События

Уңганнар алар кебек була 20.07.2017

Уңганнар алар кебек була

Иске Җөлбидә яшәүче Ләйлә һәм Рәдиф Сәфәровлар белән Аю күле дип аталган елгалыкта, печән җирендә очраштык. Рәдиф кече уллары Радик белән печән чабып, Ләйлә җыеп йөри иде. Аңлашыла да инде, җәйге көн ел туйдыра, диләр, күк йөзе яктырып, яңгыр туктап торганда булдырам, табам дип торган авыл кешесе ничек өйдә ятсын.

– Елга ун трактор йөге печән кирәк. Әлегә кадәр көн булмады. Чабылганы да басуда калып әрәм булды, – диде Рәдиф – Быел печәне күп, анысы. Без бит басу печәне генә ашатабыз. Хуҗалыктан ашлама сибеп үстерелгән печәнне алырга тырышмыйбыз. Шуңа сөтебез дә тәмле була.

Көтеп алынган көнне дә эштән бүлдергәнгә гафу үтенеп, сөйләшеп киттек. Рәдиф үзе шушы авылныкы, ә Ләйлә күрше Орнашбаштан. 30 ел инде бергә гомер итәләр, өч бала тәрбия- ләп үстергәннәр. Олы кызлары Рәмилә Әтнәдә эшли, Ландышлары педагогика көллиятен тәмамлап, Алабугага югары белем алырга китәргә әзерләнә, Радик педагогика көллиятендә укый.

– Без Ләйлә белән Казанда таныштык, – диде Рәдиф. – Күрше авылда яшәп бер–беребезне белмәгән идек. Ике елдан өйләнешеп тә куйдык. Шул чорда газлар кереп авыллар күтәрелеп китте бит. Киткәннәр авылга агылды. Без дә кайттык. Дүрт баладан мин бердәнбер һәм төпчек ир бала, аннан әти–әни дә ялгыз. Комбайнда, тракторда эшли башладым. Минем әти дә гомер буе механизатор булган. Олыгайгач та тракторга утырып, миңа булыша иде әле.

Хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы була Рәдиф. “Нива” комбайннары арасында районда беренче, икенче урыннарны алып килә, югары күрсәткечләргә ирешә. ”Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек була. Ә Ләйлә китапхынәдә җыештыра, кибеттә сата, декрет ялыннан соң хуҗалыкта төрле эштә йөри.

– Берзаман хуҗалык хезмәт хакын бирә алмый башлады. Гаиләне алып барырга кирәк бит. Сыерлар алдык та (башта өчне, аннан бишкә җиткердек, хәзер алты баш), сөт, эремчек, каймак, май сатарга Казанга йөри башладык. Базарда билгеле бер урыныбыз, көнебез бар. Туганнарыбыз яшәгән урында да безне көтеп алалар. Иртән алты тулганчы барып җитәбез, – диде Рәдиф.

– Иртән дүртенче яртыда аяк өстендә инде без. Кышын ял итәбез, алтынчы яртыда торабыз. Кич җидедә эшләрне бетереп керәбез дә, сепарат аертырга, май язарга тотынабыз, – дип кушылды Ләйлә. – Кайнанам, кайнатам (мәрхүм инде) бик ярдәм иттеләр. Кайнанам өебезнең йозагы инде. Бер минут тик тора белми ул. Балаларыбыз – уң кулларыбыз.

Рәдиф комбайнны да ташламый. Ул вакытта Казанга йөрүләр тукталып тора, сөтне үзләрендә генә тапшыралар. Чөнки урып-җыю чоры башлануга, басуга чыгып китә ул (быел үзенә ”Вектор” комбайны кайткан). Әмма иртән терлекләрне карарга да өлгерә.

– Сер булмаса, бер сыердан күпме чиста табыш аласыз?

– Юлга бензинны, ветеринария табибы белешмәләрен, базарда урын өчен түләү исәпкә алына. Азык өчен дә күп кирәк. Печәнне үзебез әзерләсәк, ашлыкны сатып алабыз. Пай җирен бер эшмәкәргә арендага тапшырган идек. Аның өчен ул икмәк, салам, печән бирә. Комбайнда эшләгән өчен ярты бәядән икмәк алам. Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, һәр сыер өчен субсидия биреп бара. Күп булмаса да, файдасы сизелә. Аннан сыер ел буе бер төсле сөт бирми бит. Җәйге айларда артып, кышын кимеп китә, – ди Рәдиф. – Барын да исәпкә алганда, бер сыердан елга якынча илле мең тирәсе чиста табыш чыга. Арттырмасак та, сыерлар санын киметмәскә исәп. Менә әле 120 мең сумлык грант алып булмас- мы, дип өметләнәбез.

Азмы, күпме, әмма ай саен кереп барган өстәмә даими акча. Әнә шулай кечкенә генә авылда гөрләтеп яшәп ята бу гаилә. Эшләгән, тырышкан кешегә кайда да яхшы. Йорт–җирләре әйбәт, тормышлары мул, ике машиналары, тракторлары бар.

Буш вакытлары юктыр да инде, дисәк, табалар икән. Кышын гаиләләре белән бергәләп чаңгы шуарга йөриләр. Рәдифнең бер көн дә чаңгыга басмый калганы юк. Туктаусыз хәрәкәттә булган кеше кышын да тик ята алмый.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

http://arskmedia.ru/2017/07/14/u-gannar-alar-kebek-bula/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение