События

Гөберчәктә китап укучылар әдәби мәйданда очрашты 09.07.2017

Гөберчәктә китап укучылар әдәби мәйданда очрашты

“Табигать ул — гүзәллек, тылсым, могҗиза!”

Әйе, табигать безне таңга калдырырга ярата. Һәрдаим үзен көтмәгән яктан ачып сала. Ул бөтен барлыгы белән бүген безнең алда. Табигать-без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары, барчасы да-барыбыз да…

Мәхәббәт төз наратлар, зәңгәр сулы күлләр, саф һава… Табигатьнең мондый гүзәл почмагы сирәк урыннарда сакланып калган.

Әдәбият әсәрләре аша без бүген табигать кочагына омтылабыз, әдәбият теленең сихри мөмкинлекләреннән файдаланып, табигать көен тыңларбыз, аның матурлыгын күрербез һәм тоярбыз. Чөнки табигатьне тоймаган кеше — рухи гарип кеше ул.

Һәрбер зур елганың башлангыч урыны бар. Әдәбият елгасының бөек башлангычын да Г.Тукай дип әйтәләр. Чөнки бөек талантны Тукайга табигать биргән. Ләкин иң бөек талант та шулкадәр аз вакыт эчендә ун мең шигырь һәм илледән артык чәчмә әсәрләр язып калдыра алмас иде. Аның кара урманнары, туган як табигатен тасвирлаган искиткеч әкиятләре гүзәллеккә омтылу хисе уята. Бу әсәрләр аша табигать мизгелләрен тоясың, аның һәр мизгелендә, тавыш аермачык ишетелеп торган саф һавада, без тау башына менәбез, авылның табигатенә сокланабыз, беренче кояш нурларын каршылыйбыз. Әдәбият әсәрләрен яратып укучыларыбыз белән экология елына багышлап “Ак калфак “ оешмасы “Табигать ул — гүзәллек, тылсым, могҗиза!” әдәби мәйдан үткәрдек. Табигать матурлыган чагылдырып язылган шигырьләр, җырлар җырладык, төрле татар халык уеннарын уйнадык. «Габдулла”, ”Почмак алыш”, “Әйт, күгәрчен” кебек татар халык уеннарын балалар яратып уйныйлар. Кызыклы табышмакларга җавап таптылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Үткәрелгән чарадан һәркем канәгать булып калды.

Гөлфирә Зарипова, Гөберчәк авыл китапханәчесе





Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение