События

Арчада менә шундый егетләр яши 04.08.2017

Арчада менә шундый егетләр яши

Арчаның “Форпост” үзәге егет-кызлары турында әледән-әле хәбәрләр ишетелеп тора: алар я дружиначылар булып йөри, я төрле чараларда сакта торалар, я конкурстан җиңеп кайтканнар…

30 июльдә Үзәк стадионда оештырылган бәйрәмдә дә форпост- чыларның шактыен күрергә туры килде, алар полиция хезмәткәрләре янәшәсендә тәртип саклады.

Ә 2 августта алар Арча эчке эшләр бүлегендә бүләкләнде. РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиевның Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә ия булдылар. “Болар – киләчәктә безнең сафларны тулыландырачак егетләр. Аларга шушы юлны сайлауда юнәлеш күрсәтергә, киңәшләребезне кызганмаска, ярдәм итәргә кирәк”, — диде җитәкче.

Бүләкләнгән яшүсмер егетләр – Левон Алврцян, Адел Шалканов, Адел Гарипов, Айзат Фазылҗанов Арчаның 2 нче, ә Рәмис Гыйләҗиев 1 нче мәктәп- ләреннән. Алар тырыш, булдыклы егетләр, “Барс” төркеме булып йөриләр. 4се кызыл беретлы. Андый берет иң булдыклы, сәләтле форпостчыларга гына бирелә.

Левон арада иң өлкәне. Ул бу үзәккә кул сугышын алып кергән егет, киләчәген хәрби уку йорты белән бәйләргә ниятли. Хәзер шул кул сугышы күренеше аларның визит карточкасы. Кая гына барсалар да, шуны күрсәтмичә калмыйлар. Инде тәмам остарып беткәннәр.

Бүләкләнүгә килгәндә, анысы тырыш хезмәтләре белән яулап алынган. Быелгы Сабантуй һәм кичке башка чараларда актив катнашкан егетләр тәртип кенә саклап калмыйча, югалткан кәрәзле телефон, машина ачкычларын ияләренә табып биргәннәр.

Форпостчылар район буенча 400дән артык. “Бу егетләр “Фор- пост”ның элитасы, — ди үзәк җитәкчесе Гомәр Минһаҗев. — Көн саен махсус күнегүләр белән шөгыльләнәләр. Алар миңа дусларым кебек. Сүз тыңлаучан, тәртипле, таяна алыр- лык егетләр. Үзләре киңәш сорап сирәк килсә дә, кайчак аларның киңәш-тәкъдимнәре үземә дә ярап куя”.

“Форпост” егетләренең сәләтенә 2 август көнне үзләренең бәйрәмен билгеләп үтүче һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз да шаһит булды. Егетләрнең чыгышын хуплап каршы алды алар.

“Зәңгәр берет”лылар безнең районда шактый. Үзләренә район хакимияте, хәрби комиссариат тарафыннан игътибар булганга рәхмәтле алар. Бу көнне десантчыларны Җиңү паркында узган чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, рес- публика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов котлады.

Десант гаскәрләрендә хезмәт итү ир-егетләр арасында дәрәҗәле саналса да, авыр хезмәт. Иң җаваплы бурычлар аларга тапшырыла. Буй-сын белән генә түгел, рухи яктан да көчле кешеләр. Кайнар нокталарда хезмәт иткәннәре алгы сызыкта бара.

Райондагы “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов үзе дә десантчы, 20 ел десантчылар батальоны командиры булып хезмәт итә.

Араларында күбесе өлкәннәр, бәйрәмгә килүче яшьләр дә аз түгел. Үзенеке төсле үк зәңгәр берет, тельняшка кигән бәләкәй улын җитәкләгән яшь кешегә игътибар иттем. Улы Әскәр белән Тимур Әхмәтҗанов икән. “Нәкъ шушы гаскәрләрдә хезмәт итүем миңа тормыш мәктәбе булды, Егетләр! Армиягә барудан курыкмагыз!”, — ди ул.

Иске Ашыттан Надир Мөхәммәдиев 1984-86 елларда Германиядә хезмәт итә. Бүгенге көндә ул Теләче районында фермер. “Армия мине тормышка ярак-лашып яшәргә, гаделлеккә, сүздә торырга өйрәтте. Армия биргән тормыш мәктәбе тагын 30 елга барачак әле, ул канга сеңгән. Күңелем белән кичә генә армиядән кайт- кан егет сыман мин. Яшь егетләргә дә киңәш итәм: армиядә хезмәт итәргә кирәк, мөмкин булса, нәкъ менә десантчы булып”, — ди 3 бала үстергән, инде оныклы бабай.

Шунысы куанычлы, десантчыларның күбесенә сугышлар күрергә язмаган. Канлы җирләрдә башын салган, туган ягына кайткач, яралардан мантый алмаган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алды десантчылар. Арчаның сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре Ватаныбыз патриотлары — Россия армиясенең элитасы булган ир- егетләребезгә үзләренең җырларын багышлады.

Кичә тәмам, тик алар таралышырга ашыкмый. Хатирәләр, сөйләшер сүзләр күп җыелган. Бу — аларның лаеклы бәйрәме.

Розалия ЗИННӘТОВА

http://arskmedia.ru/2017/08/04/archada-mena-shundyiy-egetlar-yashi-foto-video/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение