События

Арчада район башлыгы сайланды 21.09.2015

Арчада район башлыгы сайланды

Бүген (21 сентябрьдә) өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы беренче утырышында депутатлар Илшат Габделфәрт улы Нуриевны район башлыгы итеп сайладылар. Билгеле булганча, 13 сентябрьдә Президент сайлаулары белән беррәттән җирле Советларга да сайлаулар узды. 17 сентябрьдә авыл җирлекләре,ә 21 сентябрьдә Арча шәһәр Советының оештыру утырышлары үткәрелде. Аларда муниципаль берәмлек башлыклары һәм район Советына депутатлар сайланды.

Район Советының яңа составтагы беренче утырышын, иң өлкән депутата буларак,Шәйдулла Сәлахов ачып җибәрде. Утырышта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Мифтахов катнашты.

Утырыш башында Арча муниципаль районы территория сайлау комиссисе рәисе Булат Кадыйров сайлаулар йомгаклары белән таныштырды. Алар белән сез тулырак район сайтында таныша аласыз.

Беренче көн тәртибе буенча депутатлар Илшат Нуриевны үз гаризасы нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан азат итү турында карар кабул иттеләр.

Икенче көн тәртибе буенча район Уставының 39 һәм 40 маддәләре нигезендә Арча муниципаль район башлыгын сайлау мәсьәләсе каралды.

— Илшат Габделфәртовичны сез инде яхшы беләсез. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкарган бер ел эчендә ул үзен максатчан, гадел һәм җаваплы җитәкче итеп күрсәтте, —диде Марсель Имамов үз чыгышында һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Арча муниципаль район башлыгы вазыйфасына Илшат Нуриевны тәкъдим итте.

Арча район Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлык берләшмәсе җитәкчесе Любовь Осина партиянең Арча җирле бүлекчәсе тарафыннан да район башлыгы вазыйфасына Илшат Нуриев кандидатурасы күрсәтелүен белдерде.

Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов депутатларны Илшат Нуриевны яклап тавыш бирергә чакырды.

Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Илшат Нуриевны бетавыштан Арча муниципаль район башлыгы итеп сайладылар.

Илшат Габделфәртович үзенә шундый зур ышаныч күрсәткәннәре өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район Советы депутатларына олы рәхмәтен белдерде.

— Муниципаль район башлыгы вазыйфасын мин, иң беренче чиратта, халык алдында зур җаваплылык итеп кабул итәм һәм бу ышанычны аклау өчен барын да эшләргә тырышачакмын,— диде ул. Илшат Нуриев, район башлыгы буларак, Россия һәм Татарстан Конституцияләре һәм законнары, Арча муниципаль районы Уставы таләпләрен төгәл үтәргә, район халкының мул тормышын тәэмин итү, гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын саклау өчен бөтен көчен куярга ант итте.

Алга таба утырышны район башлыгы үзе алып барды. Ул район башлыгы урынбасары итеп бу вазыйфаны алдагы елларда да бик уңышлы башкарган Любовь Осинаны сайларга тәкъдим итте. Барлык депутаталар да бу кандидатураны бертавыштан хупладылар.

Соңыннан район Советының «Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын алыштыручыга конкурс игълан итү турында»гы карары кабул ителде.

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение