События

Арча китапханәсенә шахматчылар җыелды 28.07.2017

Арча китапханәсенә шахматчылар җыелды

Район үзәк китапханәсендә шахматчы Хәйдәр Сафин истәлегенә бәйге үткәрелде.

Хәйдәр Һашим улы 1940 елда Иске Му авылында туган. Хезмәт юлын укытучы булып башлый. Яңасала, Кәче авылларында мәктәп директоры булып эшли, гомеренең соңгы көннәренә кадәр район мәгариф бүлегендә методик кабинетны җитәкли. Пионерлар йортында балаларга шахмат уйнау серләрен дә өйрәтә. Шахмат ярышларында һәрвакыт оста уены белән сокландырыр иде. 2001 елның мартында безнең арабыздан китеп барды…

Район үзәк китапханәсендәге шахмат бәйгесе китапханә хезмәткәре Әлфия Галимованың чыгышы белән башланып китте. Бәйгедә Казан, Биектау, Кукмара районнарыннан һәм Мари иленнән дә шахматчылар килде.

Бәйге башланып китте. Уен уртасында шахматчылар чәй эчеп алдылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Казаннан (хәзер Күпербашта яши) Алексей Шибаев, 2 урынны Яңа Кенәрдән Таһир Самигуллин, 3 урынны Мари иленнән Олег Иванов, 4нче урынны Арчадан Мәхмүт Ногманов, 5нче урынны Биектаудан Альберт Вәлиуллин, 6нчы урынны Түбән Атыдан Мидхәт Гайнетдинов алды. Бәйгене оештыруда Марсель Хәлилов иганәчелек итте. Ә китапханә хезмәткәрләре Әлфия Галимова һәм Рәмзия Фәттахова әлеге чараны мәдәни дәрәҗәдә алып бардылар. Хәтта Халыкара шахматчылар көне уңаеннан шахмат тарихы буенча күргәзмә оештырганнар. Күргәзмә белән танышып, бергәләп истәлеккә фотога төштек.

Иң яхшы шахмат уйнаучыларга район мәгариф идарәсе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Уенның иң яшь һәм иң өлкән уенчыларына да бүләкләр бирелде. Бүләкләрне “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Тәлгат Җәләлетдинов тапшырды.

Бәйге зур оешканлык белән узды. Китапханә хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алып, бәйгене матур итеп үткәреп, тәмле тел белән озатып калдылар. Барлык шахматчылар исеменнән район үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

Әмир Шәяхмәтов, бәйгенең баш хөкемдары.



http://arskmedia.ru/2017/07/27/archa-kitaphanasena-shahmatchyilar-yieldyi-foto/

Возврат к списку


0
Рашит
Хайдар Хадиевич !!!
Имя Цитировать 0
Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение