События

Яңа Кырлай “Тукай оныкларын” җыйды 13.07.2017

Яңа Кырлай “Тукай оныкларын” җыйды

8 июньдә Яңа Кырлайда татар мәдәниятын өйрәнү, татар телен үстерү буенча оештырылган “Без – Тукай оныклары” дигән җиде көнлек лагерь эшли башлады. Быел биредә Астрахань, Оренбург, Киров өлкәләреннән, Удмуртия, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан, Казахстаннан, Татарстанның барлык районнарыннан килгән 300 бала ял итә.

“Без –Тукай оныклары” лагерына узган ел нигез салынды. Оештыручылары – Татарстан Республикасы мәдәният һәм фән министрлыгы, мәгариф һәм фәнне үстерү институты, Арча педагогика көллияте һәм район мәгариф идарәсе. Вожатыйлар – Арча педагогика көллияте студентлары. Казаннан, “Шаяннар һәм тапкырлар” клубыннан да егетләр һәм кызлар бар.

Ял итүчеләр өчен иң кызыгы – алар биредә чатырлы “шәһәрчек”тә яшәячәк. Шунда ук теннис, спорт инвентарьлары белән уен мәйданчыгы, саф һавада юыну урыннары, осталык класслары өчен махсус урыннар. Көннәре генә булсын. Яңгырлардан качу ысулын да тапканнар. “Иң кыйммәтлесе – балалар сәламәтлеге” дип, лагерьдагыларны мәктәпкә урнаштырганнар. Мәктәп бинасын ягып җылытканнар да әле.

– Сыйныф бүлмәләрендә район мәктәпләре укытучылары җыр, бию, татар фольклоры, чигү, тегү, бәйләү, милли гореф–гадәтләр буенча осталык класслары оештыра. Моннан тыш вожатыйлар нәфис сүз сөйләргә, гитарада уйнарга, төрле спорт уеннарына өйрәтә, – ди лагерь җитәкчесе Энҗе Минҗанова. – Гомумән, лагерьда тормыш кайнап торачак. Очрашулар, сәяхәтләр, күңел ачу кичәләре, бәйгеләр, кызыклы чаралар… Балаларга ошар, дип өметләнәм.

Аларга биредә беренче көннән ошый. Яшеллеккә күмелгән ял аланы, саф һава, иркенлек, тынычлык, романтика… Биш тапкыр туклану каралган. Менюда (көнгә бер балага 283 сумнан) яшелчә, җиләк–җимеш, ит, сөт, камыр ризыклары, соклар. Рәхәтләнеп ял итү өчен тагын ни кирәк?

– Без Оренбургның Рәдүт авылыннан, – диделәр 8–11 сыйныф укучылары Алинә, Руфина, Диана. – Татар телен яхшылап өйрәнергә дип килдек. Безгә ул атнага бер сәгать кенә керә. Бик матур тел ул. Безгә ошый.

– Ә без Лаеш районының Габишево бистәсеннән, – диделәр Ангелина, Дарина, Мәликә һәм Вероника. – Рус мәктәбендә укыйбыз. Татар теле дәресе керә, тик сөйләшә алмыйбыз. Ә лагерьда безгә бик ошый.

Казахстаннан да лагерьга быел 14 бала килгән. Узган ел дүрт кенә булган.

Татарча өйрәнергә теләүчеләр өчен педагогика көллияте укытучылары тиз арада татар телен өйрәнү курслары алып барачак. 20дән артык кеше анда шөгыльләнергә теләк белдергән инде.

Лагерьны ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева, әйдәп баручы киңәшче Гөлия Мусина, мәгарифне үстерү институтының милли лабораториясе җитәкчесе Рәсимә Шәмсетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Ибраһимов катнашты. Алар балаларга матур һәм файдалы яллар, истәлекле мизгелләр, якын дуслар табуларын теләде. Вожатыйлар чыгыш ясады. Төркемнәр үзләре белән таныштырды.

Гөлсинә Зәкиева







http://arskmedia.ru/2017/07/12/ya-a-kyirlay-tukay-onyiklaryin-yiydyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение