События

Арча районы мәдәният идарәсе комиссиясе авылларда 25.08.2017

Арча районы мәдәният идарәсе комиссиясе авылларда

Август ае җитүгә, ел саен мәдәният учреждениеләренең эш барышын, кышка әзерлеген, бинаның төзеклеген, тирә-юненең чисталыгына, матурлыгына игътибар юнәтеп махсус комиссия йөри. Составында мәдәният өлкәсе, китапханә хезмәткәрләре, Иҗтимагый, ветераннар советы рәисләре булган комиссия белән без дә чыктык.

Сәфәребез — Сеҗе, Урта Курса, Яңасала авыл җирлекләрендә һәм Арчаның станция ягындагы мәдәният учакларына таба.

Әле 5-6 еллар элек кенә клуб мөдирләре, мәдәният йорты директорларына комиссия вәкилләреннән тәнкыйтьне күп ишетергә туры килә иде. Ул елларда эшләп куярга акчасы да булмагандыр, биналар да иске, хәтта кайберләре җимерек хәлдә иде. Бүген, хөкүмәт тә мәдәният өлкәсенә берникадәр йөз белән борылгач, махсус программа нигезендә районның берничә авылында мәдәният учаклары, спорт үзәкләре калкып чыкты. Шушы көннәрдә тагын шатлык көтелә: ныклап төзекләндерелгән Утар Аты мәдәният йорты белән, Сарай-Чокырчада яңа төзелгән клуб ачылырга тиеш.

Күргәннәр белән уртак- лашып барганда, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов кайбер авыл җирлеге башлыкларының клубларга салкын каравы, хәтта буяу да алып бирмәүчеләр барлыгын ачынып әйтте: “Авыл җирлекләренең төп таянычы — мәктәп һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр бит… Хезмәтенә җаваплы караган җирлек башлыкларыннан үрнәк алсалар иде. Мәсәлән, Апаз авыл җирлегендә мәдәният учакларын авыл җирлеге откан грант акчасына төзекләндергәннәр, Урта Курса мәдәният йортын да шул акчага яңартырга планлаштыралар. Мисалга китерә торганнар күп, шул ук Апаз авыл җирлеге башлыгы мәдәният учреждениеләренә ноутбуклар, Сеҗе авыл җирлеге теннис өстәлләре алып биргән”.

Чыннан да, мәдәният өлкәсендә күп эш башкарылган — әнә нинди авария хәлендәге Алан, Яңасала клубларына ныклап төзекләндерү уздырылган, танымассың да. Кызганыч, Сеҗедә мәдәният йорты буш тора. Әлегә бу хезмәткә алынырга кулай кеше юк икән. Гомумән, Сеҗе, Курса якларын районда башкаларга да үрнәк итеп куялар, шуңа күрә комиссия вәкилләреннән шелтә сүзләре ишетеп кызарырга да туры килмәде үзләренә.

Рамил Мөхетдинов үзләренең эшчәнлеге белән канәгатьләндермәгән мәдәният учреждениеләрен дә атады: “Яңа Кенәр авыл җирлегендәге кайбер авылларда җитешсезлекләр бар. Кайбер авылларга кабат барып эшчәнлекләрен янә тикшерәчәкбез. Болар — Күпербаш, Түбән Мәтәскә, Кече Төрнәле, Алан мәдәният учреждениеләре. Районда, автоклублар белән бергә исәпләгәндә, 81 мәдәният учреждениесе эшли. Комиссия канәгать калганнар да күп, кайберләрен атап үтәм, башкалар алардан үрнәк алсын иде: Ашытбаш, Орнашбаш, Ташкичү, Хәсәншәех, Урта Пошалым (мәдәният йортына нык-лап төзекләндерү таләп ителә, ләкин эшчәнлеген әйбәт алып бара), Сөрде, Сикертән, Курса–Почмак, Гөберчәк, Мирҗәм, Өчиле, Иске Масра. Мәсәлән, Кышкар кечкенә авыл булса да, биредә фольклор ансамбле эшли, Шураның “Чордашлар” ансамбле ни тора! Үз дәрәҗәсен белеп, халык белән уртак тел табып, күңел җылысын биреп эшләгәннәрнең хезмәте дә үрнәк. Авылларда халыкны һәрвакыт мәдәнияткә, спортка тарту булсын. Тормыш таләп-ләре куйган югарылыкка ирешеп, шуны саклап эшләргә кирәк”, – диде ул.

Авылларда халык белән эшли торган тагын бер урын бар – китапханә. Ул үзе бер дөнья! Арча үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Лилия Фазылова һәр авылдагы китапханәдә булып, уңай да, тискәре дә якларын карап йөрде.

Быел Сөрде, Иске Кырлай, Яңа Кенәр авыл китапханәләре ТР Мәдәният министрлыгы уздыра торган “Авыл җирлеге территориясендә эшләүче иң яхшы китапханә” конкурсында катнашып, җиңү яулады. Узган елларда да андый китапханәләр булды. Лилия Рәфыйк кызы эшчәнлеген үрнәк итеп куярлык тагын берничә китапханәне атады. “Лесхоз, Хәсәншәех, Яңа Кырлай, Казанбаш, Урта Пошалым китапханәләре башкаларга үрнәк. Яңа Кишет авыл җирлеге китапханәчеләре дустанә мөнәсәбәттә, иҗади яктан киңәшләшеп эш алып бара. Урта Сәрдә, Яңасала авыл китапханәләрендә хәтта музей почмаклары эшли. Бинаны заманча, зәвыклы итеп бизәп, укучыларны җәлеп итү өчен бөтен тырышлыкларын куеп эшләүчеләрдән шулай ук Утар Аты, Акчишмә, Ашытбаш авыл китапханәчеләрен атар идем. Гомумән алганда, без авыл китапханәләреннән канәгать булып кайттык”, – диде Лилия Фазылова.

Авылларны мәктәп, мәдәният учаклары яктырта, агарта. Авыл халкы да моны аңлап, күңелләренә кара тап төшерми яшәсен иде.

Розалия ЗИННӘТОВА

http://arskmedia.ru/2017/08/25/archa-rayonyi-madaniyat-idarase-komissiyase-avyillarda/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение