События

Арчаның 2нче мәктәбе — Дуслык йорты 30.07.2017

Арчаның 2нче мәктәбе — Дуслык йорты

Арчаның 2нче мәктәбе 600гә якын укучыны үзенә сыйдырган. Алар арасында татар, рус, әрмән, украин, таҗик, казах, азербайҗан балалары дуслыгын да күрергә мөмкин. Һәм алар барысы да татар телен өйрәнәләр.

Мин аларның кайберләре белән сөйләштем. Данил Степанов (рус): «Мин бит Татарстанда яшим. Аны өйрәнмичә мөмкин түгел. Ул миңа  канәгатьлек хисе бирә». Софья Радченко (украинка): «Татар теле иң  матур телләрнең берседер, мөгаен. Татар телендә мин хәзер әти-әнием, яшьтәшләрем һәм туганнарым  белән аралаша алам». Карина Ершова (азербайҗан): «Мин Арчага Азербайҗаннан кайттым. Татар телен өйрәнә башлагач,  дусларым белән аралаша алырмын дигән уй башымда да булмады.  Инде әлеге сүзләрем көлке тоела, чөнки татар телендә аралашу миңа рәхәт. Ул минем өчен яңалык».

Мин дусларымнан: «Телне үзләштерүдә үзеңә ничәле билгесе куяр идең?» — дип тә сорадым. Данил Степанов: “4” ле, чөнки өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле». Софья Радченко: «4 белән 3 арасында». Фатихов Рим: “5”ле.

Казах малае Рим Фатиховтан болай дип сорадым: «Татар теле казахчага бик охшаш. Бу сиңа  җиңеллек китерәме?» Ул болай дип җавап бирде: «Әйе, әлбәттә! Мин татар телен бик яратам. Казахча бөтенләй сөйләшмим, дисәм дә була! Әти-әниемне, әби-бабайларымны  дә өйрәтәм».

Укытучы Эльмира Шәфигулловна белән дә сөйләштем.

— Казах, әрмән һәм башка милләт балаларын укыту — ул үзе бер могҗиза, — дип сөйләде ул. —  Алар татар телен бик яратып өйрәнәләр. Шунысы кызык: башка милләт балалары татар телен теләп өйрәнә. Шуңа күрә без дә алар белән күбрәк кызыклы кичәләр, викториналар, КВНнар уздырырга тырышабыз. Алар саф татар телендә алып барыла.

Телләр белгән —  илләр гизгән, ди халык. Күбрәк тел белгән саен яхшырак.

Рүзәл Шәрипов, Арчаның 2нче мәктәбе укучысы

http://arskmedia.ru/2017/07/29/archanyi-2nche-maktabe-duslyik-yortyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение