События

Арча районының алдынгы яшь комбайнчыларына бүләкләр тапшырылды 20.08.2017

Арча районының алдынгы яшь комбайнчыларына бүләкләр тапшырылды

Быел урып-җыю чорында районыбыз кырларында 27 яшь комбайнчы эшли. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов бүген кырларга чыгып шуларның иң алдынгыларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Соңгы нәтиҗә буенча, бәлки, алар җиңүче дә булмас, әмма бүген алар үз хуҗалыкларында беренче. 

Мондый бүләкләргә «Казанка» хуҗалыгыннан Фаил Хәлиуллин, «Ватан»нан Илмир Заһидуллин, «Закирҗанов Р.» хуҗалыгыннан Илнар Кавиев, «Нуриев Р.» хуҗалыгыннан Илфат Хәбибуллин, «Үзәк» агрофирмасы ширкәтеннән Рөстәм Сәфәргалиев лаек булды. Аларны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә яңа җиңүләр телибез.




http://arskmedia.ru/2017/08/17/archa-rayonyinyi-aldyingyi-yash-kombaynchyilaryina-b-laklar-tapshyiry...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение