Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Минтимер Шәймиев: Без - тарихи вакыйганың шаһитлары
"Ислам мәгарифенең башында торган академия кирәк", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе ачылыш тантанасында.
(Болгар, 4 сентябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев бу көннең мөселман халкы өчен тарихи булуын ассызыклады.
"Болгар ислам академиясе безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча төзелде. Бүгенге көнгә кадәр Россиядә ислам мәгариф системасы юк. Без тарихи вакыйганың шаһитлары. Ислам мәгарифенең башында торган академия кирәк", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
Төньяк Кавказ мөселманнары координация советы рәисе Исмаил-Хаҗи Бердиев мөмкинлектән файдаланып, Минтимер Шәймиевка һәм Рөстәм Миңнехановка орден бүләк итте. Бу татарлар өчен генә түгел, барлык Роосия мөселманнары өчен эшләнелгән академия", - диде Исмаил-Хиҗи Бердиев.
Бүген Болгар ислам академиясен тантаналы ачу чарасы булды. Чарага чакырылганнар арасында министрлар, депутатлар, дин әһелләре, район башлыклары, чит ил һәм башка кунаклар бар.
Чара алдыннан Болгар ислам академиясе магистрантларына һәм докторантларына студент билетларын тапшыру тантанасы булды. Болгар ислам академиясенә 36 студент кабул ителде.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/04/147636/