События

Арчаның Җиңү паркында балалар мәйданчыгы барлыкка килде 25.09.2015

Арчаның Җиңү паркында балалар мәйданчыгы барлыкка килде

Шәһәребезнең “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) “Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе” республика бәйгесендә икенче урынга һәм акчалата бүләккә лаек булган иде. Әлеге балалар мәйданчыгы шул акчага эшләнгән булып чыкты. 

–Казанская һәм Комсомол урамнары кисешкән урында, халык телендә Әтнә борылышы дип йөртелә, кечерәк кенә парк бар. Шунда да балаларга уйнар өчен мәйданчык төзергә планлаштырабыз. Таучык белән атынгыч, ял итү өчен берничә эскәмия куелды инде. Тик моның белән генә тукталып калмаячакбыз, иганәчеләр ярдәме белән мәйданчыкны зурайтачакбыз, – диде Рәмзия Хәмидуллина. – Үзебезнең активистларыбыз да бар. Аларны да истәлек бүләкләре белән билгеләп үтәргә булдык.

Чыганак: http://trkarcha.ru/archanyi-i-parkyinda-balalar-m-ydanchyigyi-barlyikka-kilde/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение