События

Тиздән Гариф Ахуновның тууына 90 ел 11.09.2015

Тиздән Гариф Ахуновның тууына 90 ел

18 сентябрьдә киң җәмәгатьчелек якташыбыз,татар халык язучысы Гариф Ахуновнын тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан 10 сентябрьдә язучының кызы Наилә Ахунова Арча җирлегендә булды. Арча белән язучыны күп нәрсә бәйли,ул әсәрләрендә якташларының язмышын сурәтли.

Гариф Ахунов 1925 елда Кече Очиле авылында доньяга килә. Кызганыч,хэзер авыл юк. Язучының кызы,шагыйрә Наилә Ахунова әтисенең туган авылы урнашкан булган җирләрне карады,ул үткән сукмаклардан атлады.

Гариф Ахунов 7 еллык белемне Казанбаш авылы мәктәбендә ала. Наилә Ахунова ремонттан сон ачылган әлеге мәктәптә һәм анда эшләп килүче музейда булды. Биредә язучының тормышын һәм иҗатын чагылдырган почмак эшлэп килә. Шулай ук Наилә Ахунова Арчаның әдәбият һәм сәнгать музеенда булып,әтисенең андагы кулъязмаларын,шәхси әйберләрен,китапханәсен карады. Очрашу сонында Гариф һәм Гөлшәһидә Ахуновларның каберләренә зиярат кылды. 

Чыганак: http://trkarcha.ru/garif-ahunovnyi-tuuyina-90-el


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение