События

Миллилек безгә сеңгән 30.07.2017

Миллилек безгә сеңгән

Әңгәмәдәшебез – Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегаты, Бөтендөнья татар конгрессының Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. Сүзне делегатның хәлләрен сорашудан башладык.

— Ялда, — диде әңгәмәдәшебез. — Үзебезнең яңа төзелә торган йортта эш белән мәшгульбез.

— Малайлар җәйне ничек үткәрә?

– Икесе дә “Шатлык” лагеренда ял итте. Хәзер Казанбашта әбиләрендә.

– Сезнең туган авыл Наласаның киләчәге бар, дип яңа гына газетада язып чыктык.

— Мин Татарстан Республикасында һәм Казан янындагы Арча районы, туган авылым Наласада яшәвем белән бәхетле. Наласада күпме кеше йорт  төзи! Менә без 4 ир туган. Өчебез авылда, беребез Арчада. Барыбыз да яңа йорт төзедек.

— Ә йортны ничек төзеп була?

–  Ир туганнарымның берсе чардуганнар ясый, икенчесе терлекләр тота, кредит аласың, шәхси ярдәмче хуҗалык, авыл хуҗалыгы программаларыннан файдаланасың – тырышлык кирәк.

– Район үзәгенә якын авылларда яшәүчеләргә уңайлы, Арчага яки Казанга барып эшли алалар. Ерак авылларда яшәүчеләргә нишләргә?

– Тәвәккәл, тырыш кешеләр авылларны яшәтә. Хәзер авылларда үз эшен башлап җибәргән эшмәкәрләр, фермерлар күренә башлады. Татарстанда гына түгел, чит регионнарга чыгып та тәҗрибәләрне күреп, өйрәнеп торабыз. Шундыйлардан Самара өлкәсенең Гали авылында, Чувашстанның Шыгырдан авылында булдык. Шыгырдан авылын гына әйтеп үтәм. 6 меңнән артык кеше яши. 1700дән артык йорт, 7 мәчет бар. Ел да 80-90 пар өйләнешә, 100ләп бала туа. Егетләрнең берсенә төп йортта калу һәм үз милләтендәге кызга өйләнү шарт итеп куелган.  Яшьләр үз эшләрен булдырганнар. Бездә дә андый авыллар булачак, дип уйлыйм. Хәзер авылларда да дәүләт программалары ярдәме белән күп итеп сыер, терлек тота, яшелчә, икмәк үстерә, агачтан ишек, тәрәзәләр эшләп, аш-су әзерләп сату белән шөгыльләнә башладылар.

— Элек милләтнең данын еракка җибәрүче нинди мәгърифәтчеләребез, сәүдәгәрләребез булган! Татарлар кая гына сибелмәгән! Хәтта Төркиядә тулы бер татар авылы яши.

– Татар конгресы корылтаена килгән Кытай, Америка һәм башка илләрнең татарларына гаҗәпләнәм. Кытай татары менә дигән итеп татар телендә сөйләшә!

–  Телне без иң элек гаиләдә сакларга тиеш, шулай бит!

– Әлбәттә! Татар милләтендәге балаларның өйдә дә русча сөйләшүе һәм алар белән әби, бабаларының да телне вата-җимерә рус телендә сөйләшүе йөрәкне әрнетә. Һәр милләт гаиләдә үз ана телендә рәхәтләнеп сөйләшсен, рус телен бала болай да өйрәнә. Мәсәлән, безнең Наласа авылында башлангычта балаларның дәреслеге татар телендә булса, эш дәфтәре рус телендә. Бала кечкенәдән татар һәм рус телен белеп үсә. Мәктәпләрдә төп фәннәрне рус телендә укысалар, рәсем, җыр, технология, физкультура дәресләрен, төрле чараларны татар телендә үткәрү телне саклап калу юнәлешендә яхшы нәтиҗә бирәчәк.

– Милләтне, телне саклау максатыннан районда нәрсәләр эшләнә?

– Бу безнең яшәеш. Ул безгә сеңгән. Безнең һәр эш, үткәрелгән чаралар миллилекне чагылдыра. Сабантуйлар – милли бизәгебез. Фольклор ансамбльләр милләтебезнең матур йолаларын саклап, халыкка җиткереп киләләр. Кышкарлар сөннәткә утырту, Урта курсалар сепарат аерту, Урта сәрдәләр кодалар чакыру һәм башка авыллар кичке уеннар, кыз озату, әбием сандыгы кебек йолаларны сәхнәләрдә, кунаклар каршында матур итеп җырлап-биеп, уйнап күрсәтәләр. Хәзер менә “Ак калфак” җәмгыяте матур гына эшләп килә. 5 августта районда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатларын каршы алырга әзерлек бара. Делегатлар өч юнәлешкә – Урта Курса, Ташкичү, Иске Кырлай авыл җирлекләренә бүленеп, татар авыллары тормышы белән танышачак, фольклор чыгышларны караячак.

— Кунакларны матур итеп каршыларга һәм корылтайдан яңа идеялар белән кайтырга язсын, уңышлар!

— Рәхмәт.

Румия Надршина.

http://arskmedia.ru/2017/07/30/millilek-bezga-se-gan/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение