События

Арчаның Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы 125 еллык юбилеен билгеләп үтте 08.07.2017

Арчаның Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы 125 еллык юбилеен билгеләп үтте

Арчаның Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы 125 еллык юбилеен зурлап, бүгенге көндә эшләүчеләр һәм ветераннары белән бергә җыелып бәйрәм итте.

Быел Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы оешуга 125 ел тулса, киләсе елга Татарстанныкына 60 ел була. Ел саен юбилей. Узган атнада оешма хезмәткәрләрен юбилей белән котларга кунаклар да күп килде: район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, районның янгын часте, газ оешмасы вәкилләре… Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Мөнирә һәм Инсаф Абдуллиннар бәйрәм кичәсен дәртле җыр-моңнарына күмде.

Кунаклар арасында элеккеге җитәкче Габделнур Фәттахов та бар иде. Биредә ул үз кеше, хезмәткәрләрнең хәлен белергә еш керә. Хәзер аның эшен Әмир Әмирфатов дәвам итә. “Әмир озак еллар янгын частенда хезмәт куйган кеше буларак, һәр эшне белеп башкара, — ди ул. — Монда эшләгән еллар сагындыра. Ул елларда эшләве дә күңелле иде — ничә районга йөрисең, күпме кеше белән аралашасың бит! Безнең эшләгән еллар тотрыксыз 90нчы елларга туры килде. Ул елларда бар хезмәт бартерга башкарыла, акчасыз еллар иде. Ә хәзер акча кытлыгы булмагач, эшләве җиңелрәк. Хезмәткәрләргә теләгем: исән-сау булып, хезмәтләрен намус белән, җиренә җиткереп эшләсеннәр”.

Бүгенге көндә Арчадагы Бөтенроссия ирек-ле янгын оешмасында 7 кеше эшли. Ә заманында оешма берничә районны берләштергән булган: Арча, Саба, Кукмара, Биектау, Балык Бистәсе районнарына хезмәт күрсәткән. Бәйрәм элеккеге хезмәттәшләрне очраштырып, үткәндәге хатирәләренә ирек бирде.

Сабадан килгән Рима Кашаповага да насыйп булды андый бәхет. 1973-1994 елларда ирек-
ле янгын оешмасында эшләп лаеклы ялга чык-кан Рима апа җитәкчелек тарафыннан үзләренә әле дә җылы караш булуына сөенә. “Сабадагы оешманы бер егет ачты, өлкәннәр көнендә ел саен котлап китәләр. Онытмыйча, бүген монда чакыруларына да рәхмәт”, — ди ул. Ул эшләгән елларда оешма Арчада прораб участогы булып, аңа башка районнарның мастер участоклары караган. Рима апа Сабада мастер булып эшләгән. Ул эшләгән еллар үткән заманның тарихына әйләнеп бара. “Электр-үлчәү эшләрен, оешмаларга, мәктәпләргә мич-торба эшләрен башкардык, янгынга каршы сиптерү өчен мотопомпаларны төзәтә идек, агач складларны янгынга каршы (агач булса да, янмый торган итеп) махсус сыекча белән буяп эшкәртү, янгынга каршы сигнализацияләр урнаштыру да без башкарган хезмәтләр булды. Мин 80 яшькә җитәм инде. Шөкер, пенсияләр җитә, тормышыбыз әйбәт, ирем исән-сау”, — дип сөйли ул. Ул еллардагы хезмәтләрдән бүген дә әлләни үзгәреш юк сыман. Эш фронты гына азайган — газ яга башлагач, йортлардагы төтен юллыгын газ оешмасы тикшерә, электр эшен энергия оешмалары үз карамагына алган.

Оешманың юбилейлары күп булыр әле. Ул бәйрәмнәргә, инде ул чакта лаеклы ялга чыккан бүгенге хезмәткәрләр дә чакырылыр. Ә бу бәйрәмгә чакырган өчен һәркем җитәкчелеккә рәхмәт укый. Бер очрашу — бер гомер бит.

Розалия ЗИННӘТОВА





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение