События

Сабантуйда һәркем бүләк алды 17.07.2017

Сабантуйда һәркем бүләк алды

Сабантуйны балалардан да ныграк көтеп алучы кеше юктыр. Һәркемнең күңелендәге балачак хатирәләре арасында иң зур урынны алып тора бу бәйрәм. Оештыручылар ел да балаларның кызыксынуын исәпкә алып, алар өчен чара, уеннарны күп оештыра. Һәммәсендә катнашып кына өлгер!

Үзәк мәйдандагы уеннарда бала-чага рәхәтләнеп бәйрәм ахырына кадәр уйный. Анда катнаша алмаучылар өчен дә борчыласы юк — стадиондагы бер махсус мәйданчык балалар өчен бүлеп бирелгән. Анда һәр елны балалар бакчалары коллективлары нәниләрнең күңелен күрә, бәйрәм рухы бүләк итә. Быел да мәйданчыкта балалар бик күп иде. Махсус сәхнәдә теләүчеләр җыр-биюләрен башкарса, уйнарга атлыгып торучылары бихисап. Мәйдан читендә сөйләшеп торган ханымнарга сүз каттым. Әниләр икән. “Бу мәйданчыкка бер ел да килми калган юк, — ди Арчаның 1 нче балалар бакчасына йөрүче Риназның әнисе Алсу Зиннәтуллина, — Сабантуйга төшешли үк улым: “Безнең апайлар уйната анда”, — дип шушында керә. Мондый мәйданчыкны оештырулары бик әйбәт булды, чөнки бар бала да кыюланып үзәк мәйданда барган уеннарга керә алмый бит”. Тагын берничә әти-әни мәйданчык өчен оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Бер читтә район мәгариф идарәсенең балалар бакчасы буенча методисты Алинә Мөхәммәтшина да балаларны күзәтеп тора иде, аның белән аралаштык. “Аеруча Сабантуйларда уйнала торган милли, мәсәлән, капчык киеп йөгерү, тоннельдән чыгу, кәләпүш, йөзек салыш кебек уеннарга басым ясала. Шулай ук балаларның аң-белем дәрәҗәсенең үсешен чагылдыручы уеннар һәм спорт уеннары да читтә калмый. Бүген биредә Арчаның сигез балалар бакчасы хезмәткәрләре көне буе балаларга күңелле бәйрәм ясый, һәр катнашкан бала бүләк алып кайтып китә”.

Бүләк дигәннән, уеннарда катнашмыйча да бүләк белән кайтып китүчеләр булды Сабантуйдан. Мәсәлән, газетабызның arskmedia.ru сайтында барган “Гаиләм — минем горурлыгым” фотоконкурсы җиңүчеләре: 1 урын яулаган Гарифуллиннар, 2, 3 нче урын алган Ибраһимовлар һәм Гыйльфановлар гаиләләре. Аларга бүләк ителгән истәлек сәгате гаиләләрнең бәхетле мизгелләрен санап яшәр. Конкурста катнашкан 10 гаиләгә һәм алар өчен тавыш бирүдә вакытын жәлләмәгән, көч биреп торган укучыларыбызга зур рәхмәт!  “Арча” радиосында барган хит-парад җиңүчеләре Сабантуй кунакларына бүләк итеп үзләре дә җырларын башкарды.

Киләсе Сабантуйларда очрашканга кадәр!

                                                    

http://arskmedia.ru/2017/07/17/sabantuyda-arkem-b-lak-aldyi-foto/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение