События

Арчада сәләтле балалар өчен лагерь ачылды 31.07.2017

Арчада сәләтле балалар өчен лагерь ачылды

Сәләтле балалар үзләренең җәйге каникулларын ничек уздыралар икән? Эрудицияле булу, иҗади яктан үсеш өчен мәктәптә олимпиадалар, конкурслар оештырып килсәләр, җәен нишләргә соң? Шундый сәләтле балаларны үстерү өчен лагерьлар эшләп килә.

26 нчы июль көнне Арча педагогия көллиятендә “Сәләтле киләчәк” лагеры ачылу тантанасы узды.

Балалар әлеге лагерьда үзләрен иҗади яктан үстереп, сәләтләрен күрсәтә алачаклар.

Тантанага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Зөлфия Кәлимуллина килде. “Бүген без бирегә иң сәләтле балаларны җыйдык. Аларның мин    көндәшлеккә сәләтле, тырыш кешеләр булуына ышанам”, – дип сөйләде Рамил Гарифҗанов.

Казан Сәләтлеләр университетының остазлар әзерләү факультеты деканы Лилия Орлова: “Лагерь – зур сәләткә ия балаларга үзләрен күрсәтергә менә дигән мөмкинлек булып тора. Монда алар сәләтләрен тагы да үстерә алачаклар, әле үзләренә дә билгеле булмаган якларын ачачакларына ышанып калам”–  диде.

Бәйрәмгә зур тырышлык белән әзерләнгәннәре күренеп тора. Кыска гына вакыт эчендә җыр-биюгә дә өйрәнгән балалар. Һәр отряд үзенең осталыгын күрсәтте. Беренчеләр гитарада уйнап, “Алые паруса” җырын башкарса, икенче отряд сәхнәне дер селкетеп биеде. Аларга бөтен зал кушылды. Өченче отрядтан исә, бәйрәмне алып баручыларының берсе булган, Азат Мостафин “Туган тел” шигырен матур итеп сөйләп бар залны таң калдырды.

Бәйрәмнән соң аның үзеннән лагерь тормышы турында сорадым. “Миңа монда бик тә ошый. Лагерь турында дустымнан ишетүгә, барасы килү теләге туды. Хәтта тантананы алып баручысы итеп билгеләделәр. Әзерләнгәндә авырлыклар туса да, бәйрәм күңелле узды.” – диде ул. “Туган тел” шигырен дә үзе сайлап алган икән.

Лилия Орлованың гитарада Оркестр” җыры да башкарды.

Балалар хис-тойгылары белән уртаклашты. Камилла Абдрахманова: “Безгә ял, сәләтлеләр лагерьларында тренинглар уздырып торалар. Әле күптән түгел генә проектларны ничек итеп эшләргә өйрәттеләр. Кәгазьдән манаралар ясадык. Бу тренинглар барсын да алдан планлаштырып, уйлап эш итәргә өйрәтә” – дип сөйләде.

Лагерь тормышы гөрли. Балаларга җәйге ялларын файда белән үткәрүләрен, ә әйдаманнарына исә сабырлык һәм уңышлар телик.

Назлыгөл Мәсәлимова






http://arskmedia.ru/2017/07/28/archada-salatle-balalar-chen-lager-achyildyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение