События

Арчада тиздән яңа мәктәп ачыла 03.09.2017

Арчада тиздән яңа мәктәп ачыла

26 августта Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда ТР Премьер–министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Энгель Фәттахов һәм Илшат Нуриев башта Арча шәһәрендә төзелә торган яңа мәктәптәбулдылар. Ташкичү мәктәбенең яңа уку елына әзерлеге белән таныштылар, беренче сыйныфка керәчәк укучыларга букчалар тапшырдылар.

Бу көнне шәһәрнең үзәк мәйданында мәктәпләр ярминкә һәм чәчәкләр күргәзмәсе, Мәдәният йортында мәктәпләр эшчәнлегенә багышланган күргәзмә оештырдылар.Министр һәм район җитәкчесе һәр мәктәп мәйданчыгында тукталып карап чыктылар,күргәннәрдән канәгать калдылар. Бик тырышып, күңел җылысы биреп әзерләнгәннәр,афәрин!

Киңәшмәдә төп чыгышны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов ясады.Төп тема “Арча мәгариф системасының укыту, тәрбия һәм этномәдәнимөмкинлекләре” дип атала иде. Чыгыш ясаучы узган елгы август киңәшмәсендә алгакуелган бурычларның үтәлеше турында сөйләде, узган уку елы йомгаклары беләнтаныштырды, яңа уку елына бурычлар билгеләде

– Мәктәпкәчә яшьтәге баланы туган телгә өйрәтү җиңелрәк, – диде чыгыш ясаучы. Районда татар телендә тәрбия бирүче һәм өйрәтүче 45 мәктәпкәчә учреждение эшли, бубарлык балаларның 48 проценты гына үз туган телендә тәрбияләнә дигән сүз. Шуңа күрә быел өстәмә рәвештә 8 мәктәпкәчә учреждениедә 15 төркем ачу планлаштырыла. 2020 елга татар телендә укыту һәм тәрбия бирү 90 процентка җиткерелергә тиеш. Безбарлык балалар бакчаларында да сыйфатлы тел белеме бирүне максат итеп куярга, ата–аналарга балаларын милли традицияләргә һәм туган телгә нигезләнеп тәрбияләүдәярдәм итәргә тиешбез.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының Дәүләт йомгаклау аттестациясе гомуми белембирүгә объектив бәя бирү күрсәткечләренең берсе булып тора. Быел тугызынчысыйныф укучыларының рус теле һәм математика буенча уртача баллы узган елгыданюгарырак. Әдәбият һәм инглиз теле буенча түбәнрәк. Рус теле, физика, әдәбият, инглиз теле буенча республика күрсәткечләреннән түбән. Өч укучы аттестат ала алмаган.

Быел 193 укучы Бердәм дәүләт имтиханы бирде. Рус теле буенча республика һәм узган елгы күрсәткечләрдән бераз югары. Математика буенча узган елгыдан югарырак, әмма республиканыкыннан бераз түбән.

Район буенча барлык предметлар күрсәткечләре узган елгыдан югарырак. Информатика, химия, инглиз теле, география, тарих, әдәбият, физика буенча республиканыкыннан түбән.

Район мәгариф учреждениеләренең рейтингы башында шактый еллар инде Арчаның 1нче мәктәбе тора. Арчаның 5нче гимназиясе, Лесхоз, Ашытбаш мәктәпләре яшел зонада. Шулай ук Арчаның 2нче, Түбән Мәтәскә, Яңа Кенәр, Шушмабаш һәм Яңа Кырлай мәктәпләре күрсәткечләрен яхшырткан. Шул ук вакытта Арчаның 7нче, Апаз, Курса–Почмак мәктәп- ләренең күрсәткечләре түбән, алар кызыл зонада.

Мәктәп директорларына БДИга әзерләнү системасын гына түгел, ә 11 ел дәвамында укыту процессын оештыруны да кабат карап чыгарга кирәк. Аерым алганда бу укытучыларны әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү системасына да кагыла. Чит телләр укытуны камилләштерергә кирәк. Быел 10нчы сыйныфларда инглиз теле буенча сөйләм бүлеге белән тест үткәреләчәк. Бу 2022 елда чит тел буенча мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханы кертүгә әзерләнү булачак.

Арчаның 2нче мәктәбе укучысы Адилә Фазылҗанова рус теле буенча 100 балл җыйды.

Районда татар телендә белем бирүче 70 мәктәп бар, балаларны үз ана телендә укыту69,7 процент тәшкил итә. 2020 елга бу күрсәткеч 78 процентка җитәргә тиеш. Рус һәмтатар телле дәресләр тигез күләмдә укытыла.

Бүгенге көндә барлык мәгариф учреждениеләре яңа уку елына әзер.

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Казан арты милли кадрларәзерләү үзәге директоры Гөлнара Гарипова, Лесхоз урта мәктәбе директоры ВасилШакиров, Арчаның 5нче номерлы балалар бакчасы мөдире Лилия Шәйхетдинова,эчтәлекле чыгыш ясап, үз коллективларының эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

– Ел саен мәгариф оешмаларын төзекләндерү, яңа төр белем һәм тәрбия учаклары төзүбуенча зур эш башкарыла, – диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенеңчыгышында. – Быел Сеҗе төп гомуми белем мәктәбе, Апаз, Яңа Кенәр балаларбакчаларында төзекләндерү эшләре башкарылды. Яңа уку елында Хәсәншәехавылында яңа балалар бакчасы ишек-ләрен ачачак.

Ноябрь аенда Арча шәһәрендә 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылуы көтелә. Яңамәктәп Арча шәһәрендә ике сменалы укытуны киметү өчен төзелде. Бу мәктәптә укытуһәм тәрбия эше милли мохиткә нигезләнеп, үз ана телебезгә мәхәббәт, миллийолаларыбызга, мәдәниятебезгә хөрмәт тәрбияләү белән үрелеп барылачак. Әлегемәктәптә укыту татар, рус, инглиз телләрендә булачак. Заманча бизәлеше,җиһазландырылуы белән генә түгел, заман таләп-ләренә туры килә торган иңсыйфатлы белем бирүче мәктәп булырга тиеш ул.

Район башлыгы укучыларның белем сыйфатын яхшырту проблемасына да тукталды. 2016–2017 уку елы нәтиҗәләре буенча безнең район 18нче урында. 2015–2016 уку елы нәтиҗәләре белән чагыштырганда (21 урын иде) уңай якка үзгәреш сизелсә дә, бу нәтиҗә һич тә канәгатьләндерми.

Укучыларның йомгак-лау аттестациясе һәм Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре мәктәп эшчәнлегенең төп күрсәткечләренең берсе булып тора. Уртача балларның республика күрсәткеченнән түбән булуы күңелсез хәл. Арчаның 7нче, 5нче гимназия, Кәче мәктәп- ләрендә төп гомуми белем турында аттестат ала алмаучылар булу бигрәк тә аяныч.

– Без сезнең белән киләчәккә нинди алмаш тәрбияләргә тиешлегебезне нык күзалларга бурычлы, – диде район җитәкчесе. – Белемле, физик яктан таза, сәламәт булу белән бергә, бүгенге көн таләпләре алдында югалып калмый торган уллар һәм кызлар үстерергә тиешбез. Һәр бала мәктәптән чыкканда үзенең җәмгыятьтә тотачак урынын ачык белсен.

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенең чыгышын: “Арча уку–укыту үзәге булырга тиеш. Бөек шәхесләр биргән, милли кадрлар әзерләү үзәге булган район күрше районнарга үрнәк булырга лаек”, – дип башлады. Һәр районның киләчәген мәгариф системасы билгели. Сыйфат буенча район беренче урынга омтылырга тиеш. Һәр мәктәп яхшы нәтиҗә бирсен. Укытучы көн саен үз өстендә эшләми икән, ул тормышка ияреп бара алмый.

Авыл мәктәпләрендә математика буенча балларның район үзәгендәге мәктәпләрнекеннән югарырак булуы күп нәрсә турында сөйли. Шулай ук районда сәләтле балалар белән эшләү җитми.

Соңыннан Энгель Фәттахов белән Илшат Нуриев мәгариф алдынгыларына бүләкләр тапшыр- дылар.

Ильяс ФӘТТАХОВ

http://arskmedia.ru/2017/08/31/archada-tizdan-ya-a-maktap-achyila/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение