле тормышка ашыралар. “Безнең максат – Бөек  Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройларының барысы хөрмәтенә дә шундый такталар урнаштыру“, – диде  Бөек Ватан сугышы музей-мемориале мөдире, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе башкарма директоры Александр Александров.

Арчада билгесез солдатларны искә алдылар 03.12.2022 Арчада билгесез солдатларны искә алдылар

Бүген Арчаның Җиңү паркында Билгесез солдат көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Нәкъ менә бүген безнең илебездә Ватан азатлыгы өчен һәлак булган сугышчыларны искә алалар. 1966 елның 3 декабрендә Мәскәү янында фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан илнең башкаласында билгесез солдат җәсәде Кремль янында җирләнә.  Бер елдан бу урында һәйкәл ачыла.

Рузалия Насыйбуллина: “Укытучы булып туарга кирәк” 03.12.2022 Рузалия Насыйбуллина: “Укытучы булып туарга кирәк”

Кайсы гына һөнәрне алсак та, аңа юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салынган. Укытучылар үзләренә барлык сыйфатларны туплаган кебек: алар сабыр да, тырыш та, җитез дә, үҗәт тә, акыллы да, усал да, төгәл дә, зирәк тә.

Укытучы хезмәтенең тамырлары тирәнгә киткән, үзләренең эшләренә гашыйк, педагогик стажлары дистәләгән елларга сузылган укытучылар гаиләсе турында сүзем. Районыбызның Мәмсә авылында гомер итүче Рузалия Насыйбуллина – гомере буе укытучылык хезмәтенә тугры булып, үзеннән соңгы буында да әлеге юнәлешкә мәхәббәт тәрбияләүче шәхес. Бүген аның кызы, килене, кияве һәм оныгы – укытучылар.

Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 02.12.2022 Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 

Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! 

Арча батырларын данлады 01.12.2022 Арча батырларын данлады

30 ноябрьдә Арчада алдынгылар слеты булды.

Район Мәдәният йортында төрле өлкәләрдә хезмәт куючы алдынгыларны, ветераннарны хөрмәтләделәр. Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачты, ул район данын югары тоту өчен лаеклы өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтте.

Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 92 ел! 01.12.2022 Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 92 ел!
Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы (1930-1995) — язучы, "Кеше китә — җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары өчен 1990 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Гөберчәк авылында мулла гаиләсендә туа. Шәҗәрәсе буенча җиде буын ата-бабасы мулла нәселеннән булып, әтисе Сөнгат мулла большевиклар инкыйлабыннан соң мөгаллимлек эшенә күчәргә мәҗбүр була. 1937 елда ул кулга алына һәм «халык дошманы» дигән нахак мөһер сугылып, 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерелә.

Кәчедән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр йортсыз кала 30.11.2022 Кәчедән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр йортсыз кала

Кичә, 29 ноябрь көнне, Кәче авылында гомер итүче 6 балалы Вәлиәхмәтовлар гаиләсенең йортлары янып бетте.

Рәсми булмаган мәгълуматлар буенча, янгын йорттагы иске ут чыбыкларыннан чыккан. Нәтиҗәдә 8 кеше бернәрсәсез урамда кала. Берничә ел элек бу гаилә шундый ук бәхетсезлекне инде кичергән була. Үз йортлары янып беткәннән соң, әлеге йортта өр-яңадан яши башлыйлар. 

Арча районының 34 мәктәбендә hәм Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллиятендә «Жиhангирлар марафоны» чаралары уза 29.11.2022 Арча районының 34 мәктәбендә hәм Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллиятендә «Жиhангирлар марафоны» чаралары уза

Миннәхмәт Рәис улы Сәгыйтьҗановны 70 яшьлек юбилее белән котладык 28.11.2022 Миннәхмәт Рәис улы Сәгыйтьҗановны 70 яшьлек юбилее белән котладык
Бер очрашу – үзе бер гомер, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әле менә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләүче ир-егетләр белән Миннәхмәт Рәис улы Сәгыйтьҗановны 70 яшьлек юбилее белән котлап алдык. Бик җор телле, юморга бай кеше ул юбилярыбыз. Аз гына вакыт эчендә күпме кызыклы хәлләрне искә төшердек.

Район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды 27.11.2022 Район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды
27 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Тулган ай күк түгәрәктер Әнкәйле дөнья гына..." дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Бирегә хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр җыелган иде. Залны тутырып утыручы тамашачы һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды. 

Бүген якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 35 яшьлек юбилее! 26.11.2022 Бүген якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 35 яшьлек юбилее!
Бүген, 26 ноябрь көнне якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 35 яшьлек юбилее!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Һәркемгә кирәк булып алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Очрашулар оештырыла 25.11.2022 Очрашулар оештырыла
3 декабрьдә 15 сәгать 30 минутта Яңа Кырлай авылы мәчетендә вәгазь кичәсе үтәчәк. Анда күп китаплар авторы Раил хәзрәт Фәйзрахманов кайтачак. Ә 6 декабрьдә көндезге 12 сәгатьтә Орнашбаш авылы клубында Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булачак. Икесендә дә гыйлем мәҗлесеннән соң пылау белән сыйлаячаклар. Сораулар буенча 89274418177 телефонына шалтырата аласыз.

«Бала хокук даирәсендә» видеороликлар бәйгесендә Арча укучылары җиңү яулаган 24.11.2022 «Бала хокук даирәсендә» видеороликлар бәйгесендә Арча укучылары җиңү яулаган

21 ноябрь көнне җиңүчеләрне бүләкләү танатанасы булды

Арча районы мәктәпләре укучылары «Бала хокук даирәсендә» VIII республика информацион - социаль видеороликлар бәйгесендә җиңү яулаган.

Бәйге 1954 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән, Бөтендөнья бала көненә багышлап уздырыла. Ел саен конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.

Борынгы урам яңарды 23.11.2022 Борынгы урам яңарды

Арча районы, уңайлы шәһәр мохите Бөтенроссия конкурсында “ТатАрские предания – в город старой дорогой по улице Коммуна“ проекты белән катнашып, грант откан иде.

Әлеге проектны тормышка ашыру “Монолит“ ширкәтенә тапшырылды. Эш барышында тимер юл вокзалы янындагы мәйдан үзгәртеп корылды. Урамга тротуар җәелде, “Казансу“ елгасы аша җәяүлеләр күпере эшләнде һ.б.

Районыбыздын киткән ярдәм мобилизацияләнгәннәргә тапшырылды 23.11.2022 Районыбыздын киткән ярдәм мобилизацияләнгәннәргә тапшырылды
21 ноябрьдә гуманитар ярдәмне алып китүчеләрдән “Илтеп тапшырдык, кайтыр юлга чыктык”, – дигән хәбәр алдык. 22 ноябрьдә 21 сәгатьтән соң алар кайтып җиттеләр. “Аллаһка шөкер, җыелган ярдәмне илтеп тапшырдык. Үзебезнең авылдан, күрше-тирә авыллардан берничә егет белән күрештек. Егетләрнең дә күңелләре булды, безнең яннан китәселәре дә килмәде. Юл күрсәтеп баручы кукмараларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу бару соңгысы булмасын иде. Ярдәм җыюны шул ук урында дәвам итәбез”, – диде Яңа Кенәрдән Рашат Салихҗанов.

«TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды 22.11.2022 «TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
20 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында «TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты.

Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы узды 21.11.2022 Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы узды

20 ноябрьдә Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы узды

Әлеге уеннарның оештыручысы һәи иганәчесе - Садиковлар гаиләсе. Гомер буе сәламәт яшәү рәвеше алып баручы спортка гашыйк Ришат Садиков волейбол уенының фанаты дисәк тә ялгыш булмас. Яңа Кенәр авылында бу спорт юнәлешенең үсешендә Садиковлар гаиләсенең роле зур. Әлфинур һәм Ришат Садиковлар һөнәрләре буенча икесе дә укытучылар. Үзләре кебек тырыш өч уллары һәм оныклары бар. Елга ике тапкыр спорт бәйрәмен оештыручы бу гаиләгә ярышларда катнашучылар рәхмәтле.

Алдагы елларда яңа урамнарны төзекләндерү дәвам итәчәк 20.11.2022 Алдагы елларда яңа урамнарны төзекләндерү дәвам итәчәк
Арча шәһәренең көньяк өлешендә йөрүе күңелле хәзер. Әле кайчан гына бу  якта яшәүчеләр җыелышларда безнең урамнарга таш булса да җәярсез, дип зарланырлар иде. Әкренләп монысы да эшләнде, балалар бакчасы, мәдәният йорты, амбулатория төзелде.

Ярдәмнең артыгы юк 18.11.2022 Ярдәмнең артыгы юк
Арча муниципаль районы башкарма комитеты 2022 елның 9 ноябрендә “Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация һәм иреклеләр буенча хәрби хезмәткә чакырылган Арча муниципаль районы хәрби хезмәткәрләре гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында“ карар кабул итте.

Бердәмлектә без көчле 17.11.2022 Бердәмлектә без көчле
Җирлектә хезмәт куючы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан республикасының конституциясе көннәренә багышланган “Бердәмлектә без көчле” дигән исем астында ял концертлары халык күңеленә үтеп керде. Мәгънәле җырлар, дәртле биюләр, гармун моңнары, нәфис сүз белән үрелгән, шулай ук мобилизация темасын да үз эченә алган әлеге эчтәлекле концертларны тамашачы бик яратып кабул итте. 

Яңа Кишет китапханәсендә йон оекбашлар бәйлиләр 16.11.2022 Яңа Кишет китапханәсендә йон оекбашлар бәйлиләр
"Күңел җылысын кушып" эшләгәндә йөрәккә дә рәхәт, хезмәтеңнең дә нәтиҗәсен күрәсең, - ди Яңа Кишет китапханәсе мөдире Надия Йосыпова. - Апаларыбыз  яңа гына йон әзерләргә керешкәннәр иде, бүгенгә оекбашларны бәйләп, юып та куйганнар. Китапханәдә генә түгел, өйдә дә тик тормый авылдашларыбыз. Берәүләр  йон хәстәрли, икенчеләре җеп эрли, өченчеләре бәйли. Акциябезгә  кушылган һәркемнең күңелендә изге теләкләр!

Көллият студенткасы беренче урында 15.11.2022 Көллият студенткасы беренче урында
Арча педагогика көллиятендә бүген "Татар кызы - 2022" бәйгесе узды. 28 чибәр арасыннан сайлап алынган 10 кыз финалда чышыш ясады. Гран-При Минзәләгә китте. Ә Арча педагогика көллиятенең 3 курс студенткасы, Саба кызы Илсөя Зәкәрова беренче урынны алды. 

Арчада үткән көрәш нәтиҗәләре 14.11.2022 Арчада үткән көрәш нәтиҗәләре
"Арча" спорткомплексында "Ватан" агрофирмасы призына 2005-2006 елгы яшүсмерләр көрәште. Көрәшчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов сзламләде һәм уңышлар теләде. Ярышлар каты барды. Арча, Саба, Теләче, Кукмара, Балтач, Әтнә районнары көрәшчеләре көрәште.

Халык уеннары җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул 13.11.2022 Халык уеннары җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул
Мәктәпкәчә яшь – баланың шәхес булып формалашу чоры. Бу вакытта бала тирә-юньне, кешеләрне танып белә, аның һәр нәрсәгә үз фикере, үз карашы формалаша. Сабый үзен кызыксындырган һәр сорауга җавап табырга, һәр нәрсәне аңларга тырыша.

Үрнәктәге Арчаның агросәнәгать һөнәри көллиятендә аш-су осталыгына өйрәнделәр 12.11.2022 Үрнәктәге Арчаның агросәнәгать һөнәри көллиятендә аш-су осталыгына өйрәнделәр
Үрнәктәге Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә Арчаның 2нче мәктәбе укучылары "аш-су остасы" һөнәре белән танышырга килделәр. "Киләчәккә билет" проекты кысаларында үтте ул. Кызлар җиләк-җимеш салатлары, салкын кабымлык  "Рафаэлло" һәм майда кыздырылган тавык итен (наггетса) пешерү серләренә өйрәнделәр һәм үзләре дә әзерләп карадылар.

“Син – минем бәхет, мин – синең бәхет” 11.11.2022 “Син – минем бәхет, мин – синең бәхет”

Арча ЗАГС бүлегендә Арчада яшәүче Фәридә һәм Фирдинат Камаловларның алтын туйлары рәсмиләштерелде.

Чарада “алтын” парның балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, кызыл туйларында булган шаһитлары да катнашты. Камаловлар Мендельсон маршы астында түргә үттеләр. Бу мизгелләрдә аларның нинди хисләр кичергәннәрен күз алдына китерү кыен түгел. Йөзләрендә елмаю балкыса да, ниндидер бер дулкынлану, бераз гына уңайсызлану да, шул ук вакытта барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, шатлыкларга сөенеп, илле ел иңгә-иң куеп гомер итүләре өчен горурлану сизелә иде.

Арчаның 2нче мәктәбе укучылары ташчы һөнәре үзләштерә 10.11.2022 Арчаның 2нче мәктәбе укучылары ташчы һөнәре үзләштерә
Арчаның агросәнәгать көллиятенең Арча станциясендәге төзүчеләр әзерләүче 1нче филиалында "Ташчы" һөнәре буенча һөнәр үзләштерү дәресе булды. Ул " Киләчәккә билет" проекты кысаларында үтте. Арчаның 2нче мәктәбе укучылары берникадәр вакытка ташчы һөнәре дөньясына чумдылар. Алар бу һөнәр турында күп нәрсә белделәр. Хәтта үзләре дә кирпеч салып карадылар. Мастер Ф. И. Фәйзрахманов аларга лекция укыды. Соңыннан укучылар сораулар бирделәр, үзара фикер алыштылар.

Без сезнең белән горурланабыз 09.11.2022 Без сезнең белән горурланабыз

28 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Мәскәүдә мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” берләштерелгән Милли чемпионаты узды.

3 “алтын” һәм 1 “бронза”

Чемпионатта Татарстан җыелма командасы икенче урын яулады. Катнашучылар Мәскәүдән 50 алтын, 45 көмеш, 28 бронза медаль алып кайтты. Медальләр санын тулыландыруга Арча педагогия көллияте дә зур өлеш кертә.

“Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Клубтан кайткач та төн уртасында китапка ябыша идем» 08.11.2022 “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Клубтан кайткач та төн уртасында китапка ябыша идем»
Әле яшь булуына карамастан, шактый урыннарда, шул исәптән ике алдынгы журналда баш мөхәррир булып эшләү тәҗрибәсе бар аның Иҗат дөньясында кайнаучы, әмма математиклардай төгәл эшләүче кеше ул. Һәркемне игътибар белән тыңлый белә, әмма һәрвакыт үзе дөрес дип санаган юлдан атлый (»Шәһри Казан », Дания. Нәгыйм )

Кенәрләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыя 07.11.2022 Кенәрләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыя
Өлешчә мобилизация башланганнан бирле әлеге җирлектән киткән ир-егетләр белән һәрдаим элемтә өзелми. Бу эштә аеруча зур көчен куючы Яңа Кенәр авылы егете шәхси эшмәкәр Дамир Каюмов аларның һәркайсы белән шәхсән сөйләшеп, хәлләрен белеп тора. Дамир алар өчен ярдәм җыю эшен дә башлап җибәргән. Егет башлаган эшне авылның актив, битараф булмаган кешеләре бик теләп күтәреп ала һәм җанландырып җибәрә.

Икесенең дә беренче һәм бердәнбер мәхәббәтләре 06.11.2022 Икесенең дә беренче һәм бердәнбер мәхәббәтләре
Арчада яшәүче Надежда һәм Ринат Мөхәммәтҗановлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Берсе 7, икенчесе 8 сыйныфта укыганда сөйләшеп киткәннәр. Дуслыклары мәхәббәткә әверелгән. Өйләнешкәннәр. Һәм менә 50 ел бергә алар.

Пенсионерларны «сөендереп» торалар 06.11.2022 Пенсионерларны «сөендереп» торалар
Нинди максат белән эшлиләр ул яңалыкларны - аңлашылып бетми. Пенсионерларны сөендерәселәре киләме, әллә көендерәсеме?! Билгеле инде, мондый хәбәрләр таратып, үз укучыларын җыеп, акча эшлиләр, диярсез. Әле менә яңа гына 13нче пенсия турындагы хәбәрләр йөрде. Редакциягә дә шалтыратып сорадылар. Чынмы ул хәбәр, дип. Без шунда ук Пенсия фондының халык белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

Легендар шәхес истәлегенә турнир уздырылды 05.11.2022 Легендар шәхес истәлегенә турнир уздырылды

Арча педагогика училищесында озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан, тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова белән татар телендә “Әлифба“ китабын чыгарган, татар теле китаплары һәм методик әсбаплар язган легендар шәхес Сәләй Гататдин улы Вагыйзовның туган көне иде.

Көллияттә әлеге шәхесләрнең истәлеген кадерләп саклыйлар. Биредә дөньяда бердәнбер “Әлифба“ музее урнашкан. Октябрь аенда гомумән Сәләй агага багышланган төрле чаралар уздырдылар. Республиканың урта махсус уку йортлары студентлары командалары арасында шахмат турниры уздыру тарихи вакыйга булды, дисәк тә ялгышмабыз.

Истә калырлык бәйрәм булды 04.11.2022 Истә калырлык бәйрәм булды
3 ноябрьдә "Яңарыш" ширкәте хезмәтчәннәре өчен истә калырлык бәйрәм булды.
-Без бу бәйрәмне азрак соңрак булса да,менә шулай зурлап үткәрергә булдык-диде ширкәт җитәкчесе Илгизәр Садыйков.
Ширкәтнең яңа инвестор кул астында эшли башлавына 5 ел булды. Шушы аз гына вакыт эчендә хуҗалык зур үзгәрешләр кичерде. 1200 баш сыерга исәпләнгән комплекс төзелә,аның өч торагы сафта инде. Хәзерге вакытта көнгә 25 тонна сөт савалар. Ел ярымлык азык әзерләделәр.

Арчада бәйрәм уңаеннан зур концерт 04.11.2022 Арчада бәйрәм уңаеннан зур концерт
Арча Мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан зур концерт булды.

Арчада күп төрле милләт халкы яши. Бу концертка шулар арасыннан да талантларны чакырганнар.

Безнекеләр радиода һәм телевидениедә 03.11.2022 Безнекеләр радиода һәм телевидениедә
"Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре массакүләм  мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшли. Мәдәни чаралар газета битләрендә, радио һәм телевизион  тапшыруларда һәрдаим яктыртылып бара.

 "Җидегән чишмә" Арча халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов "Татарстан радиосы"нда иртәнге эфирда чыгыш ясады. Шулай ук ГТРК "РОСИИЯ-ТАТАРСТАН"да "Хәерле иртә, Татарстан!" тапшыруында, ТНВ телеканалында театрның эшчәнлеге хакында сөйләде. Тапшыруда 4нче ноябрь Г.Тукай әдәби музеенда узачак "Сәнгать төне" кысаларында буласы спектакль белән таныштырды".

Штерә авылында яңа клуб ачылды 03.11.2022 Штерә авылында яңа клуб ачылды

Бүген Штерә авылында зур шатлыклы вакыйга – яңа клуб ачу тантанасы булды. Анда ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Әлеге бина федераль программасы кысаларында төзелде. Аны зәвыклы итеп, “Арча МСО“ ширкәте төзеде.

Лаеклы бүләк иясен тапты 03.11.2022 Лаеклы бүләк иясен тапты

Арча Укучылар сарае методисты, “Нур” балалар телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова олы бүләккә лаек булды.

Аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән “Татарстан Республикасы яшьләр политикасы өлкәсенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

«Кырлай» агрофирмасы алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде 02.11.2022 «Кырлай» агрофирмасы алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде

Бу турыда безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итте.

"Кырлай" агрофирмасы РФның авыл хуҗалыгы министрлыгының  "Бәрәңге үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен" алтын медале белән бүләкләнде. Һәм тагын "Игенчелекнең фәнни-нигезләнгән агроландшафт системасы" көмеш медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Барысына да куаныч! 02.11.2022 Барысына да куаныч!
2 ноябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров Арча шәһәренең ныклап төзекләндерелгән 8 номерлы балалар бакчасында булдылар.

Җиңү өстенә җиңү! 01.11.2022 Җиңү өстенә җиңү!
30 октябрьдә Казанда 2010-2011 елгы кызлар командалары арасында баскетбол буенча "Көзге хыял" дигән ярышлар булды. Ярышлар каты барды. Берәүнең дә бирешәсе килмәде. Арча командасы җиңүгә иреште! 1 нче урын! Тренерлары - Илсур Фәсхетдинов. Тренерлар көненә шәп бүләк булды бу! 2нче - Йошкар-Ола командасы, 3нче - Чабаксар командасы. Арчаларны җиңүләре белән котлыйбыз! Әле кайчан гына Пермьнән җиңү яулап кайткан иделәр. Молодцы!


Новости 501 - 600 из 3533
Страницы: