Арча килене Гүзәл Идрисова: "Илназ "финиш"ны белми"
Күп балалы ана булу бөтенләй башкача. 1-2 бала тәрбияләп, аннары урамга чыгып: "Шулкадәр арыйм", – дип сөйләп йөргән аналарны һич аңламыйм. Өйдә бер бала белән генә калсам, бар эшне дә эшләп өлгерәм: ашарга да пешерәм, өйне дә җыештырам... “Бер бала – юк бала”, – дип юкка әйтмиләр инде. Шимбә, якшәмбе көнне өч бала да өйдә була. Бу көннәрдә бернинди өй җыештыру юк, чөнки шундук артыңнан “тәртип” ясап куялар.
Күп бала күңелле ул. Бер-берсе белән уйнап үсәләр. Дөресрәге, 5 минут уйныйлар, 5 минут сугышалар. Хәзер кечкенәсе дә араларына керә башлады. Сугышсалар да, бер-берсеннән башка тора алмыйлар, шундук ямансулыйлар.
Элек бер генә бала булганда, күршеләргә калдырып булса да, эшкә бара идем. Өч баланы алай җайлы гына калдырып булмый. Илназның әнисе дә, минеке дә һаман эшли, булышыр кешебез юк. Алсу исемле яшь нянябыз бар. Бик кирәк булганда аңа мөрәҗәгать итәбез. Бер бала өчен сәгатенә 150 сум түлибез. Өч балага – 450 сум. Кыйммәт булса да, кеше арасына чыгып, яңа сулыш алып керәм.
Өч бала җиткәндер, дим. Әмма әтиләре "финиш"ны белми, ул "кыз бала тапканчы..." ди.