Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Түбән Атыда җиләк күп тә, эре дә
Быел ачык һавада үсүче яшелчәләргә уң килмәде. Инде җәйнең яртысы үтеп бара. “Питрау җитте — җәй бетте”, ди халык мәкале. 12 июль көнне керәшеннәр Питрау бәйрәмен билгеләп үтте. Димәк, уңышка өмет аз.
Теплицалары булучылар зарланмый анысы, алар кыяр-помидорны күптән авыз итте. Мондый җәйләр киләсе ун ел буе дәвам итәргә мөмкин, ди синоптиклар. Болай булса, теплица ясаучыларга эш күп булачак.
Теплица хуҗаларыннан уңыш хакында төрле фикер ишетергә туры килә: яхшы дип мактанучылар да, уртача дип бәяләүчеләр дә бар. Ә теплицада кыяр үстереп халыкны тәэмин итүчеләрнең уңышы ничек икән? Шушы сорау безне Түбән Атыга, кыяр үстерүче Дамир Хәлиуллин янына алып китте.
Иртәнге 9 тулып кына киткән. Көн саен явып торган яңгырны оныттырып, болытлар арасыннан арынган кояш елмая, җиләс һава. Биредә эшләүче Илдар Шәфигуллин белән теплицалар буйлап сәяхәткә киттек. Беренчесендә кыярларны бетереп (берән-сәрән генә кыяр калган, инде үстерү вакытлары туктап, картайгач, кыярны йолкыганнар), аның урынына помидор утырту белән мәш киләләр. Гомумән, кыяр теплицаларда аз калган инде, алары да соң утыртылганнары. Ә чүлмәкләрдән җиргә күчереп утыртасы помидорлар күп әле. Кыярдан бушаган теплицаларны помидор тутырачак. Помидорны узган ел үстерә башлаганнар, беренче елында ук табышлы булган. Инде помидорлар өлгерә дә башлаган. Бер теплицада помидорлар тулы тартмаларны машина әрҗәсенә төйиләр иде, икенчесендә кыяр тулы тартмаларны. Болар Казанга сатуга китәчәк уңыш. Көн саен иртәнге 7 дән 10 га кадәр уңышны җыеп, машиналарга төяп, сатып алучыларга озаталар.
— Узган ел белән чагыштырганда уңыш бераз гына кимрәк, ләкин бәяләр югары. Ә продукция- безгә халык ихтыяҗы ел да зур. Быел көннәрнең болытлы торуы, кояш чыкмау телицадагы яшелчәләргә дә сизелә, шунлыктан, уңыш кими, — ди Дамир Хәлиуллин.
7 га мәйданда 8 теплицасы бар Хәлиуллиннарның. Анда 80 гә якын кеше хезмәт итә. Кыяр-помидор, җиләк янәшәсендә быел кәбестә дә үстерә башлаганнар. Аларында да шушы ук кешеләр эшли. Без килгәндә җиләк җыялар иде. Аны савытларыннан машинадагы тартмаларга бушаталар. Бу җиләкләр Арчага, Әтнәгә сатуга китә икән. Ул арада бер машина килеп туктады, җиләк алырга килгәннәр. Шулай үзләре килеп алучылар да шактый икән. Җиләкнең эрелеге! “Быел җиләк күп, — ди Дамир абый. — Бәясе кыйммәт түгел, елдагы бәя. Җиләкне утыртканның өченче, дүртенче елында яхшы уңыш бирә диюләре дөрес икән, быел, өченче елында җиләк яхшы уңышы белән сөендерде”.
Биредә эш октябрь ахырына, соңгы помидорлар җыеп алынганчы дәвам итәчәк. Аннан, пленкалар җыеп алынып, теплицалар бераз ял иткәч, декабрь урталарында тагын эш кайный башлый — яңа пленкалар җәяләр. 1 гыйнварда туфракка кыяр орлыклары күмелер, ә мартта инде алар беренче кыярлары белән куаныдырыр. Тормыш шулай дәвам итә.
Розалия ЗИННӘТОВА
http://arskmedia.ru/2017/07/14/t-ban-atyida-ilak-k-p-ta-ere-da/