События

Чишмә дә шатланды 26.07.2017

Чишмә дә шатланды

Арча күпфункцияле үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова күңелендә шулкадәр күп идея яши, әнә шул идеяләре аңа хезмәтен фанталарча башкарырга ярдәм итә дә.

19 июль көнне аның инициативасы белән биредә “Туган җиребезнең табигатен саклыйк!” исеме астында экологик фестиваль узды. Агымдагы экология елы кысаларында балалар күңелендә табигатькә, Җир-анабызга карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү максатына корылган чарага кемнәр генә кунакка чакырылмаган: “Ашыт” дәүләт тыюлыгы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов белән Гөлнара Абдрахманова, “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, бочче секциясенә йөрүче балалар, үзәктә узучы чараларда катнашучы балалар…

Экологларның районыбыздагы табигать байлыклары турында сөйләвен мөкиббән китеп тыңлады балалар. Фестивальнең ачылышында “Өмет чаткылары” табигать турындагы әйтемнәрен җиткерсә, бочче командасы кызлары — Зилә Сөнгатуллина, Ралинә Шакирова, Зәринә Әсхиева, Гөлүсә Гарифҗанова, тренерлары Фәрит Минхәиров белән бергәләп, күрсәтмә чыгышлары белән җанландырды. Фестиваль кунакларына, тамашачыларга Арча Үзәк китапханәсенең 1 нче филиалы мөдире Любовь Капралова китап күргәзмәсе тәкъдим итте. “Таттелеком” профсоюз оешмасы хезмәткәрләре дә балаларга бүләк белән килгән — үз хезмәтләре турында таныштырып алар балаларга флагчык, блокнот, ручка, шарлар өләште.

2015 елда Илмира Фазылҗанова күпфукнцияле үзәк каршында талантлы 10 баланы туплап “Күзгә күренмәс сакчылар” клуб берләшмәсе оештыра. Әнә шул 10 бала белән нинди генә игелекле эш башкармый алар: чишмәләрне, зиратларны чистарту, мохтаҗларга ярдәм итү дисеңме, шулай ук агач утырту, клубның тирә-юнен чистарту эшләрендә дә үз өлешләрен кертәләр. Яшьтәшләренең гел игелек кылу юлында йөрүе башка балаларны да кызыктырмый калмый, әлбәттә, бүгенге чарага 80 ләп бала җыелу — шуның үрнәге. Ә “Күзгә күренмәс сакчылар”ның бәйрәм көнендә клуб җитәкчесенең,  экологларның дипломнарына ия булу нинди горурлык булды!

Чара башында ук алар үзләренең җыр-биюләре белән чыгыш ясады. Алардан бушаган сәхнәне Наилә Хәнәфиева, Розалия Гапдерахманова, Азалия Әхмәтшина, Рамилә Гәрәева һ.б. җырлары ямьләде. Аннан сәяхәт Һади Такташ урамыннан чишмәгә таба “Туган җир сукмаклары буйлап” китте. Транспорантлар, флагчыклар күтәргән балалар табигатҗ турында җырлар җырлап урам буйлап атый. Биштәрләрендә табигать кочагында сыйланасы ризыклар. Балачакның иң рәхәт, күңелле мизгелләренең берсе бу.

Тау астындагы чишмә дә бу көнне үз янына килгән бала-чага тавышын үз иткәндер. Фестивальнең дәвамы чишмә янәшәсендәге болынлыкта дәвам итте.Монда балалар табигатьне рәнҗетергә ярамганлыкка басым ясалган мисаллар белән сәхнә күренешләре күрсәтте, командаларга бүленеп ярыштылар. Жюри-экологлар тарафыннан ярышның җиңүчеләре белгеләнеп, аларга “Җирне саклагыз!” дигән теманы сыйдырган дисклар, истәлек бүләкләренә ия булды.

Илмира Фазылҗанова фестиваль кунакларына, балаларга рәхмәт әйтсә, алар исә балалар күңеленә матурлык өләшә алуы, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә аз гына булса да өлеш кертә алуы өчен аның үзенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.  “Балалар күңелендә табигатькә карата аз гына булса да соклану. Ярату тәрбияләп булса иде, дигән хыяллар белән тотынган идем клуб төзегән вакытта, менә, нәтиҗәсен хәзер, ике елга якын вакыт узгач татыйм — 10 баланың яшәешенә кызыгып 80 гә якын бала җыелды. Биредәге өлкәннәр, балалар белән эшләүчеләр, без бу өлкәдә бергәләп эшләмәсәк, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде”, — ди Илмира Мәхмүт кызы.

Бәйрәмгә шатланып күктән кояш елмая. Аяк астында шау чәчәк, болын чәчәге, алар арасында чикерткә сайрый. Якында гына казлар каңгылдаша, бозаулар печән уртлый. Табигать-Ана бүләк иткән хозурлык. Мондый хозурлыкны күреп үскән баланың гомеренә туган ягының гүзәллеге уелып калачак. Һичшиксез.

Розалия Зиннәтова



http://arskmedia.ru/2017/07/25/chishma-da-shatlandyi-foto-video/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение