События

Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовның китабы дөнья күрде 02.08.2017

Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовның китабы дөнья күрде

Район үзәк китапханәсендә Урта Бирәзәдә яшәүче Дамир Нуриәхмәтовның «Ачтым күңелем пәрдәсен» дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Казаннан якташыбыз галим, шагыйрь Рифат Җамал, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, рәссам-бизәүче Фәйзрахман Камалов кайтты.

Кичәне китапханәнең зурлар бүлеге җитәкчесе Әлфия Галимова алып барды. Очрашу бик җылы мохитта үтте. Халык күп җыелган иде.

Дамир иң тыйнак шагыйрьләрнең берсе. “Мин үземне шагыйрь дип түгел, ә алардан үрнәк алучы дип саныйм…”,  — ди. Китабына кереш сүз язган Шәмсия Җиһангирова: “Уңышлар телик Дамир Нуриәхмәтовка. Киләчәктә дә күңел пәрдәсен ачып, безне яңадан-яңа иҗади уңышлары белән куандырсын”, — дип, авторга тукталып калмыйча алга таба да иҗат итәргә өнди.

“Иң зур байлык» шигыреннән өзек:

Тормыш авыр дип зарланмыйк,

Кем күтәреп караган?!

Керсез булсын күңелебез,

Аерыйк акны карадан.

Язманы тулырак итеп район газетасыннан укырсыз.



http://arskmedia.ru/2017/07/29/urta-birazadan-damir-nuriahmatovnyi-kitabyi-d-nya-k-rde/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение