События

Арчада район Советы утырышы узды 19.07.2017

Арчада район Советы утырышы узды

15 июльдә өченче чакырылш Арча район Советының чираттагы 16 нчы утырышы булды. Аны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев ачты һәм алып барды.

Утырышта район финанс-бюджет палатасы рәисе  Фәнис Исмәгыйлев “Арча муниципаль районының 2017 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше” турында чыгыш ясады.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина “Арча муниципаль районында 2017-2018 елларда экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча муниципаль  программаны тормышка ашыру турында” чыгыш ясады.

Утырышта шулай ук муниципаль хосусый актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре каралды.

Район Советы утырышы карарлары белән Арча муниципаль районының рәсми сайтында танышырга мөмкин.




http://arskmedia.ru/2017/07/18/archada-rayon-sovetyi-utyiryishyi-uzdyi-4/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение