События

Арчада тырыш кешеләр яши 01.08.2017

Арчада тырыш кешеләр яши

Районда җаваплы урыннарның берсендә эшләүче танышым машинада сөйләп бара: “Нәрсә белән генә шөгыльләнеп карамадым мин, – ди. – Башта идән астында суган үстердек. Туфракта түгел, суда. 30 квадрат метр чамасы урынга полиэтилин җәйдем, шуңа су тутырдык.

Су өстенә гипсокартон җәеп, тишекләренә суган утырттык. Суган монда кислород исәбенә үсә. Аквариумнарга кислород кертә торган җайланма бар бит әле, монда да шуны куйдым. Ут белән яктыртырга кирәк, билгеле. Суган кыяклары 16 көндә 25 сантиметрга җитте. Ямь- яшелләр, февраль ае бу. Базарга алып төшеп караган идем – килограммын 110 сумнан алып та бетерделәр. Мәшәкате күп, әмма кыш көне идән астының бер квадрат метрыннан 1800 әр сум чиста табыш алдык!”

– Бездә байлык аяк астында, диләр бит. Сездә идән астында булып чыккан бу, — дим.

Әйе, без бүген бөтенләй башка җәмгыятьтә яшибез. Булдыклы, тырыш кешеләргә юл ачык. Бүген без шуларның икесе янында булырбыз.

Каенсарга бара торган юлдан борылып, Исхак Минхәиров биләмәсенә якынлашабыз. Ул без килгәнгә шат иде. Районда эшмәкәрлекне башлап җибәрүчеләрнең берсе булган бу кешенең әрсезлегенә, булдыклылыгына сокланмый мөмкин түгел. Айван басуында буш урында үзе бер шәһәрчек барлыкка килгән. 3 гектарда теплица, анда эшләүчеләр өчен йорт, гаражлар, башка корылмалар…

– Быелга кыяр сезонын тәмамладык, — ди эшмәкәр. – 300 цетнердан артык кыяр саттык, быел уңыш узган елгыдан кимрәк булды. Көннәр салкын тору, яңгырлар теплицада да үзен сиздерде.

Быел кыярны ачык туфракка да утыртып караганнар, җәйнең болай килүе комачаулаган. Аның каравы, шактый мәйданда утыртылган сарымсак уңган, аны августның 10 сыннан алырга җыеналар.

Юлның икенче ягында тагын бер тынгысыз җан, булдыклы эшмәкәр Нафил Гатауллин яшелчә саклагыч төзи. Шактый күләмле булачак ул. Нафил күп еллар инде гаиләсе белән бәрәңге, кәбестә, кишер үстерә. Программага кереп сугару җайланмалары да алды.

Әмма аның планнары зурдан. Киләчәктә шәхси хуҗалыклар үстергән бәрәңге, яшелчәне дә кабул итәргә исәпли ул.

– Хәзер күпләрнең теп- лицалары бар, арткан яшелчәне кая куярга аптырап йөрүчеләр өчен дә уңай булачак-, ди ул. – Эш күләмендә түгел, ә аның сыйфатлы булуында.

– Нафил Казанда агропромпаркта узган бер генә ярминкәдән дә калмый, – ди район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов. – Узган ел рес- публикада үстерелгән Пекин кәбестәсе белән сату итүче бердәнбер кеше ул иде. Республика җитәкчеләре дә туктады аның янына.

– Пекин кәбестәсенә быел бик килешмәде, –ди Нафил. – Яз соңарды, икенче кат утыртырга җыенабыз.

Ә менә “үзебезнең” кәбестә уңган! Бәрәңге дә шау чәчәктә утыра.

Рәсми мәгълүматларга караганда, районда яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары 603 гектардан артык мәйдан били. Кәбестә, кыяр, помидор, чөгендер, кишер, суган, сарымсак, алма, кура җиләге, җир җиләге үстерәләр. Шәхси хуҗалыклардагы вак-төяк мәйданнар бу исәпкә керми.

Нафил Гатауллин теләгән кешеләрне орлык лар белән түәмин итәргә дә әзер. Үстергәч артканын кабул да итәчәк.

Кеше кесәсендәге акчаны санамыйлар. Әмма тәҗрибәле эшмәкәрләр әйтүенчә, теплица әйбәт кенә файда китерә ала. Үз гаиләңә җитәрлек яшелчә әзерләү дә ярап тора бит!

Ильяс ФӘТТАХОВ




http://arskmedia.ru/2017/07/29/archada-tyiryish-keshelar-yashi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение