События

Эшмәкәрлек буенча күчмә утырыш Арчада узачак 05.08.2017

Эшмәкәрлек буенча күчмә утырыш Арчада узачак

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча совет Арчада  үзенең күчмә утырышын  уздырачак. Күчмә утырыш 10 августта Арчада 11 сәгатьтә башлана. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашуда власть органнарына мөһим сораулар биреп, бизнес алып барганда килеп чыккан проблемаларны кузгатып булачак. Утырышка Әтнә, Балтач, Питрәч районнарының кече бизнес вәкилләре дә чакырыла. Әлеге очрашуда катнашырга теләгән эшмәкәрләргә ( 843 )210-15-99 телефоны буенча теркәлергә кирәк.

Утырышта бизнес-омбудсмен, эшмәкәрләрнең хокукын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкил Тимур Нагуманов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР прокуроры Марат Долгов, Идел төбәге табигатьне саклау прокуратурасының Казан районара табигатьне саклау прокуроы Альберт Хәбиров, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев чыгыш ясаячак.

Тимур Нагуманов ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советның эшчәнлеге турында сөйләячәк.

Утырыш барышында эшмәкәрләр белән берлектә власть органнары катнашуын таләп итүче проблемалы темалар һәм мәсьәләләр билгеләнәчәк. Әлеге темалар Советның 2017-2018 елларга эш планына кертеләчәк.

http://arskmedia.ru/2017/08/04/eshmakarlek-buencha-k-chma-utyiryish-archada-uzachak/#more-126678


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение