События

Быел Арчада урак үзенчәлекле булачак 24.07.2017

Быел Арчада урак үзенчәлекле булачак

Бер таныш умартачы: “Сөенечле хәбәр әйтимме?” – дип шалтыратты. Сөенечле хәбәрне кем яратмый инде: “Әйтеп кара, бал суырттыңмы әллә?” – дим.

– Суыртуын әле суыртмаган, әмма рамнар тулган, дөрес, әлегә печатьләмәгәннәр.

Икенче көнне тагын бер умартачы белән сөйләшергә туры килде: “Быел бал юк, үзләренә җитәрлекне җыя алсалар ярый инде”.

Бал булу-булмауның сәбәпләре күп, билгеле. Уңай вакыт килгән елны да көчсез оя балсыз калырга мөмкин. Ә көчле гаилә беркайчан да сынатмый.

Әлеге кереш өлешен китерү юкка гына түгел. Бал кортлары кешеләр өчен дә менә дигән үрнәк бит ул. Менә быел басуларда мул уңыш өлгереп килә. Аны югалтуларсыз җыйнап алу өчен гаять зур тырышлык, яхшы әзерлек, бердәмлек кирәк булачак. Төп урак сентябрьгә туры килергә дә мөмкин, ә ул инде көз ае.

17–18  июльдә районда хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген кабул итү үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

– Быел урып-җыю җиңел булмаячак, – диде Николай Титов хуҗалык җитәкчеләренә. – Коры ашлык кайтуга исәп тотмагыз. Үзегездә киптерү мөмкинлеге юк икән, башка юлларын эзләгез.

– Быел элеваторның әзерлеге яхшы, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Ашлык кабул итүдә бернинди проблема булмаячак, алдан килешүләр төзеп, сөйләшеп куярга гына кирәк.

Николай Титов “Яңарыш” ширкәтендә һәр комбайнны эшләттереп карады, сигнал утлары, янгын сүндергечләр, аптечка – берсе дә игътибардан читтә калмады.

– Сезгә быел эшләгән өчен күпме түләячәкләр? – дип сорады ул комбайнчылардан.

– Бер тонна ашлык суктырган өчен 87 сум, – дип ярдәмгә килде хуҗалык икътисадчысы. – Бер тонна суккан өчен 4 килограмм исәбеннән бушка ашлык та бирелә әле.

Бу сорауны министр урынбасары “Курса МТСы” ширкәтендә дә бирде. Биредә әле түләү тәртибен билгеләмәгәннәр иде.

Ә менә быел яңа оешып эшли башлаган “Казанка” хуҗалыгында 10 мең центнер ашлык суктырган комбайнчы 100 мең сум хезмәт хакы алачак.Кыска һәм анык җавап!

– Эшләгән кешегә нәкъ менә шул кирәк! – диде Николай Титов. – Комбайнчы кич өйгә кайт- канда бүген күпме акча эшләгәнен белсен, өйдәгеләргә әйтә алсын. Бу бик мөһим, чөнки бүген кешене кызыксындырып кына эшләтә аласың.

Николай Титов һәр комбайнның җыйгычы булырга тиеш, диде. Чөнки быел комбайннарны тәүлек буе эшләткән кеше отачак. Көндез турыдан туры урып җыярга, ә төнлә теземнәрне суктырырга.

Район башлыгы Илшат Нуриев быелгы урак өстенең катлаулы булачагын искәртте. Уңышның әйбәт булуы көтелә, әмма урып-җыю гадәттәгедән соңрак башланачак. Механизаторларга кызганмыйча, әйбәт хезмәт хакы түләргә.

– Ашлык ташый белмибез, – диде ул. – Юл буйларында чәчелеп калган ашлык турында узган ел да әйтергә туры килде. Ашлыкның өсте ябулы булырга тиеш.

Район җитәкчесе терлек азыга әзерләүнең дә игътибар үзәгендә булырга тиешлеген әйтте. Кукурузның рәт араларын эшкәртергә, бу культурага зур өмет баглыйбыз.

Николай Титов районның урып-җыюга әзерлеген быел узган елгыдан әйбәтрәк, дип бәяләде. Ул “Курса МТСы” ширкәтенең Сарай-Чокырча авылында яңа төзелгән ашлык эшкәртү линиясен карады, “Казанка” хуҗалыгы басуларын карап үтте, яңа төзелгән терлекләр лагеренда булды.

Ильяс Фәттахов



http://arskmedia.ru/2017/07/22/byiel-archada-urak-zenchalekle-bulachak/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение