Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арча районында елга ярларына агач утыртачаклар
Татарстанда экология елы хакимлек итә. Районда экологияне саклау — безнең көндәлек яшәү рәвеше. Ел саен яз, көз районда чисталык икеайлыгы игълан ителә.
Экология елы уңаеннан корылган әңгәмәдә без ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Радик ШАҺИӘХМӘТОВ белән сөйләшүне нәкъ менә шул хакта башладык.
— Радик Дамирович, чисталык икеайлыгының нәтиҗәләре сезнең өчен куанырлыкмы?
— Икеайлык итеп ул район халкы өчен игълан ителсә, бездә нәтиҗәләр ярты еллык күрсәткечләр белән исәпләнә. Әйтик, ярты ел эчендә безнең идарә тарафыннан 459 тикшерү булган, тәртип бозучыларга 447 беркетмә төзелгән. Узган ел белән чагыштыр- ганда бу 85 процентка күбрәк. Экологик тикшерүләр барышында күбрәк юридик затларга басым ясала. Физик затларга килгәндә, элек авылларда гына түгел, Арча үзәгендә дә тәртипсезлек очраклары еш очрый иде (хәтта юынтык суны капка төп-ләренә чыгарып түгәләр иде), тикшерүләр еш уза башлагач, халык тәртипкә өйрәнде. Тирә-ягыбызның чисталыгы үзебез өчен бит.
— Законсыз чүплекләр белән ничек көрәшәсез?
— Бу өлкәдә балалар, өлкәннәр белән бергәләп эш алып барабыз. “Мәктәп патруле” проекты нык ярдәм итә: балалар телефоннан законсыз чүплекләрне фотога төшереп җибәрә һәм ул чүплек бер ай эчендә юкка чыгарыла. “Халык контроле” ярдәмендә дә закон бозулар ачыклана. Өченче ел рәттән инде вертолет белән районнар территориясе аша узып, законсыз чүплекләрне табабыз. Быел гына да дүрт очыш булды.
— Чисталык буенча Арча районы республикада ниндиләр рәтендә һәм бездә сулыклар нинди халәттә?
— Республикада безнең төньяк төбәк чисталардан санала. Сулык-
ларны, нигездә, авыл хуҗалыгы оешмалары пычрата. Суның чис- талыгын белү өчен ай саен Казанка елгасының Биектау районы белән кисешкән урынында сыйфатын тикшертәбез. Безнең районнан су чиста булып чыгып китә. Узган ел Биектау, Казан тирәсендә күпләп балык үлү очраклары булды, ләкин бездә андый хәл күзәтелмәде. Терлек калдыкларыннан пычранган суда зәңгәрсу-яшькелт суүсемнәр үсә, шул бүлеп чыгарган матдәдән балыклар үлә. Андый суүсемнәр фосфор белән азот күп булган җирдә үсә.
— Терлек калдыклары белән көрәшү юлы юкмы?
— Быел яз Казан мәктәп-
ләренең берсендә узган экология дәресендә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм шунда Казанка елгасы буена саклану кыры —хайваннар килә алмый торган итеп агач утыртырга кирәклеге турында фикер әйткән иде. Без моны быел ук тормышка ашыра башларга булдык: Казанка елгасының Кадрәк янындагы ярларында һәм Көтек буасы ярында ике яклап санитар кыр булдырырга җыенабыз. Ул кырны суга көтү керә алмый торган итеп ясау кирәк. Киләсе ел планына Арчада “Казансу” паркыннан ерак булмаган елга ярына 7 чакрымлы 72га мәйданга да агач утырту кергән. Агачлар Саба урманчылыгыннан кайтартыла һәм аны урманчылар үзләре утыр- тачак. Утыртып бирү генә түгел, агачлар ныклап үсеп киткәнче 3-4 ел карап, корыганнары урынына яңаларны утырту да алар карамагында булачак.
Балыкчылар игътибарына да мөһим мәгълүмат җиткерәсем килә: экологик кагыйдәләр буенча яр буена машина белән 100 метр якын килергә ярамый. Бүгенге көндә без елгага якын куелган машина хуҗалары белән “көрәшәбез” һәм елга ярларына су саклау зонасы билгеләү белән мәшгульбез — Казанка ярларына “Керү тыела” дигән билгеләр куябыз. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 3 меңнән 8 мең сумга кадәр штраф каралган. Рейдлар барышында 40лап машина хуҗасына штраф салынды. Шуны онытмасак иде, хөрмәтле райондашлар! Без бер фикердә яшәгәндә генә районыбызның табигате чиста, сулар һавасы саф булачак.
Розалия ЗИННӘТОВА
Арча Хәбәрләре