События

Питомникның гүзәллек сөюче чәчәк үстерүчеләре 18.08.2017

Питомникның гүзәллек сөюче чәчәк үстерүчеләре

Нәсимә Гарифуллина тотынган эш һәрвакыт үрнәк булырга күнеккән. Эш курка аңардан. Чөнки нәрсәгә генә тотынса да, җиренә җиткереп эшләргә күнеккән.

Җиләк-җимеш совхозы клубының мөдире булып эшли башлагач та, халык белән уртак тел табу, аларны клубка тартуның юлларын эзли башлый ул. Бүген сүзебез шул юлларның иң уңышлысы турында булыр.

Эшли башлавының беренче елында ук Нәсимә ханым питомникта яшәүчеләр арасында конкурс оештырган: кемнең капка төбе, ишегалды иң матуры, иң чистасы, иң чәчәккә күмелгәне, кайсы урам иң чиста, төзек урам икәнлеген һәр өйгә шәхсән үзе кереп карап йөрде һәм иң-иңнәр Урам бәйрәмендә бүләкләнде. Тырышлыгы бушка китмәгән икән. Моны Нәсимә ханым белән комиссиягә ияреп йөргәндә үзебез күреп инандык. Хәер, клуб хезмәткәрләре үзләре үрнәк күрсәтеп чәчәк үстерә. Клуб каршында җир аз булса да, әмәлен тапканнар — савытларга, көпчәкләргә утырталар.

Әйтерсең, алдан белеп торганнар — без килүгә хуҗалар өйдән ишегалдына я капка төбенә үк чыгып каршы ала һәм ишегалдына әйди. Ә анда… Кайбер йортларда гел чәчәк кенә үстереп яшиләр дип белерсең, яшелчә, җиләк-җимеш арткы планга күчкән сыман. Кайсылары үзләренекен генә күрсәтеп калмый, күршеләренекен мактый башлый, хәтта башка милләт вәкилләре дә тырышып чәчәк үстерә, үз ихатасына, авылга матурлык өләшә. “Ну, Нәсимә апа, көнләшеп эшләрлек иткәнсең син бу авыл халкын”, — дип шаккатуны яшермәдек. Нәсимә апа һәр йорт хуҗасын диярлек белә, кемнәрнең чәчәк үстерүе аңа инде таныш. Тик бу юлы яңа бакчачыларга да юлыкты ул, димәк, ак көнләшү күңелләрен кузгаткан. Гомумән, биредә чәчәк үстермәүчеләр аз.

Матурлык тудыручыларны сайлап алу комиссиядәгеләр өчен ел саен кыенлаша бара. Быел аеруча кыенрак булмагае, чөнки нык тырышканнар. Урман урамында яшәүче Гөлшамия һәм Фоат Хәбибуллиннар гаиләсе 3 ел элек “Иң төзек, чәчәкле ишегалды” номинациясе җиңүчеләре булган. 32 ел “Агрохимия” ширкәтендә хисапчы булып эшләүче Гөлшамия апа үзенең чәчәк үстерә башлаган елларының кайчан икәнен дә хәтерләми инде. “Орлыкларны үзем чәчеп үстерәм, үсентеләрне сатып алганым юк, февраль аенда ук чәчәм. Көннәр көзгә таба авышканга, күп чәчәкләр коелып бетте инде. Иртә утырткач, иртә чәчәк аталар”, — дип сөйләде ул. Аларның күршесендә генә Мөнирә һәм Илдар Хөснетдиновлар яши. Аларның ишегалды үзе матурлыкка күмелгән, үзендә утырып ял итәрлек күркәм беседка утыра, чисталык, җанга рәхәт мохит. Чәчәкләренең әле бөреләнеп утыручылары да күренә. Урман урамында тагын бер гүзәллекә күмелгән йорт бар — Ләйлә һәм Илфир Миңлебаевларныкы. Узган ел алар 1 урын алган булган. Аларның ишегалды, капка төбе генә түгел, бакчаларында да сувенир җил тегермәне әйләнә, “коелары” мул су бирә. Андый сувенир бизәкләрне Урман урамындагы Әлфия һәм Илнур Минннехановлар, Күл урамындагы Елена Рахова бакчасында да күрдек. Тупыл урамындагы Рәхимбаевлар йорты каршында хәтта тутый кошлар чәчәк “үстерә”. Бу кошларны машина көпчәкләреннән ясап матурлап буяп куйганнар. Күл урамында яшәүче Нурия һәм Әнәс Әхмәтгәрәевлар ел да үзенчәлекле чәчәк бакчасы белән шаккатыра. кызлары Айгөл бар күңелен биреп чәчәк үстерергә хирыс.Урамнан ук каршы алган гүзәллек дәрьясы аларның ишегалдына дәшеп, карап туялмаслык хозурлыкка илтә. Бик күп матурлыкларга юлыгып, гүзәллек сөюче питомник халкының тырышлыгына сокландык бу көнне. Тагын бер йорт турында әйтмичә калып булмый. 2 нче урман тыкрыгында яшәүче Исламовлар гаиләсенең капка төбен чәчәкләр генә түге, йорт хуҗасы Камил абый тимердән ясаган җиһазлар да бизи: гөл савытлары, эскәмия… Ишегалдына кергәч хәйран калырлык — хәтта таудан челтерәп чишмә агып утыра аның янында ял итеп тирбәлеп утыра торган махсус утыргычлар… Йортның өлкән кешесе Сәрия апа да хозурланып йөри бу матурлыкка. Питомниктан күңелгә рәхәтлек алып кайтып киттек.

Һәр кергән йорт хуҗаларын клуб мөдире бәйрәмгә чакырып калды. Кайберләре ул әйткәнче үк бәйрәм турында сорый, авыл халкы бердәм булып бәйрәмне көтә. Урам бәйрәме 19 август көнне кичке 4 тә Тупыл урамындагы күл янында башлана. Анда питомникның уңган, тырыш, булдыклы кешеләре “Иң матур, оригиналь чәчәкле капка төбе”, “Иң матур, чәчәкле ишегалды” номинацияләре буенча бүләкләнәчәк һәм птимоникның иң чиста урамы да ачыкланачак. Птиомниклылар бәйрәмгә район халкын да дәшеп кала.

Розалия Зиннәтова




http://arskmedia.ru/2017/08/16/pitomniknyi-g-zallek-s-yuche-chachak-ster-chelare-foto/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение