События

Түбән Мәтәскәдә рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды 22.07.2017

Түбән Мәтәскәдә рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды

Түбән Мәтәскә мәчете каршында июль башында балаларга ике атналык рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды. Бу курсларга балалар бик теләп йөрделәр.

Мәчеттә балаларга ял итү өчен бөтен шартлар да тудырылды. Көнгә бер мәртәбә тәмле, җылы ризык белән тукландылар. Бу ризыкларны, үзләре дә мәчеткә йөреп, дин юлына кереп киткән өлкән апалар әзерләп балаларны сыйладылар.

Мәчеттә балаларга дини гыйлем,әдәп-әхлак кагыйдәләре, намаз уку тәртибен дә өйрәттеләр. Балалар бик тырышып Коръәннән сурәләр ятладылар. Ир балалар көн саен азан да әйттеләр. Һәр көнне яңгыраган бу азан тавышы балаларның үзләренә һәм әти-әниләренә дә бер куаныч, горурлык булды. Балаларны тирән дини гыйлемле мөгаллимәләр Хәлфина Гайшә һәм Фәсәхиева Рузилә абыстайлар укытты. Алар чын күңелләрен биреп балаларны иманлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле итү өчен барлык көчләрен куйдылар. Аларның бу изге эш-гамәлләре җәмгыятебезгә рухи яктан камил шәхес тәрбияләү өчен бик мөһим һәм бик тә урынлы .

Балаларның мәчеттәге ялын файдалы һәм кызыклы итү өчен авыл халкы да бик теләп үз өлешләрен керттеләр.Шулар ярдәме белән 14 нче июль көнне мәчет каршында балалар өчен бик күңелле Сабантуй бәйрәме дә оештырылды. Бу бәйрәмдә балалар ике атна дәвамында өйрәнгән барлык белем- күнекмәләрен, үзләренең осталыкларын авыл халкына һәм ата-аналарга күрсәттеләр. Сабан туенда балалар Коръән сүрәләре генә сөйләп калмадылар, алар өчен кызыклы булган төрле уеннар да уйнадылар. Шушы уеннарда иң җитезләргә һәм савап буенча иң югары баллар җыйган балаларга төрле истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Мәчеттә оештырылган курсларда йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре бу ялдан бик тә канәгать калдылар. Бу изге эшне оештырган һәм оештыруда катнашкан барлык изге күңелле апаларга Аллаһы Тәгалә үзләренә уйламаган җирдән әҗер- савапларын бирсен. Аларга ныклы сәламәтлек , изге эшләрендә алга таба да зурдан-зур уңышлар телибез. Бу мәрхәмәтле эш киләчәктә дә дәвам итәр, балаларыбыз күңеленә салынган иман орлыклары югалмас, алар киләчәккә файдалы кешеләр булып үсәр дип ышанып калабыз.

Барлык әти-әниләр һәм әби- бабайлар исеменнән балаларның җәйге ялын кызыклы һәм дә файдалы итеп оештырган апаларга чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Сәгъдиева Халисә Камил кызы

http://arskmedia.ru/2017/07/22/t-ban-mataskada-ruhi-salamatlander-kurslaryi-oeshtyiryildyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение