События

Иске Чүриле һәм Кәче балаларын шатландырдылар 17.08.2017

Иске Чүриле һәм Кәче балаларын шатландырдылар

Татарстанда  «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе старт алды. Районыбыз да әлеге игелекле акциядән читтә калмый. Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Чыннан да, яңа уку елы башлануга айдан кимрәк вакыт калып бара. Форма, мәктәп сумкасы, канцелярия кирәк-яраклары – санарга гына җиңел, ала башласаң, боларның барысы гаилә бюджеты өчен шактый кыйммәткә төшә. Ярый әле «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе бар.
15 нче август Иске Чүриле һәм Кәче авыл җирлегеннән беренче сыйныфка баручы малай-кызларга да бәхет елмайды. “Венеция» ресторанында бүген чып-чын бәйрәм рухы хакимлек итте. Таттелеком оешмасының Арча ЗУЭСы уздырган әлеге чара балалар һәм ата-аналар күңеленә хуш килде. Балалар янына Мини-Маус кунакка килгән иде. Ул төрле уеннар оештырды, уен арасында балаларның белемнәрен дә тикшереп алырга өлгерде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле – сумкалар тапшыру булды. Мәктәп сумкаларын район хакимияте һәм “Бердәм Россия” җирле бүлеге исеменнән Пенсия фонды идарәсенең ТР Арча һәм Әтнә районнары буенча дәүләт учреждениесе җитәкчесе Нурмухаметова Р.И. тапшырды.

– Сезнең алда бик зур эшләр тора. Без Сезгә бик тә ышанабыз һәм сезнең акыллы, көчле булуыгызны телибез. Без, өлкәннәр, сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер торабыз һәм барлык уңышларыгызга сөенергә әзербез, – дип Рузия Илсуровна нәниләрне якынлашучы Белем көне белән котлады.
Бәйрәм табын артында дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп аралаштылар, уйнадылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар.

Мәктәп администрациясе, әти-әниләр һәм балалар исеменнән район хакимиятенә, Таттелеком оешмасының Арча ЗУЭсы җитәкчесе Хисамиев Рафил Галәветдин улына, профком рәисе Шакирова Алсу Фәрит кызына, “Венеция» рестораны хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерә.

Әти-әниләр исеменнән Гөлнур Кашапова





http://arskmedia.ru/2017/08/16/iske-ch-rile-am-kache-balalaryin-shatlandyirdyilar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение