|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
02.08.2017
Якташыбыз Вафин Фәрит Вәдүт улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 2 август көнне якташыбыз Вафин Фәрит Вәдүт улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!Вафин Фәрит Вәдүт улы- 1954 нче елның 2 нче августында Арча районы Носы авылында туа.
1972нче елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга керә.
1977нче елда диплом алып, Шушмабаш урта мәктәбенә тарих укытырга кайта.
Әти-әни укытучылар булгач, мин дә укытырга тиеш дип уйлаганмындыр инде.
Еллар...еллар... Узганнар да киткәннәр.
34 ел гомерем мәктәптә, балалар арасында үткән. Шуның соңгы 14 елы Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә.
Шушы хезмәт елларында тәҗрибә алмашырлык материалларым күп тупланды. Шуларны Сезгә дә тәкъдим итү максаты белән интернет челтәренә аяк бастым.
Иншәллаһ, бергә булсак монда да сынатмабыз.
