События

“Ак Барс агро”ның яшь комбайнчылары бүләкләнде 19.08.2017

“Ак Барс агро”ның яшь комбайнчылары бүләкләнде

17 август көнне Бердәм Россия партиясенең “Яшьләр гвардиясе” хәрәкәте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алинә Шиһабиева “Ак Барс агро” ширкәтенең басу-кырларында хезмәт итүче яшь комбайнчыларга рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. Алинә Шиһабиева кулыннан Алмаз Котдусов, Зөлфәт Сәгыйдуллин, Раил Фәйзрахманов үз бүләкләрен алдылар.

Зөлфәт Сәгыйдуллин комбайнда беренче елын гына эшли. Хезмәт юлын шәһәрдә башлаган егет авылга кайтып төпләнергә булган. “Эшебезне намус белән башкарырга, сынатмаска тырышабыз инде. Алла боерса, ватылмыйча игеннәрне җыеп чыгарга язсын,”- дигән теләкләрен җиткерде ул. Аның ярдәмчесе Нияз Шәфыйков.

Алмаз Котдусов комбайнда алтынчы сезонын эшли. “Быел уңышлар да мулдан булырга тора, эштән кәнагать, түләүләр яхшы, зарланырлык түгел” дип белдерде. Аның ярдәмчесе Илнур Заһидуллин.




http://arskmedia.ru/2017/08/17/ak-bars-agro-nyi-yash-kombaynchyilaryi-b-laklande/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение