|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
18.07.2017
Быел урак кыен булачак
18 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Арча районында булды. Ул муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев белән комбайннарның урып-җыюга әзерлеген кабул итүдә катнашты. Аннан соң хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
— Урып-җыю быел кыен булачак, — диде ул. — Әле вакыт бар, ныклап әзерләнегез.
Николай Титов “Курса МТС”ы ширкәтенең Сарай-Чокырча авылында яңа төзелгән ашлык чистарту линиясен карады. “Казанка” хуҗалыгы басуларындагы игеннәрне карап үтте, терлек азыгы әзерләүнең торышы белән кызыксынды, ширкәтнең терлекләр лагеренда булды.


http://arskmedia.ru/2017/07/18/byiel-urak-kyien-bulachak/
